Мужикның урманда балта тотып барганын бер яшь Агач күрде дә, Мужикка кычкырып:
— И Агай! Зинһар, хәлемә мәрхәмәт итеп, минем тирә-ягымдагы карт Агачларны кисә күр; мин, алар каплап торганга күрә, якты дөньяны күрә алмыйм вә иркенләп, рәхәтләнеп үсә алмыйм; тамырларым да, шушы карт Агачлар тыгызлаганга күрә, кирәгенчә җәелә алмыйлар. Миңа җил дә, кояш нуры да керә алмый. Әгәр син карт Агачлардан мине коткарсаң, мин бер ел эчендә урманның беренче матур Агачы була алыр идем, бөтен сәхра минем күләгәм илә капланыр иде. Менә, күрәмсең, шул картлар зарарыннан минем калынлыгым һаман чыбык шикелле генә, — дип ялынгач, Мужик, үзенең беренче дустына хезмәт күрсәткән шикелле, безнең яшь Агачка ярдәм күрсәтмәкче булып, кулына балтасын ипләп тотып, аз гына вакыт эчендә теге карт Агачларның һәммәсен кисеп аударды.
Менә инде яшь Агачның күңеле булды, куанды, аңар дөнья иркен калды.
Ләкин бу куанулар урынлымы?
Хәзер инде бичара яшь Агачны кояш яндыра, җә бозлы яңгыр кәефен ала, җә ком, туфрак бураны килеп, җиргә чаклы бөгеп, иелдереп китә.
Көннәрдә бер көн бик каты җилле давыл килде дә яшь Агачны шартлатып сындырды да китте.
Бу хәлне күреп торган бер Җылан, җирдә сынып яткан яшь Агачка карап:
— И яшь бала! Инде кемгә үпкәләмәкче буласың? Бу бәла синең үзеңнән булды. Әгәр син карт Агачларга зарланмаган булсаң, ул агачлар сине җилдән, яңгырдан саклаган булырлар иде; син ышыкта, тыныч кына, рәхәтләнеп үсәр идең.
Гакылсыз! Ул Агачларга да мәңге суы сипмәгәннәр иде, аларның гомере беткәнен көтсәң, аңарчы син дә үсеп, куәтләнер идең, үз нәүбәтендә син дә зур Агач булып, дөньяны күреп торыр идең, һәм бу бәлаләр башыңа килмәгән булыр иде, — диде.
(Чыганак: Тукай Г. Сайланма әсәрләр: шигырьләр, поэмалар һәм чәчмә әсәрләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – 480 б.)
Г.Тукайның тормыш һәм иҗат елъязмасы: 1906 ел