ТАТ РУС ENG

Рәхәт йокы

Шул Балага карагыз: никадәр гүзәл йоклыйдыр. Аяк-куллары, күкрәк-билләре нинди килешле бер рәхәтлеккә китмеш. Күкрәгене җиңел-җиңел генә кабартып иңдергән йомшак сулышына, йөзендә дулкынланган шикелле күренгән көлемсеро венә, һәнүз җиргә тимәгән йомшак кына мамык аякларына караган вакытыңызда, бер Фәрештә, һавада оча-оча аргач, бу бишеккә кереп ял иткәндә йокыга киткән, дип уйларсыз.

Бәхетле Бала! Йокла! һәрдаим тыныч булуыңны теләгән шәфкатьле Анаңның күзе алдында рәхәт-рәхәт йокла! Зур кеше дә йоклый, ләкин бичара йоклаганда дәхи тынычлык таба алмыйдыр. Агырлык берлә сулу алыр, төшендә дә төрле-төрле куркынычлы төшләр күрер, шул төшләр илә саташыр, куркынган саен куркыныр; мискин, мамык түшәккә ятса да, утлы күмер өстенә яткан төсле рәхәтсезләнәдер, башы, зиһене дөнья мәшәкатьләре, мәгыйшәт михнәтләре илә тулмыштыр.

Сәгадәтле Бала! Синең уянган вакытында, безнең шикелле, хатын, бала эшләре илә азапланасың юк; уяныр-уянмас, синең эшең Әнкәңнең йөзенә карап көлмәктер. Аһ, бу көлү никадәр мәгънәле, никадәр йомшак көлүдер! Менә бу көлүең синең әнкәңнең барча арганлыкларыны бетереп оныттырадыр, синең көләч йөзеңне күргәч тә, әнкәңнең дә йөзе көләр, йөрәгендә сөйләп, язып бетермәслек дәрәҗәдә бер шатлык, бер күңеллелек уянадыр һәм сине хәзер кочагына алып, күкрәгенә бастырып, сиңа ничә төрле сүзләр илә сине сөйгәнлеген күрсәтә, аңлата башлыйдыр, һәм син дә, аңар җавап биргән төсле көлемсерәп, бер тавыш чыгарасың, шуннан соң туйганчы имәсең. Бу эшләрне эшләгәч, синең эшең теге бишектәге татлы-татлы йокыны көтү генә каладыр.

И нарасидә бала! Гөнаһсыз бала! Кулында форсат бар вакытта уйна да көл, зирә озакламый шундый бер хезмәтләр, мәшәкатьләр уртасында калырсың ки, бу көнге хуш вакытлар, күңелле заманнарыңның эзе дә калмас.

Һәнүз — һаман.

Нарасидә — сабый.

Зирә — чөнки.


Комментарий язарга


*