Табигатьтә һәрнәрсә яхшыдыр. Фәкать су һәрнәрсәдән гүзәлрәктер.
Пыяла шикелле саф су үтә күренгүчедер. Андый суның төбендәге көтү-көтү йөзгән балыклар су читеннән дә күренәдер.
Су тере: ул ага һәм җил сәбәпле дулкынлана.
Су тигез урыннарда шаулап, елга булып ага яки зур нәһер булып коеладыр. Биек урыннардан кайнап-кайнап, күбекләнеп-күбекләнеп агып төшәдер.
Су хәрәкәт итә һәм үзенең бөтен әтрафындагы нәрсәләргә хәрәкәт һәм тереклек бирә.
Суның ярлары агачлар, яшел үләннәр белән бизәләләр.
Исәр җил, төрле үсемлекләрнең орлыкларын куып, һәр җиргә тарата. Ләкин ул орлыклар һәр җирдә үсә алмыйлар. Алар фәкать сулы вә дымлы җирләрдә генә баш калкыта алалар.
Кайда су һәм дымлык булса, анда яшеллек, күңеллелек, хәят; кайда су һәм дымлык булмаса, анда үлек һәм коры сахра гына буладыр.
Судан башка инсаннар да, хайваннар да яши алмыйлар.
Су — табигатьнең күркедер. Үсемлекләргә, хайваннарга, инсаннарга тереклекне ул бирәдер.
Нәһер — зур елга.
Хәят — тереклек.
Инсан — кеше.
(Чыганак: Г.Тукай Әсәрләр: 5 томда: 5 том. Истәлекләр. Юльязмалар. Хатлар. Мәсәлләр һәм балалар өчен хикәяләр (1902–1913). – Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. – 368 б.).