Бытбылдык, Диңгезгә кереп, барча Җан-җанвар, Кош-кортка: «Мин хәзер бу Диңгезне яндырам», — дип мактанды.
Бу — простой хәбәр түгел: шул ук сәгатьтә бөтен җир йөзенә, су төпләренә, урман араларына таралды. Барча су падишаһлыгының халкына зур хәвеф төште; һәркайсының җаннары башларына сачрады. һавага карасаң, көтү-көтү кошлар килә; урманнан гөруһ-гөруһ Хайваннар шәһәрдә пожар булганда халык җыелган шикелле җыелалар, һәрберсе: «Диңгез ни төсле булып янар икән?» — дип уйлыйлар иде.
Бу хәбәр авылдагы, шәһәрдәге Кешеләргә дә таралган булырга кирәк. Кешеләр дә, бер кулларына кашык, икенчесенә икмәк тотып, балык шурпасы ашарга, берсен-берсе егып, таптап, ашыгып чабалар.
Тамашачылар килеп бетте; һәркем, телсез кеше шикелле, тавышсыз-тынсыз Диңгезгә күзен текәп тора иде.
Тик кайсы арада пыш-пыш кына: «Менә Диңгез кайный башлар, менә янар», — дигән тавышлар ишетелә иде.
Кешеләр, Хайваннар, Кошлар көтәләр, көтәләр, көтү уттан да эссерәк булып эчләрен яндыра.
Аптырагач, бер-берсенә: «Ичмасам, кайный башламадымы?» — диләр иде. Диңгез исә янмый да, кайнамый да. Ахырда ни булды?
Бытбылдык оятыннан күзен йомып очып китте.
Дөньяга даны чыкты, әмма Диңгез янмады.
* * *
Бу урында һичкемнең йөзен ертмыйча гына бер сүз әйтергә мөмкин: бер эшнең очына чыкмыйча, мактану кирәкмәс.
Гөруһ-гөруһ — төркем-төркем.
(Чыганак: Тукай Г. Сайланма әсәрләр: шигырьләр, поэмалар һәм чәчмә әсәрләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – 480 б.)
Г.Тукайның тормыш һәм иҗат елъязмасы: 1906 ел