ТАТ РУС ENG

Мөхәррир вә Карак

Мәхшәрнең куркынычлы мәйданына ике кешене хөкемгә китергәннәр иде. Берсе — олугъ җулларны кисүче, күп кешеләрнең каннарын түгеп, малларын алучы; икенчесе — бик данлыклы, бөтен дөньяга исем-чабы таралган Мөхәррир — китап язучы. Бу Мөхәррирнең сүзләре килешле һәм симез муллаларга шампанский эчәргә фәтвалый. Шәригатьне киң күрсәткән, китапларның төбенә төшкән. Аракыны да моның китабында җимеш суы гына дигән, хатын-кызның качуыннан*, дәһа тугърысы, инсафыннан көлгән.

Нә исә ахырда коточкыч судьялар алдында хөкем булды. Бу ике гаеплене җәһәннәмнең аулак почмагына гына илтеп, калын зынҗырлар илә асылган ике зур казанга салдылар. Зобанилар үз куллары илә казаннар астына ут яктылар. Утның эсселегеннән җәһәннәмнең ташлары сикерә иде.

Бу рәвешчә ничә гомерләр, ничә йөз еллар янгач, Каракның астындагы ут сүнде; Мөхәррир астындагы ут минуттан минутка кыза һәм эсселәнә бара. Мөхәрриремез күңеленнән утның сүнүен көтә, котылуны өмид итә. Иптәше котылып, бу ялгыз гына калганга бик күңелсез булдымы — Мөхәррир әфәнде, Аллага сукранып, ачы газап эчендә бу сүзләрне әйтә иде: «И Ходаем, синдә һич рәхим юк икән! Минем ни гөнаһым бар? Гомерем буе китап яздым, бөтен җир йөзенә исемем таралды. Гаебем булса, тик азрак иркенрәк язганмын. Бу ни бәла бу? Мин Карактан да начар булырмын дип уйламаган идем…»

Мөхәррир шулай мыгырдап торганда, кисәктән җәһәннәм төтеннәре арасыннан күзләре яшендәй ялтыраган, кулында гөрзи, чәч араларында җыланнар ыжылдап тора, кап-кара йөзле, арыслан тырнаклы бер зобани чыгып, Мөхәррир өстенә утлар чәчеп: «И бәдбәхет! Синме дингә тарайдың? Синме нәфескә охшаган эшне шәригать куша дидең? һәм син Карак илә үзеңне бер күрмәкче буласыңмы? Ул Каракның зарары үзе тере вакытта гына булды, әмма син үлдең, сөякләрең череп туфрак булдың, синең бозыклыкларың, синең усаллыкларың дөнья гомере беткәнче барды; кайчан кояш чыкса, син калдырган усаллык, бозыклыклар да дөньяга чыга иде. Синең җимеш суларың илә исереп сугышып, үлтерешеп җөрүчеләр, синең хатын-кыз качмасын дигәнгә иярүчеләр зина, фәхешлекләр илә башлары әйләнеп, дөнья-ахирәт бәхетләреннән коры калганнар. Шул үлтерешүчеләрнең бер тамчы канына, җылаучыларның бер къәтрә күз яшенә — һәммәсенә син гаеплесең; синме Аллаһы Тәгаләгә каршы Нәмруд кеби коралланасың!» — дип орышып, шелтәләп, Мөхәррирнең өстенә казан капкачын шалт иттереп япты да китте.

 

*Качмак — маһиранә тәсәттер (өртенмәк) димәктер. Мондин көлмәскә тиеш, бу — мәшругьтыр. Әмма татар хатыннары качмактан фирар мәгънәсен алып, ирләрдән качамыз дип, йөзтүбән егылалар. Монысы — гайре мәшругьтыр. (Г. Тукай искәрмәсе.)
Фәтвалау — дөресләү, ярый дип күрсәтү.
Дәһа — бигрәк тә, тагын да.
Маһиранә тәсәттер — оста итеп йөзен каплау, качу.
Мәшругьтыр — законлы күренештер.
Фирар — качып китү.
Гайре мәшругьтыр — законлы күренеш түгелдер.
Зынҗыр — чылбыр.
Зобани — тәмугъ сакчысы, газап фәрештәсе.
Гөрзи — чукмар.

 

(Чыганак: Тукай Г. Сайланма әсәрләр: шигырьләр, поэмалар һәм чәчмә әсәрләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – 480 б.).

(Уральскида 1906-1907 елларда чыккан «Әлгасрел җәдит» журналының 15 февраль (№2) санында «Мәҗмугаи мөфидә» («Файдалы җыентык») исеме астында Габдулла Тукайның проза белән язылган мәсәлләре басыла. «Мәҗмугаи мөфидә»нең титул битендә: «Рус мөхәррирләреннән әдибе нәҗиб Крылов шәһирнең асаре мәргубәләреннән мәалән тәрҗемә улынмыш вә госманлы әдәбиятыннан әхез иделмеш кыска-кыска гыйбрәтле хикәяләрдер. Мөмкин кадәр татар мәгыйшәтенә борыбрак язылмыштыр. Әсәре Габдулла Тукаев», — дип  куелган. Тәрҗемәсе: «Зирәк һәм мәшһүр язучы Крыловның кызыклы әсәрләреннән һәм
госманлы әдәбиятыннан алынган кыска-кыска гыйбрәтле хикәяләр. Мөмкин
кадәр татар мәгыйшәтенә борыбрак язылмыштыр. Габдулла Тукаев әсәре». «Мөхәррир һәм карак» («Сочинитель и Разбойник»), «Оракул» (Крыловның
шул исемдәге мәсәленнән), «Гауваслар» («Водолазы»), «Сандугач»
(«Соловьи»), «Вагыйз» («Прихожанин»), «Мачы илә Сандугач» («Кошка и
Соловей»), «Мәрхәмәтле Төлке» («Добрая лисица»). «Бер гөл». («Цветок»).
«Ахыры бар», диелгән.
(Чыганак: Габдулла Тукай: Тормыш һәм иҗат елъязмасы. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – 271 б.).

Соңыннан Тукай «Мәҗмугаи мөфидә»дә басылган 76 мәсәлнең 70 исемдәгесен, беркадәр редакцияләп, телен-стилен җиңеләйтеп, яңадан мәсәлләр өстәп, барлыгы 77 мәсәлне эченә алган «Энҗе бөртекләре» (Казан, «Мәгариф» көтепханәсе, «Үрнәк» матбагасы, 1909) исемле, җыентык чыгара.

Тукай башлангыч мәктәпләр өчен «Яңа кыйраәт» («Яңа уку китабы») исеме белән дәреслек-хрестоматия төзеп, 1909 елда аның беренче басмасын, 1910 елда «бөтенләй яңа тәртип белән эшләнеп, бик күп яңа фәнни вә әхлакый мәкаләләр вә шигырьләр кертелеп тәкмил ителгән» икенче басмасын (Казан, «Үрнәк» матбагасы) чыгара. «Яңа кыйраәт»нең беренче һәм икенче басмаларына шул ук мәсәлләрнең бер өлеше кертелгән һәм тагын кайбер мәсәлләр, балалар өчен хикәяләр, фәнни-популяр мәкаләләр өстәлгән. (Чыганак: Тукай Г. Әсәрләр: 5 томда: 5 том. Истәлекләр. Юлъязмалар.
Хатлар. Мәсәлләр һәм балалар өчен хикәяләр (1902–1913). – Казан: Татар.
кит. нәшр., 1986. – 368 б.)).


Комментарий язарга


*