ТАТ РУС ENG

Мәрхәмәтле Төлке

Аучы яз көнендә Карлыгачны атып үлтерде. Бу бәхетсезлек Карлыгачның үлүе илә генә бетмәенчә, бичараның артында ике-өч баш яңа гына йомыркадан чыккан Балалары калды.

Мескен Балачыклар аянычлы вә җан авырттыра торган тавышлары илә черелдәп, уянмас йокыга киткән аналарыны уятырга тырышалар иде.

Бу хәлне, бу күренешне караган Кешенең, никадәр таш йөрәк булса да, җаны ачыр вә шәфкать каннары кайнарлык иде.

Берзаман Төлке, бу ятимнәрнең оясына якын килеп, шул оя яныннан үткән һәрбер Коштан бу үксезләргә мәрхәмәт итүләрен сорап, суфиланып утыра иде.

Югары, күренер-күренмәс әйләнеп очкан Тургайга карап: «И син, Тургай! Юкка буш һаваларда канат талдырып әйләнгәнче, бу атасыз-анасыз Балаларга игенлекләрдән, кырлардан бер-ике бөртек орлык булса да китереп бирсәң, нинди савап булыр иде!» — дия иде.

Шул тирәдә генә йөргән бер Чәүкәгә дә: «И Чәүкә дус! Синең балаларың әллә кайчан үсеп зур булдылар, инде алар үзләре дә үзләренә җитәрлек азык таба алырлар. Син инде менә бу тәрбиячеләре булмаган Карлыгач балаларына ана бул, аларны җылы мамыгың илә җылыт».

Шуннан пырхылдап очкан Чыпчыкка да: «Юкка чырылдап, пырхылдап йөргәнче, күз алдындагы бәхетсез Кошчыкларга Чебен, Чикерткә аулап ашатсаң, хисапсыз әҗерләр алыр идең. Анасызларга ана булып торсаң, боларның анасызлык кайгыларын оныттырыр идең», — дия иде.

Әлхасыйль, көннәр үтә. Белмим, Төлкенең нәсыйхәтләрен тыңлаучы булдымы, юкмы? Әмма баягы ятим Кошчыклар, ачлык, сусызлыкта тыныч утыра алмыйча, берзаман Төлкенең авыз төбенә үк егылып төштеләр. Хәзер без карыйк: Төлкенең сүзе илә фигыле арасында нинди мөнәсәбәт бар икән? Төлке үзенең авызына төшкән бичара Кошчыкларны кычкыртып, черелдәтеп ашады да китте.

***

Укучы! Исең китмәсен, кем ки яхшылык хакында сөйләп, Кешеләрнең колагын тондырса, бел ки, ул Кеше икенче берәүнең кесәсеннән генә яхшылык итәргә яратучы буладыр.

Ул яхшы белә ки: аның үзенә ул яхшылыктан бер тиен дә зарар килми, әмма үз өлешенә бер изгелек итәргә тугры килсә, ул бөтенләй ушбу Төлке кеби буладыр.

 

(Чыганак: Тукай Г. Сайланма әсәрләр: шигырьләр, поэмалар һәм чәчмә әсәрләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – 480 б.).

(Уральскида 1906-1907 елларда чыккан «Әлгасрел җәдит» журналының 15 февраль (№2) санында
«Мәҗмугаи мөфидә» («Файдалы җыентык») исеме астында Габдулла Тукайның
проза белән язылган мәсәлләре басыла. «Мәҗмугаи мөфидә»нең титул
битендә: «Рус мөхәррирләреннән әдибе нәҗиб Крылов шәһирнең асаре
мәргубәләреннән мәалән тәрҗемә улынмыш вә госманлы әдәбиятыннан
әхез иделмеш кыска-кыска гыйбрәтле хикәяләрдер. Мөмкин кадәр татар мәгыйшәтенә борыбрак язылмыштыр. Әсәре Габдулла Тукаев», — дип  куелган.
Тәрҗемәсе: «Зирәк һәм мәшһүр язучы Крыловның кызыклы әсәрләреннән һәм
госманлы әдәбиятыннан алынган кыска-кыска гыйбрәтле хикәяләр. Мөмкин
кадәр татар мәгыйшәтенә борыбрак язылмыштыр. Габдулла Тукаев әсәре».
«Мөхәррир һәм карак» («Сочинитель и Разбойник»), «Оракул» (Крыловның
шул исемдәге мәсәленнән), «Гауваслар» («Водолазы»), «Сандугач»
(«Соловьи»), «Вагыйз» («Прихожанин»), «Мачы илә Сандугач» («Кошка и
Соловей»), «Мәрхәмәтле Төлке» («Добрая лисица»). «Бер гөл». («Цветок»).
«Ахыры бар», диелгән.
(Чыганак: Габдулла Тукай: Тормыш һәм иҗат елъязмасы. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – 271 б.).

Соңыннан Тукай «Мәҗмугаи мөфидә»дә басылган 76 мәсәлнең 70
исемдәгесен, беркадәр редакцияләп, телен-стилен җиңеләйтеп, яңадан
мәсәлләр өстәп, барлыгы 77 мәсәлне эченә алган «Энҗе бөртекләре» (Казан,
«Мәгариф» көтепханәсе, «Үрнәк» матбагасы, 1909) исемле, җыентык чыгара.

Тукай башлангыч мәктәпләр өчен «Яңа кыйраәт» («Яңа уку китабы») исеме
белән дәреслек-хрестоматия төзеп, 1909 елда аның беренче басмасын, 1910
елда «бөтенләй яңа тәртип белән эшләнеп, бик күп яңа фәнни вә әхлакый
мәкаләләр вә шигырьләр кертелеп тәкмил ителгән» икенче басмасын (Казан,
«Үрнәк» матбагасы) чыгара. «Яңа кыйраәт»нең беренче һәм икенче
басмаларына шул ук мәсәлләрнең бер өлеше кертелгән һәм тагын кайбер
мәсәлләр, балалар өчен хикәяләр, фәнни-популяр мәкаләләр өстәлгән.
(Чыганак: Тукай Г. Әсәрләр: 5 томда: 5 том. Истәлекләр. Юлъязмалар.
Хатлар. Мәсәлләр һәм балалар өчен хикәяләр (1902–1913). – Казан: Татар.
кит. нәшр., 1986. – 368 б.)).


Комментарий язарга


*