— Кил әле, иптәш! Син кайда югалдың, менә мин берәүне утырттым! Син дә, тиз байыйсың килсә, шулай сату ит. Үзең беләсең бит, минем кибеттә Нух пәйгамбәр заманыннан калган, череп, саргаеп беткән ситсы бар иде. Хәзер мин аны, амриканский дип, бер ачыкавызга саттым; менә хәзер генә бу кулымдагы йөзлекне шуннан алдым… — дип, бер Сәүдәгәр икенчесенә мактана иде.
Икенче Сәүдәгәр, әүвәлгенең кулыннан йөзлек кәгазьне алып, әйләндереп-әйләндереп карагач:
— И иптәш! Мин кайсыгыз алданганын бер дә белә алмадым; син фальшивый кәгазь алгансың бит! — диде.
* * *
Алдарлар. Бу сәүдәгәр дә алдый язды. Анда бер дә гаҗәп юк.
Әмма кем булса да бу заман халкын нечкәләп кенә караса, күрер ки, һәркайда, һәркемнең уе бары бер: кем кемне оста хәйләләр һәм кем кемне яхшы утыртыр.
(Чыганак: Тукай Г. Сайланма әсәрләр: шигырьләр, поэмалар һәм чәчмә әсәрләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – 480 б.)
Г.Тукайның тормыш һәм иҗат елъязмасы: 1906 ел