ТАТ РУС ENG

Мирон

Бер шәһәрдә Мирон исемле бай бар иде.
Халык моның хакында: «Гүя бу байның тимер сандыгында миллион булса да, фәкыйрьләргә бер тиен дә бирми…» — дип сөйли иде.
Әлбәттә, һәркемнең яхшы атак аласы киләдер. Бервакыт безнең Мирон халык арасына: «Һәр җомга көннәре фәкыйрь-фокара, хәерче-саилчеләр капкама килсеннәр!» — дип хәбәр таратты.
Бу хәбәр бик тиз шәһәргә таралды. Миронның начар исеме яхшылык илә алмашынды.
Җомга көн дә җитте. Шәһәрнең фәкыйрьләре, толлары, ятимнәре — барчасы җыелышып, Миронның капкасы төбенә бардылар.
Әмма ни күрсеннәр: Мирон яңа гына чылбырдан ычкынган усал этләрнең бер дистәсен боларга каршы куйган иде.
Инде бичара хәерчеләргә вә бала-чагаларга ашау-эчү кайгысымы? Мискиннәр, бу усал этләрнең тешләреннән сау-сәламәт өйгә кайтып җитә алсалар, бик шөкер итәчәк булып, һәрберсе качу юлын тоттылар.
Бу эштән соң халык: «Мирон абзый — җумарт кеше, ул үзе ярлылар берлә актык бер тиенен бүлешер иде, ләкин этләре бик явыз», — дип сөйлиләр иде.

* * *

Мин күп вакыт күрәм: биек пулатларга менү җиңел түгел. Гаеп һаман этләрдә генә, Мироннар үзләре читтә калалар.

Атак — исем, абруй.


Комментарий язарга


*