Мужик озын талчыбык илә Казларны сөреп куалап, каладагы базарга иртәрәк барып җитәргә ашыгып бара иде.
Казлар, хуҗаларының боларны бер дә ял иттермичә, әлсерәтеп куганына җаннары рәнҗеп, сукранып, бу түбәндәге сүзләрне сөйләп баралар иде: «Мужик дисәң, мужик, хуҗамыз безнең дәрәҗәмезне белми. Ул безне, гүя ки простой Казларны куган шикелле, сөреп, сөртендереп куалый. Әгәр ул мужик булмаса, безнең Рим шәһәрен коткарган казлар нәселеннән икәнемезне белер иде. Рим шәһәрендә безнең хөрмәтемезгә бәйрәмнәр вә шәрәфемезгә туйлар ясыйлар. Бу хуҗа наданлыгыннан үзенең безне кадер-хөрмәт итәргә бурычлы икәнен аңламыйдыр һәм безнең гади Казлар гына түгел икәнемезне белә алмыйдыр».
Боларның зарлануларын читтән ишетеп торган бер Мөсафир, боларга карап: «Сез ни һөнәр илә гади вә простой Казлыктан чыгасыз?» — диде.
Казлар: «Безнең бабайлар!»
Мөсафир: «Дөрест. Мин сезнең бабаларыңызның Римне коткарганын ишеткәнем бар, әмма беләсем килә: сез ни файда китердеңез соң?»
Казлар янә: «Безнең бабайлар Римне коткарганнар».
Мөсафир: «Дөрест, коткарганнар, әмма сездә ни хасият бар?»
Казлар: «Бездә бернәрсә дә юк!»
Мөсафир: «Алайса, сез бабайларыңызны исеңезгә төшермәңез. Алар тыныч кына каберләрендә ятсыннар. Аларга һөнәрләренә күрә хөрмәт булды. Әмма сез, дустлар, һичбер вакыт кәбабтан башкага ярамассыз!» — диде.
* * *
Ля тәкыль аслый вә фәслый әбәда, иннәма аслыль фәта ма кад хасаль*.
*Минем асылым, нәселем дип һич тә мактанма. Егетнең егетлеге үз казанышы, үз тапканы белән.
Кәбабтан — кыздырылган иттән.
(Чыганак: Тукай Г. Сайланма әсәрләр: шигырьләр, поэмалар һәм чәчмә әсәрләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – 480 б.).
(Уральскида 1906-1907 елларда чыккан «Әлгасрел җәдит» журналының 15 февраль (№2) санында «Мәҗмугаи мөфидә» («Файдалы җыентык») исеме астында Габдулла Тукайның проза белән язылган мәсәлләре басыла. «Мәҗмугаи мөфидә»нең титул битендә: «Рус мөхәррирләреннән әдибе нәҗиб Крылов шәһирнең асаре мәргубәләреннән мәалән тәрҗемә улынмыш вә госманлы әдәбиятыннан әхез иделмеш кыска-кыска гыйбрәтле хикәяләрдер. Мөмкин кадәр татар мәгыйшәтенә борыбрак язылмыштыр. Әсәре Габдулла Тукаев», — дип куелган. Тәрҗемәсе: «Зирәк һәм мәшһүр язучы Крыловның кызыклы әсәрләреннән һәм госманлы әдәбиятыннан алынган кыска-кыска гыйбрәтле хикәяләр. Мөмкин кадәр татар мәгыйшәтенә борыбрак язылмыштыр. Габдулла Тукаев әсәре». (Чыганак: Габдулла Тукай: Тормыш һәм иҗат елъязмасы. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – 271 б.).
«Казлар» – беренче тапкыр «Әлгасрел җәдит»нең 1906 ел 3 нче (15 март) санында басылган. Крыловның «Гуси» дигән мәсәленнән. Тукай русчадагы: «Баснь эту можно бы и более пояснить — Да чтоб гусей не раздразнить»,— дигән бетемне гарәпчә әйтем белән бирә.
Соңыннан Тукай «Мәҗмугаи мөфидә»дә басылган 76 мәсәлнең 70 исемдәгесен, беркадәр редакцияләп, телен-стилен җиңеләйтеп, яңадан мәсәлләр өстәп, барлыгы 77 мәсәлне эченә алган «Энҗе бөртекләре» (Казан, «Мәгариф» көтепханәсе, «Үрнәк» матбагасы, 1909) исемле, җыентык чыгара.
Тукай башлангыч мәктәпләр өчен «Яңа кыйраәт» («Яңа уку китабы») исеме белән дәреслек-хрестоматия төзеп, 1909 елда аның беренче басмасын, 1910 елда «бөтенләй яңа тәртип белән эшләнеп, бик күп яңа фәнни вә әхлакый мәкаләләр вә шигырьләр кертелеп тәкмил ителгән» икенче басмасын (Казан, «Үрнәк» матбагасы) чыгара. «Яңа кыйраәт»нең беренче һәм икенче басмаларына шул ук мәсәлләрнең бер өлеше кертелгән һәм тагын кайбер мәсәлләр, балалар өчен хикәяләр, фәнни-популяр мәкаләләр өстәлгән. (Чыганак: Тукай Г. Әсәрләр: 5 томда: 5 том. Истәлекләр. Юлъязмалар. Хатлар. Мәсәлләр һәм балалар өчен хикәяләр (1902–1913). – Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. – 368 б.)).