Соры Бүре көтүдән бер Куйны алып китте. Әлбәттә, кунакка алып китү түгел инде. Бер урманның аулак почмагына гына кереп, мискин Куйны ертып, өзгәләп, үзенең табигый ачкүзлеле-е илә ашый башлады. Әмма никадәрле ашаса да, берьюлы ашап бетерә алмыйча, итне икенче ашарга калдырып, үзе, көчкә генә сулыш алып, кибән төбенә ятты.
Бүредән ерак түгел бер ояда яткан Тычканның борынына ит исе кергәч, Тычкан, күп уйламыйча, камыллар, чирәмнәр, куе үләннәр арасыннан килеп, үзе кеби кечкенә генә бер ит кисәген элде дә, алды-артына карамый, сызды.
Бүре, бу эшне күргәч, гакылдан шашып, бөтен урманны яңгыратып:
— Караул! Харап булдым! Тотыгыз каракны! Малымны урладылар! — дип кычкыра башлады.
* * *
Дустлар! Бүре бу малны үзе кайдан алган иде?
(Чыганак: Тукай Г. Сайланма әсәрләр: шигырьләр, поэмалар һәм чәчмә әсәрләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – 480 б.)
Г.Тукайның тормыш һәм иҗат елъязмасы: 1906 ел