ТАТ РУС ENG

Аю

Аю ауга эләкте. Әҗәл — ерак вакытта уен гына, ләкин әҗәл якын килсә, эш бөтенләй башкададыр. Аюның бер дә үләсе килми: җан татлы. Безнең Аю батыр сугыштан да кул тартмас иде, ни чара, аяклар ауга чорналган. Аның өстенә сәнәкләр, мылтыклар, этләр — барчасы моңар касд кыйлалар.

Аю, монда сугыш белән эш чыгарып булмасын белгәч, талашып котылудан өмид өзгәч, гакыл берлә хәлас тапмакчы булып, Аучыга бу рәвешчә ялына башлады: «И Адәм баласы! Син ни сәбәптән минем каныма сусадың? Әллә Аюлар хакында сүз йөртүчеләргә, шайтаннарга ышанасыңмы? Син, әгәр бөтен дөньяны эзләсәң дә, Аюларның үлгән Кешене ашаганын күргән бер шаһит тә таба алмассың!»

Аучы җавапта: «Сез Аюларга мәетләрне ашамаганыгыз өчен рәхмәт, ләкин сезнең кулдан тере Кешеләр сәламәт ычкынмыйлар. Әгәр сез, тере Кешене сәламәт калдырып, үлекләрне генә ашасагыз, бигрәк инсафлы хайван булыр идегез», — диде.

 

* * *

Аюларның үлгән кешене ашамаганлыклары мәгълүмдер.

Касд кыйлу — һөҗүм итү.

Хәлас тапмакчы — котылмакчы.

 

(Чыганак: Тукай Г. Сайланма әсәрләр: шигырьләр, поэмалар һәм чәчмә әсәрләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – 480 б.)
 

Г.Тукайның тормыш һәм иҗат елъязмасы: 1906 ел


Комментарий язарга


*