Бер бала атасына:
— Әти, син үзең күзлек киеп китап укыйсың бит, миңа да бер күзлек алып бирсәнә, мин дә китап укыр идем, — диде.
Атасы:
— Ярар, угылым, мин сиңа күзлек алырмын, ләкин ул балалар күзлеге генә булыр, — дип, угылына бер әлифба китабы алып бирде.