ТАТ РУС ENG

Тычканнар киңәше

Тычканнар, беркөнне җыелып, үзләрен һәртөрле куркынычлардан сакламакчы булдылар.

Бу җыендагы гакыл илә, Тычканнарга, Мәчеләрдән курыкмыйча, Аш пешерүчеләрне, Асрауларны бер дә шикләнмичә гакылдан яздырырга мөмкин булачак.

Бу мәҗлестә рәис, кемнең койрыгы озын булса, шул булачак булды. Тычканнарның игътикадларынча, кемнең койрыгы озын булса, шул гакыллы була, имеш.

Тычканнарның бу фикерләре хатамы, дөрестме — без анысын тикшермибез. Әле без, инсаннар була торып та, кешене һәм гыйлемен мыегы берлә киеменнән үлчимез. Без әле хикәямезгә килик: тычканнарның мәслихәте буенча, барча озын койрыклылар сайландылар. Әгәр арада берсенең койрыгы өзелгән булса, аны мәҗлескә кертмәскә карар бирделәр.

Тычканнар, Күселәр кеби сугыш эчендә үскән халыкка койрык өзелү генә гаеп саналмаска тиеш булса да, нидәндер койрыксыз булу җә бер уңмаганлыктан, җә гакыл камил түгеллектән санала иде.

Бервакыт эшләр җайга салынды; мәҗлес әркяны бер караңгы төндә келәттәге онларында җыелыштылар.

Хакимнәр җирле-җиренә урнашкач ук, кайдандыр бер койрыксыз Күсе килеп чыгып, хөкем итә башлады.

Бу хәлне бер яшь Тычкан күргәч, иптәшләренә хитабән: «Карагыз әле! Бу койрыксыз Күсе ни өчен безгә хөкем итә? Безнең баягы карар кая китте? Әгәр бу хаким булырга ярарлык Күсе булса, үз койрыгын үзе саклый белер иде. Бу койрыксыз безне генә түгел, бөтен идән асты халкыны харап итәр», — дигәч, бер карт Тычкан, бу яшь Тычканны орышып: «Син тик утыр! Бик күпне белә башладың! Бу койрыксыз Күсе минем кодам ич», — диде.

 

* * *

Дөньяда кода-кодагый хәтере өчен күп иттифакълардан чыгыла.

Игътикадынча — ышануынча.
Мәҗлес әркяны — утырышта катнашучы.
Иттифакълардан — союзлардан, берлек-татулыктан.

 

(Чыганак: Тукай Г. Сайланма әсәрләр: шигырьләр, поэмалар һәм чәчмә әсәрләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – 480 б.)

 Г.Тукайның тормыш һәм иҗат елъязмасы: 1906 ел


Комментарий язарга


*