Балалар җибәргән кәгазь Очырткыч, югары һавадан, җирдән аз гына күтәрелеп очкан Күбәләкне күргәч: «Мискин, ышанамсың, син миңа аз гына күренәсең бит. Син, бичара, минем бу кадәр югары очканыма, әлбәттә, көнләшә торгансың», — диде.
Күбәләк җавапта: «Юк, бер дә көнләшмим аның өчен, син никадәр югары очсаң да, бәйләүдә генә очасың; минемчә, мондый гомер итү бәхеттән бик ерак булырга тиеш. Әмма мин никадәр түбән очсам да, бәйләүдә очмыйм; минем үз иркем — теләсәм кая барам. Мин синең төсле, бөтен гомеремне берәүнең кәефе өчен фида итмим», — диде.
(Чыганак: Тукай Г. Сайланма әсәрләр: шигырьләр, поэмалар һәм чәчмә әсәрләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – 480 б.)
Г.Тукайның тормыш һәм иҗат елъязмасы: 1906 ел