Юлчылардан калганмы, ничектер кыш көне Роща янында кечкенә генә бер Ут ялтырап яна иде.
Яңа утын беткәнлектән, Роща ераграк булганлыктан, Утның хәле сәгатьтән сәгатькә начарлана бара иде.
Ут, мискин, үзенең сүнүе бик якын калганны күргәч, Рощага әйләнеп, бу сүзләрне әйтә башлады: «И матур Роща! Бу кара көннәр сиңа кайдан килде? Мин күптән бирле карап торам, әмма синдә борынгы шикелле бер яфрак, чәчәк күргәнем юк; ботакларың туңган, бозланган; үзең өшегәнсең!»
Роща, моңа каршы акрын гына: «Мин кыш көне асла яшәрә алмыйм, бөтен җирем карлана һәм бозланадыр», — диде.
Ут, янә сүзгә керешеп: «И мискин! Бу читенлек вә бу авырлыклардан котыласың килсә, минем белән дуст бул; мин сиңа ярдәм итәрмен. Кыш көне Кояш урынына мин торамын, һәм мин Кояштан ким хикмәтләр ясамыймын. Менә син кыш көне ачы бураннарда бер дә бозылмый үскән гөлләрдән гыйбрәт ал. Ул гөлләр, чәчәкләр — барчасы миңа рәхмәт укыйлар.
Әгәр мичтә мин булмасам, гөлләр, чәчәкләр — барчасы туңып, шиңеп бетәрләр иде.
Мин мактануны яратмыйм; шулай да мин көч ягыннан Кояштан бер дә калышмыйм; күрәсеңме, минем янымдагы карлар ничек эриләр.
Әгәр син кыш көне дә, яз вә җәй көннәрендәге шикелле, матурлануны теләсәң, миңа бер почмагыңнан урын бир!» — диде.
Агач дисәң агач, Утның сүзенә ышанып, урын бирде. Ут иркенләде, ботактан ботакка йөгерә башлап, минуттан минутка кыза һәм ялкынлана бара иде.
Һавага болыт кеби, кара төтеннәр күтәрелеп, бөтен дөньяны Ут каплады.
Ахырда Рощабыз тәмам һәлак булды. Бервакыт, каты бураннан ышыкланыр өчен, бер Мөсафир борынгы Рощага килеп керсә, ни күзе берлә күрсен: әүвәлге күләнкәле агачлар урынында кап-кара күмер булган бүкәннәр генә калган.
Роща — кечерәк урман.
Асла — бөтенләй.
(Чыганак: Тукай Г. Сайланма әсәрләр: шигырьләр, поэмалар һәм чәчмә әсәрләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – 480 б.)
Г.Тукайның тормыш һәм иҗат елъязмасы: 1906 ел