ТАТ РУС ENG

Ике Эт

Баеның хезмәтеннән бер дә ялыкмаган, чын күңелле, хыянәтсез Муйнак, үзенең иске дусты Актырнакның һәйбәт мендәрдә, тәрәзә төбендә ултырганын күргәч, янына килеп, гүя анасын күргән шикелле булып, каннары кайнап, күзләрен яшьләндереп, тәрәзә янында койрыгын болгап, сикереп, гүя Актырнакның рәхәтенә көнләшкән шикелле булып тора иде.

Шул арада дусты Актырнакның хәлен сораша башлап:

— Йә, дус, ни хәл? Ни эшләп торасың? Кәефләр хушмы? Мин карап торамын: сине бөтенләй боярлар шикелле кадерли башлаганнар. Әле исеңдәме? Күптән түгел синең илә мин ачлыктан аз гына үлмичә, абзар каравыллый торган идек, — дигәч, Актырнак, җавапка керешеп:

— И дуст! Мин хәзер бик бәхетле, миннән Хуҗа һәм Хатыны үзләренең җаннарын да кызганмыйлар; шөкер Ходага, байлыкта, рәхәттә торамын, алтын-көмеш табаклардан гына ашыймын, ашап туйгач, кәефләнәм, Хуҗа хатыны илә уйный башлыйм. Әгәр арсам, хәтфә паласларда, йомшак көрсиләргә ятып ауныймын, — дип, үз бәхетен сөйләп тәмам иткәч: — Ә син, Муйнак, ни хәлдә торасың? — диде.

Муйнак та, үз хәлен бәянга тотынып:

— Минем тормышым һаман үзең күргәндәге шикелле: суыкка да түзәм, ачлыкка да чыдыйм, Хуҗамның йортын саклап, ачык һавада яңгырларга да чыланам. Әгәр дә вакытсызрак өрсәм, башыма таяк та кабул итәм. Мин гаҗәпләнәм, Актырнак дуст, син үзең көчсез һәм кечкенә булып та, бу кадәр бәхеткә, бу чаклы рәхәткә ничек эләктең? — дигәч, Актырнак, янә сүзгә керешеп, көлемсерәп:

— И дустым! Кеше бәхетенә көнләшү гөнаһтыр. Беләмсең, мин арт аяк илә йөри алганым өчен шулай бәхетле булдым, — диде.

 

* * *

 

Дөньяда күп кешеләр бар ки, алар арт аяк илә йөргәннәре өчен генә бәхетле булалар.

Бәянга тотынып — сөйләргә тотынып.

 

(Чыганак: Тукай Г. Сайланма әсәрләр: шигырьләр, поэмалар һәм чәчмә әсәрләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – 480 б.)

 Г.Тукайның тормыш һәм иҗат елъязмасы: 1906 ел


Комментарий язарга


*