ТАТ РУС ENG

Күке илә Күгәрчен

Күке, ботакка кунып, бик хәсрәтләнеп вә моңаеп кына утыра иде.

Моның болай күңелсезләнүен икенче ботакта утырган Күгәрчен күргәч: «И Күке дуст! Ни эшләп болай мискинләнеп, кайгырып утырасың? Әллә якты җәй көннәре үтеп, караңгы көз көннәре якынлаганга күңелең бозылдымы?» — дип гөрләде.

Күке, моңар каршы сүз башлап: «Мин бичарага, мин бәхетсезгә ничек кайгырмый түзәргә кирәк! Менә, Күгәрченем, үзең уйлап кара әле: мин яз башыннан бирле балалар үстердем, ана булдым. Инде балаларым үстеләр, һәркайсы бер якка очып, таралып та беттеләр. Әмма: «Анамыз ни хәлдә тора икән?» — дип, килеп тә карамыйлар, һич мине ана дип белмиләр… Кайвакытларда Үрдәк балаларының аналары тирәсендә һич аерылмый әйләнгәннәрен һәм Тавык чебиләренең, аналары бер сүз әйтеп чакыргач та, яңгыр шикелле сибелеп килгәннәрен күргәндә, йөрәкләрем янып китә; көнләшә башлыйм. Ахырда түзә алмыйча егълыйм», — дип зарланды.

Күгәрчен, Күкенең зарларын тәмам тыңлагач: «И Күке дус¬тым! Мин сине чын күңелемнән кызганам. Әгәр синең хәлең миңа төшсә, мин әллә кайчан үлгән булыр идем. Әмма, Күкеҗан, мин җәй буе сине сынадым, без икәү һаман диярлек бергә тордык. Ләкин мин нидәндер синең бер дә эш белән шөгыльләнгәнеңне күрмәдем, тик һаман синең агачтан агачка очып, пырхылдап йөргәнең генә күренде. Шулай булгач, син кай арада балаларыңа оя ясап өлгердең?» — диде.

Күке җавабында: «Юк, мин үзем һичбер оя-фәлән ясамыйм, мин йомыркамны һәрвакыт башкалар оясына гына саламын»*, — дигәч, агач башыннан бер Карга: «Син алай кеше оясында үстергәч, ул балаларыңнан нигә изгелек көтәсең? Һәм нигә хәер өмид итәсең?» — диде.

 

***

Аталар! Аналар! Бу — сезгә сабак. Мин моны балаларны гаепләр өчен язмадым.

Балаларыңыз сездән аерылып, кеше кулында үссәләр, кем кенә вакытта сездән хөрмәт күреп, сезнең тарафтан сөелми үссәләр, карт көнегездә сезгә әйләнеп тә карамаслар.

Болай булганда, сез балаларыңызны шелтәләмичә, үз-үзеңезне шелтәләңез.

 

 

*Бәлки, ишеткәнегез бардыр: күке үзе асла оя ясамый. Йомыркасын карга яки чәүкә кеби кошларның оясына сала. Аның балаларын да күбрәк вакытта шул оя сахибе кошлар басып чыгаралар.

Балалар, йомыркадан чыккач, күз алларында аналарын күрмиләр һәм аналарының дөньяда барлыгын да белмиләр. (Г.Тукай искәрмәсе.)

 

Сахибе — хуҗасы.

 

(Чыганак: Тукай Г. Сайланма әсәрләр: шигырьләр, поэмалар һәм чәчмә әсәрләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – 480 б.)

 Г.Тукайның тормыш һәм иҗат елъязмасы: 1906 ел

 


Комментарий язарга


*