Мәче, Сандугачны тотып, бичараның тәненә үткен тырнакларын батырды, һәм шул арада тәмле генә, сөчүк кенә тел илә Сандугачка бу сүзләрне әйтә башлады: «И Сандугачым, җаным! Мин сине дөньяда беренче сайраучы дип ишетә идем, синең сайравың һәртөрле музыкалардан матур булганлыктан, урмандагы Көтүчеләр, ат ашатучылар — һәммәсе биһуш булганнар, имеш. Шуның өчен мин сине тотып, үз алдымда сайратып карамакчы булган идем; селкенмә, тиберченмә, кошчыгым, мин сине бөтенләй үк ашамыйм әле; курыкма, сайра әле, дустым. Әгәр сайрасаң, мин сине азат итәрмен, болынлыкларда, куакларда иркенләп йөрерсең. Син мине музыкага әһел түгел, иш түгел дип уйлама. Мин үзем дә эчем пошкан вакытларда бертуктамый мыраулап, мияулап йөримен».
Мәче болай сөйләгәндә, Сандугач, әҗәле якынайганны сизеп, кызганычлы тавыш илә чырылдый иде.
Мәче исә, Сандугачны мыскыл итеп: «И мискин! Шушы тавышың илә дөньяга исемең таралдымы? һәм бу чырылдавың өчен Егетләр, Кызлар телендә сөйләндеңме? Сүзем ялган булмасын, бу тавыш кына минем балаларымда да бар; сынадым, белдем, Сандугач, синең сайравың татлы түгел икән, инде татып карыйм әле, итең тәмлеме икән», — дип, бәхетсез шагыйрьне валчыгын да калдырмыйча тәмамлады.
Дустлар! Уйлап карыйк әле: Мәче тырнагында Сандугач сайрармы?
Сөчүк (сөче үк) — төче үк.
Биһуш — һушсыз.
Әһел — аңлаучы.
(Чыганак: Тукай Г. Сайланма әсәрләр: шигырьләр, поэмалар һәм чәчмә әсәрләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – 480 б.).
(Уральскида 1906-1907 елларда чыккан «Әлгасрел җәдит» журналының 15 февраль (№2) санында
«Мәҗмугаи мөфидә» («Файдалы җыентык») исеме астында Габдулла Тукайның
проза белән язылган мәсәлләре басыла. «Мәҗмугаи мөфидә»нең титул
битендә: «Рус мөхәррирләреннән әдибе нәҗиб Крылов шәһирнең асаре
мәргубәләреннән мәалән тәрҗемә улынмыш вә госманлы әдәбиятыннан әхез иделмеш кыска-кыска гыйбрәтле хикәяләрдер. Мөмкин кадәр татар мәгыйшәтенә борыбрак язылмыштыр. Әсәре Габдулла Тукаев», — дип куелган.
Тәрҗемәсе: «Зирәк һәм мәшһүр язучы Крыловның кызыклы әсәрләреннән һәм
госманлы әдәбиятыннан алынган кыска-кыска гыйбрәтле хикәяләр. Мөмкин
кадәр татар мәгыйшәтенә борыбрак язылмыштыр. Габдулла Тукаев әсәре».
«Мөхәррир һәм карак» («Сочинитель и Разбойник»), «Оракул» (Крыловның
шул исемдәге мәсәленнән), «Гауваслар» («Водолазы»), «Сандугач»
(«Соловьи»), «Вагыйз» («Прихожанин»), «Мачы илә Сандугач» («Кошка и
Соловей»), «Мәрхәмәтле Төлке» («Добрая лисица»). «Бер гөл». («Цветок»).
«Ахыры бар», диелгән. (Чыганак: Габдулла Тукай: Тормыш һәм иҗат елъязмасы. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – 271 б.).
Соңыннан Тукай «Мәҗмугаи мөфидә»дә басылган 76 мәсәлнең 70
исемдәгесен, беркадәр редакцияләп, телен-стилен җиңеләйтеп, яңадан
мәсәлләр өстәп, барлыгы 77 мәсәлне эченә алган «Энҗе бөртекләре» (Казан,
«Мәгариф» көтепханәсе, «Үрнәк» матбагасы, 1909) исемле, җыентык чыгара.
Тукай башлангыч мәктәпләр өчен «Яңа кыйраәт» («Яңа уку китабы») исеме
белән дәреслек-хрестоматия төзеп, 1909 елда аның беренче басмасын, 1910
елда «бөтенләй яңа тәртип белән эшләнеп, бик күп яңа фәнни вә әхлакый
мәкаләләр вә шигырьләр кертелеп тәкмил ителгән» икенче басмасын (Казан,
«Үрнәк» матбагасы) чыгара. «Яңа кыйраәт»нең беренче һәм икенче
басмаларына шул ук мәсәлләрнең бер өлеше кертелгән һәм тагын кайбер
мәсәлләр, балалар өчен хикәяләр, фәнни-популяр мәкаләләр өстәлгән.
(Чыганак: Тукай Г. Әсәрләр: 5 томда: 5 том. Истәлекләр. Юлъязмалар.
Хатлар. Мәсәлләр һәм балалар өчен хикәяләр (1902–1913). – Казан: Татар.
кит. нәшр., 1986. – 368 б.)).