Борһанетдин: «Мин бүген сабакка бармыйм; анда барганчы, кырларга чыгып уйнармын», — дип, басу капкасыннан җөгереп чыгып китте.
Борһанетдин кырда бер Атны күрде. Ул тиз генә Ат янына барды да: «Әйдә, Бахбай, икәү уйныйк, күңел ачыйк»,— диде.
Ат: «Юк, җаным, минем уйнарга вакытым юк; минем сабан сөрәсем бар, Хуҗама хезмәт итеп ризык табасым бар, син үзең генә уйнарсың», — дип җавап бирде.
Бала, моннан киткәч, Умарта кортын күрде. Ул аның янына да барып: «Әй, Умарта корты! Әйдә икәү уйныйк, күңел ачыйк», — диде.
Умарта корты да җавабында: «Юк шул, минем эшем бар, җәй көннәре тиз үтеп китә. Минем көзгә кадәр төрле чәчәк¬ләрдән ашыгып-ашыгып бал җыеп каласым бар, үзең генә уйна», — диде.
Борһанетдин, аптырагач, бер Кош янына барып, аның үзе берлә уйнавын үтенде.
Кош та, Борһанетдиннең үтенечен кабул итмичә: «Юк, бала, минем уйнарга вакытым юк; кечкенә балаларыма ашатыр өчен чебен-черкиләр аулыйсым бар»,— диде.
Болай да булмагач, Борһанетдин тирән уйга чумды да тиз генә мәктәпкә таба җөгерде.