ТАТ РУС ENG

Хикмәтле хикәя

Заманы әүвәлдә бер Сукыртычкан бар иде. Ул гомер буе җир астында торып, үзенең аяклары вә үткен тырнаклары илә җирне казудан башка аның эше юк иде. Бу Сукыртычкан төрле агач вә үлән тамырлары илә ризыкланып гомер кичерә иде. Һәм шул тормышына үзе бик разый һәм канигъ иде. Бу Сукыртычкан, сукыр булганлыктан, ашау илә йоклаудан башканы уйлап та карамый иде. Көннәрдә бер көн моның оясы өстендәге җир ничектер ишелеп төште. Сукыртычкан үзенең өстендә искән йомшак кына, сөекле генә җил исүен сизеп һәм әллә нинди, гомердә беренче мәртәбә генә ишетелгән ят тавышлар ишетә башлады, һәм дә үзенә бертөсле җылы вә җанга рәхәтле бернәрсә Сукыртычканның җем-җем итеп торган кара тунын җылыта вә кыздыра башлады. Сукыртычкан, рәхәтләнгәнлектән вә җылынганлыктан, тәмле-тәмле генә киерелергә, сузылырга тотынды. Шул ук вакытта агач башындин җомры гына, җомшак кына бер җанвар сикереп төшеп, Сукыртычканга сөйкемле генә бер сурәттә ышкынды. Бу җанвар да шат күңелле, кәефле, уенчан Тиен иде. Ул, койрыгын маһиранә генә селкеп, арт аягына утырды да алгы тәпиләре илә агач башыннан алып төшкән чикләвекне авызына китереп, җомшак кына, җефәк сыман мыекларын селкетеп, хәтфә колакларын тибрәтеп, шытыр-шытыр иттереп ярырга тотынды. Тиен, бу рәвешчә чикләвекне тәмам иткәч, Сукыртычканның янына ук килеп, аның хәленең кәефсезлегенә вә тормышының караңгылыгына гаҗәпләнеп, сораша башлады:

 

— И дустым! Син ни сәбәпле Кояш тузылган чәчле матур кыз кеби, күк тәрәзәсеннән башын чыгарып дөньяны ялтыраткан вә нурландырган вакытта, һаман җир астында караңгылыкта ятасың? Болай ятудин Сәхраларда, болыннарда сикереп уйнап йөрмәк ничә мәртәбә күңеллерәк вә кызыклырак булыр иде…

 

Сукыртычкан җавапта:

 

— Мин аңламыйм, син нәрсә хакында сөйлисең? Ул Кояш дигәнең нәрсә? һәм бер урында тыныч кына ятмыйча, мин ни өчен сикерим һәм ни өчен уйныйм?

 

Тиен тәкрар:

 

— Ничек һаман бер урында ятуга җаның түзә? Гаҗаиб төсле матур һаваларга, нурлы Кояшка, ботактан ботакка сикереп уйнаган матур Кошчыкларга, саф, хуш исле чәчәкләргә һем ул чәчәкләрне бер үбеп, бер китеп әйләнеп йөргән аллы-гөлле чуар Күбәләкләргә карап ләззәтләнмичә ничек чыдыйсың?

 

Сукыртычкан:

 

— И иптәш! Юк сүзләрне, ялган әкиятләрне сөйләмә! Бер җир бар, ул җирдә тәмле-тәмле тамырлар үсә, без ул җирне тырнакларымыз берлә казып, ашарлык тамырлар табамыз. Эмма синең бу җирдән башка җир бар дигәнең һәммәсе ялган вә хыял гына…

 

Сукыртычканның бу сүзләре Тиеннең кәефен бозды. Шу лай булса да Тиен Сукыртычканны Кояш барлыгына инанды рудан өмид өзмәде. Нагяһ шул сәгатьтә Тиен Сукыртычкан ның җылыга рәхәтләнеп, аркасын һаман Кояшка таба борганын күргәч, аңгар карап:

 

— Син Кояш юк, дисең, әмма үзең Кояш аркаңны җылытканын сизеп торасың, — диде.

Сукыртычкан:

— Дөрест, мин сизеп торам, әллә нинди җылы вә җан рәхәтле нәрсә мине җылыта, ләкин мин ул нәрсәнең нинди зат икәнен белмим, нәрсә соң ул? — диде.

 

Тиен:

 

— Нәрсә икәнен беләсең килсә, әнә шунда җугары күтәрелеп кара! — дип, Кояшны күрсәтте.

 

Сукыртычкан янә дә:

 

— Мин белмим: ул карамак һәм күрмәк дигәнең нәрсә? — диде.

Шул вакытта Тиен аңлады ки, Сукыртычкан сукыр икән. Бу хәл Тиенгә бик кызганыч тоелды: Тиен ничек тә булса бу бәлагә бер дәва табу һәвәсенә төште, һәм үзенең барча гакылын, көчен сарыф итеп, ни хәйлә илә булса да булсын, Сукыртыч-каннарны күзле итмәк уен корды. Тиен уйлады, уйлады да, ахырда Сукыртычканга карап:

 

— Минем фикеремчә, сезнең сукырлыкыңыз җир астында ятып, мәңгелек караңгылык вә күңелсезлектән һәм җир казып тамыр эзләмәктән башка эш илә шөгыльләнмәгәнлегегездәндер. Әмма сез җир өстенә чыгып, яхшы һавалар тәнәффес итсәңез, тәмле саба җилләре истерсәгез һәм дә ул бөтен мәхлукат өчен яратылган Кояштан истифадә итсәңез, мин өмид итәмен: шаять, сезнең күзеңез ачылыр һәм сез якты дөньяны күрерсез, — диде.

 

Сукыртычкан:

— Әйе! Җир асты илә чагыштырганда, монда яхшырак вә иркенрәк, ләкин монда тамырлар юк бит…

 

Тиен, моның сүзен бүлеп:

 

— Тыңла әле, җаным! Мин биек-биек агачлар башында гомер итәм, болай җугарыда булганым сәбәпле миңа һәртөрле нәрсәләр аермачык күренеп тора һәм мин күбрәк беләмен. Мин беләмен: әгәр дә бу дөнья йортында бер-бер нәрсә вакыйгъ булса, ул нәрсә, һичшиксез, икенче бернәрсә өчен яки бернәрсә сәбәпле вакыйгъ буладыр. Менә, мәсәлән, синең ояң өстендин җир җимерелеп төште, шул заман мин уйладым ки: «Ә! Бу җимерелү, әлбәттә, ни-нәрсә өчен булса да кирәк икән», — дип һәм, вакыйгъдә дә, бу җирнең җимерелүе Сукыртычканнарга җир өстенә чыгып, Кояшта җылынып, яхшы һава иснәүләре өчендер. Бу галәм галәмел әсбабтыр, — дип, Тиен хәтме кәлям итте дә, баягы рәвештә койрыгын селекте дә агач башына менеп китте. Сукыртычкан исә яткан җирендин Тиенне уйлаткан уйларын уйлап калды.

Кич булгач, Сукыртычкан, барча иптәшләрен янына җыеп һәм Тиеннән аңлаган хикмәтләрне бер-бер нәкыль идәрәк, бу рәвешчә сүзгә кереште:

— Әйдәңез, иптәшләр, хәзер кич берлән, Кояш юк вакытта, җирне казып, үземезгә җитәрлек азык табыйк та, көндез дөньяга чыгып, тәмле һавалар исник һәм кайчан булса да безнең күзләремезне ачмак ихтималы булган Кояшта җылыныйк!..

Бу сүзгә яшь Сукыртычканнарның барчасы күнде, мәгъкуль дә күрде. Әмма картлары:

— Безгә тәкъдир гомергә сукыр булырга язган, без кайда барсак та, күзле була алмамыз, — дип мыгырдый башладылар.

Шулай булса да, картлар азлап-азлап яшьләр юлыма керсәләр дә, ышанып җитмәгәнлекләрен белдерү өчен, башларын чайкыйлар иде. Нә исә ахырларның ахырында Сукыртычканнар берсе артындин берсе җир өстенә чыгып, җәмигъ җанварларның мабиһил хәяты булган саф һаваларны иснәп, «Дөнья исемле сарай өчен ясалмыш «Кояш» исемле электрик фонарендин файдаланып, сыгылып-сыгылып киерелергә, рәхәтләнергә тотындылар.

Шул арада Тиен дә килеп, дөньяда чит җирләр булганым, ул җирләрдә Сукыртычканнар күзле булганын һәм ул җирдэм Сукыртычканнар инде җир астында тормый башлаганнарым, алар Кояштан файдаланганнарын, Кояш та, Тиен вә башка хайваннарга биргән файдасы шикелле, Тычканнарга да саранлык итмәгәнен сөйли иде. Мондин соң яктыга чыгучы Сукыртычканнарның һәм шул сәбәпле күзле булганнарның саны көндин-көн арта барды.

Бер матур гына иртә берлән мәшрикъ тарафындин алланып-кызылланып таң ата башлады. Тиен, моны күргәч та, тиз генә агач башындин сикереп төште дә, Сукыртычканнармып оясы авызына килеп:

— Килеңез барчаңыз монда, таң атты, таң атты, таң! Таң! — дип, бик каты кычкырды.

 

Бу тавышка барча Сукыртычканнар уянып, алды-артлы тишектән чыгып, бер урынга җыела башладылар. Алар шулчаклы күп иде ки, бер башындин бер очы бер дә күренми иде. Болар һәммәсе башларын, гүя бер тән башлары кеби, берҗулы борып, таңны карадылар да, җөмләсе куанычларындин бер агыздан:

— Без күрәбез! Без күрәбез! Менә таң! — дип кычкырдылар.

Бу тавыш бөтен җир йөзенә яңгырап, урманнар, таулар, мөхит диңгезләре бу тавышны тәкрарлап, боларга җавап бирделәр. Һәм бу Сукыртычканнарның күзләре ачылганга бөтен дөнья вә мафиһасы да шатланыштылар.

 

Канигъ — канәгать.

Тәкрар — кабат.

Нагяһ — кинәт, көтмәгәндә.

Тәнәффес итсәңез — суласагыз.

Мәхлукат — тереклек дөньясы.

Истифадә итсәңез — файдалансагыз.

Вакыйгъ булса — барлыкка килсә.

Галәм галәмел әсбабтыр — дөнья — сәбәпләр дөньясы, ягъни сәбәпсез бернәрсә дә юк.

Нәкыль идәрәк — сөйләп.

Мабиһил хәяты — тереклек бирүчесе.

Мәшрикъ — көнчыгыш.

Мөхит диңгезләре — тышкы диңгезләр (океаннар).

Вә мафиһасы — дөньяда булган барлык нәрсәләр.


Комментарий язарга


*