Без үземезгә кирәк булуы мөмкин булмаган нәрсәне кешегә бик җумартланып бирәмез. Менә шул сүзне куәтләр өчен, монда бер мисал да китерәмен.
Бер Төлке, Тавык ояларын актарып, туйганчы ризыкланып, ашаганнан артканын запаска калдырып, аны бер җиргә күмеп, үзе бер печән кибәне төбенә килеп яткан иде.
Берзаман Төлке яткан җиреннән генә ерактан үзенә таба бер карамчык килгәнен күрә; бу карамчык, һаман якынлаша-якынлаша, Төлкенең янынук килеп җитте. Төлке, караса, күрә ки — бу үзенең Бүре дусты икән.
Бүре, килеп җиткәч үк, дусты Төлкегә, бүген иртәдән бирле иснәнеп йөрсә дә, ашарлык бернәрсә дә таба алмаганлыгын, Көтүчеләрнең дә йокламаганлыкларын, Этләрнең дә усаллыкларын бер-бер бәян итеп, Төлкедән бераз ашарга өмид итте.
Төлке нигә кызганмасын — үзенең дусты ич! Бүре үзенең ихтыяҗын сөйләп тәмам иткәч, Төлке Бүрегә хитабән: «И газиз дустым! Шулай ук ачыктыңмыни? Алай булса, менә шушы бер кибән печәнне рәхим итеп ашасаңыз ла! Сез ачлыктан хәлас булсаңыз, мин бик шат булыр идем», — диде.
Кяшки бу хәйләкәр теге яшереп куйган запас хакында бер генә сүз әйтсә, Бүре өчен нинди зур бәхет булыр иде.
***
Бүренең печән ашамыйча, печән ашаганны гына ашаганлыгы билгеледер.
Хәлас булу — котылу.
Кяшки — әгәр дә.