Ике Тычкан, кайдандыр бер сары май кисәге табып, шул майны берсе берсенә бирмәс өчен талаша башладылар.
Күп низагълашканнан соңра, болар, майны тигез, итеп бүлеп бирергә үтенеп, Маймылга хөкемгә бардылар.
Маймылның кулында үлчәве бар иде. Ул сары майны үлчәвенең бер тәрилкәсенә салды. Икенче тәрилкә-бөтенләй буш булганга, май, табигый, үлчәүнең бер ягын басты. Маймыл исә, ике тәрилкәне дә тигезләр өчен, сары майны һаман аз-аз капкалый иде.
Маймыл, шул рәвешчә тигезләү нияте белән майны тешләп-тешләп ала торгач, бөтенләй ашап бетерде.
Тычканнар, үлчәүнең ике ягы да тигезләнгәнен күргәч, тавышсыз гына кайтып киттеләр.
(Чыганак: Г.Тукай Әсәрләр: 5 томда: 5 том. Истәлекләр. Юльязмалар. Хатлар. Мәсәлләр һәм балалар өчен хикәяләр (1902–1913). – Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. – 368 б.).