ТАТ РУС ENG

Русчадан дөрест тәрҗемәләр

Русча: Я перешел через мост.

Тәрҗемә: Мин чыктым аркылы күпер.

Русча: Соглашение между Францией и Испанией будет подписано в конце текущей недели.

Тәрҗемә: Килешү арасы Франция һәм Испания булыр имза ителгән ахырында агып барган атнаның.

Русча: Это глухое место.

Тәрҗемә: Бу чукрак урын.

Русча: Лев Толстой умер.

Тәрҗемә: Арыслан җуан үлде.

Русча: Жили-были дед да баба.

Тәрҗемә: Торды-булды бабай да әби.

Русча: Дай сюда поднос!

Тәрҗемә: Бир монда борын астын!

Русча: Разрешена постройка новой каменной мечети взамен существующей деревянной, сильно обветшалой и тесной.

Тәрҗемә: Рөхсәт бирелгән салу яңа таш мәчет алмашынуга булып торган агач, көчле искергән һәм тарның.

Русча: При одновременной подписке на газету и журнал, подписчики уплачивают вместо 10 р. только 8 р.

Тәрҗемә: Каршы бервакытлы астына язганда гәзитә өстенә һәм журналга астына язучылар түлиләр урынына 10 тәңкә тик 8 тәңкә.

Русча: Около Приштины албанцы напали на местных властей, спасавшихся лишь благодаря прибытию войск.

Тәрҗемә: Янында Приштинә арнаудлар өсткә җыгылдылар урын өстендәге көчләргә, котылмышларга тик рәхмәт укый-укый каршы килгән гаскәргә.

Русча: Было мне годов восемь.

Тәрҗемә: Булды миңа яшьләр сигез.

Русча: След рыбы.

Тәрҗемә: Эзе балыкның.

Русчадан тәрҗемә итдегем бу үрнәкләрне мин үземнең мөтәрҗимлек эшендә мәһарәтемне гаммәгә күрсәтер өчен яздым.

Ничә еллардан бирле "Баянел хак" кеби милли вә олугъ көндәлек гәзитләрнең хәбәрләр кыйсьмендә югарыдагы үрнәкләрдән бик күп начар дәрәҗәдә тәрҗемә ителгән сәтырларга очраганым булганга, үземне, билифтихар вәлгорур, бөтен татар гәзитә вә журналлары идарәсенә мөтәрҗим буларак тәкъдим итәрмен.

 

Мөтәрҗимлек — тәрҗемәчелек.
Гаммә — халык.
Сәтыр — юл (язмада).
Билифтихар вәлгорур — мактанып һәм горурланып.

("Русчадан дөрест тәрҗемәләр". (Чыганак: Тукай Г. Сайланма әсәрләр: 2 томда/Габдулла Тукай. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006 (1 т.: Шигырьләр, поэмалар/Төз.: Н.Хисамов, З.Мөхәммәтшин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 271 б.)). «Ялт-йолт» журналының 1911 елгы 26 нчы (15 август) санында «Гөмберррт» имзасы белән басылган. Беренче мәртәбә академик басмага кертелгән. Текст журналдан алынган).


 

Комментарий язарга


*