Чүлмәк илә Казан бик дустланып, гомер буе аерылмаска вәгъдә куйдылар.
Чүлмәк балчыктан гына ясалып, Казан чуеннан булганлыктан, Казанның дәрәҗәсе югарырак булса да (җә, дустлашуда исәпләшү нигә кирәк?), болар дустландылар.
Шул дустлык буенча, учак алдында, мич башында бу ике дуст һаман бергә күренәләр, дөресте генә, бер-берсеннән бер адым да аерылышмыйлар иде.
Менә берзаман Казан бу фани дөньяны тамаша итеп күрмәк ниятенә төште. Югарыдагы вәгъдәне бозарга ярамаганлыктан, Казан Чүлмәк илә бергә бер арбага утырып киттеләр.
Сәфәр бит, ахрысы. Шеш-шеш чыгып торган ташлы таулардан, әллә нинди тигезсез күперләрдән үтәргә туры килә. Казанның хәле тыныч, әмма Чүлмәкнең хәле минуттан минутка начарлана бара иде.
Шулай булса да Чүлмәк, үзенең Казан берлән дуст булганына куанып, асла кире кайтуны уйламый, һаман бара гына иде.
Еракмы, никадәр җир йөргәннәрен белмим, әмма өйгә кайтканда, Чүлмәкнең тетелеп беткән кисәкләре генә кайтканын бик ачык беләмен.
* * *
Укучы! Дустлыкта берлек, тигезлек, тиңлек кирәклеген әйтмәсәм дә беләсең инде.
(Чыганак: Тукай Г. Сайланма әсәрләр: шигырьләр, поэмалар һәм чәчмә әсәрләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – 480 б.)
Г.Тукайның тормыш һәм иҗат елъязмасы: 1906 ел