Ерак җирләрдән килеп, Каракош илә хатыны бер кара урманга кереп, бер карт имәнгә оялап, бөтен гомерләрен шунда үткәрмәкче булдылар.
Бервакыт үзләре сайлап тапкан бер карт имәнгә оя ясап, җәй буе шунда балалар үстерергә уйладылар.
Боларның бу ниятләрен ишеткән бер Сукыртычкан Каракошка:
— И Кошлар падишаһы! Бу сез оялаячак имәннең төбе черегән, тиз заманда авып төшү ихтималы бар. Мин сезгә бүтән агачка оялауны мәслихәт күрер идем, — дип киңәш бирсә дә, Каракош агач төбендәге чокырдан ни эшләп киңәш алсын? Бөтен халыкның Каракошның күзләре үткен дип мактаулары кая китә? һәм Сукыртычканның падишаһлар эшенә керешергә ни эше бар?
Ул, Сукыртычкан берлә күп сөйләшмичә, ояны тиз генә ясарга кереште.
Озак та үтмәде, падишаһның сарае эшләнеп бетте. Бара торгач, балалар да булды, бәхет өстенә бәхет!
Берзаман Каракош иртә берлән, хатын вә балаларына азык алып, шатланып кайтса, ни күзе берлән күрсен: имән ауган, һәм Падишаһ хатыны вә Шаһзадәләр барчасы басылып үлгәннәр.
Бу эштән Падишаһ кошның йөрәге янып, үз-үзен бу рәвештә шелтәли башлады: «Мин бу бәлане һичнәрсәдән түгел, тик үземнең тәкәбберлегемнән генә күрәмен. Мин бик хур күргән Сукыртычкан миңа ана нәсыйхәте кеби яхшы үгет бирде. Мин исә, нәфесемә ияреп, кабул итмәдем».
Шул арада бер яктан Сукыртычкан да: «И Падишаһ кош! Үзеңә мәгълүм: минем оям һәрвакытта да агач төбендә була, шул сәбәпле мин тамырлар хәлен бик яхшы беләм», — дип, Каракошның җәрәхәтенә тоз сипте.
Шигырь
Бән димәгел, бән димәктә күп бәла;
Бән димәклә улды шәйтан мөбтәля.
Мөбтәля улды — бәлагә очрады.
(Чыганак: Тукай Г. Сайланма әсәрләр: шигырьләр, поэмалар һәм чәчмә әсәрләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – 480 б.)
Г.Тукайның тормыш һәм иҗат елъязмасы: 1906 ел