Бүре, Сарыклар абзарына керәм дип, караңгыда яңлыш Этләр сараена керде.
Бу кунакның кем икәнлеге сизелгәч, зур тавыш-гауга купты.
Этләр каһәрләнделәр. Сугышка хәзерләнделәр. Бер яктан Кешеләр дә: «Карак бар! Карак бар!» — дип кычкырыша башладылар.
Бер минут эчендә бөтен йорт җәһәннәм рәвешенә керде. Аннан да күсәкле Кешеләр, моннан да мылтыклы Аучылар килеп чыгалар. «Ут китерегез, лампа яндырыгыз!» — дип кычкыралар.
Безнең кунак, почмакка гына посып, тешләрен шакырдатып, төкләрен кабартып, күзе илә бөтен дөньяны ашамакчы булып утыра иде. Бүре, үзенең каршысындагы дошманнарның Сарыклар булмаганлыгын аңлагач, хәйлә юлын тотып: «Туктаңыз әле, дустлар! Бу нинди тавыш кубардыңыз? Беләсезме, мин сезнең иске дустыңыз ич, мин сезнең белән талашырга килмәдем, татулашырга килдем. Үткәннәрне онытырга кирәк; инде киләчәктә мин кая ул сезнең Сарыкларыңызга тию! Хәтта үземнән башка Бүреләр тисә дә, мин, Сарыклар ягыннан төшеп, ул явыз Бүреләр илә чәйнәшермен», — дигәч, йорт Хуҗасы: «И Бүре, Бүре! Син соры җонлы булсаң, мин ак сакаллымын; мин сезнең гадәтегезне әллә кайчаннан бирле беләмен, шуның өчен синең илә килешмим вә татулашмыйм», — дип, сүзне бетерер-бетермәс, Этләр, мылтыклар, күсәкләр берьюлы Бүре башы өстендә уйный башладылар.
* * *
Адәм баласы җиңелгән заманында солых яратучан буладыр.