ТАТ РУС ENG

Ф. ИСЛАМОВ. Габдулла Тукай мәктәп-мәдрәсә дәреслекләре авторы Бастыру өчен

Татар революцион демократик әдәбиятының күренекле вәкиле булган Г.Тукай мәшһүр сүз сәнгате остасы булу белән бергә танылган җәмәгать эшлеклесе, үткен публицист һәм бөек педагог та иде. Патша самодержавиесе шартларында аның иҗтимагый-педагогик эшчәнлеге дә зур сәяси әһәмияткә ия булып торды. Ул рус самодержавиесе череп таркалган, гади халык массасының икътисади хәле, белем-культура дәрәҗәсе бик түбән булган XX гасыр башында алдынгы рус җәмәгатьчелек фикере һәм рус педагогикасы фәне йогынтысы астында яшь буынны укыту һәм тәрбияләү мәсьәләләре буенча да нәзари һәм гамәли эшчәнлек күрсәтте, халыкка аң- белем бирү өчен патша даирәләренә, татар реакционерларына каршы кискен көрәш алып барды. Аның бу өлкәдә башкарган эшчәнлеге, хезмәтләре татар халкының педагогик фикере үсеше тарихында билгеле урынны алып тора.

Татар хезмәт ияләре арасында халык мәгарифен таратуда, яңа тип мәктәпләр булдыру өчен көрәштә, татарлар арасында педагогик фикерне үстерүдә, туган телебездә төрле дәреслекләр һәм уку китаплары төзүдә Г.Тукайның хезмәтләре гаҗәеп зур. Яшь буынга белем һәм тәрбия бирү методлары, максатлары һәм чаралары Г.Тукайның махсус язылган педагогик хезмәтләрендә һәм публицистик мәкаләләрендә генә түгел, бәлки аның поэтик әсәрләрендә, бөтен әдәби мирасында киң чагылышын тапты.
Г.Тукай гомере буе яшь буынны туган илен ихлас күңелдән яратучы, белемгә омтылучы итеп тәрбияләргә, балаларга гомуми белемне ана телендә бирүне тәэмин итәргә омтылды.
Әдәби-педагогик эшчәнлегенең башлангыч чорында татар мәгърифәтчеләренең идеясен пропагандалаган шагыйрь Беренче рус буржуаз-демократик революциясе, ниһаять, большевистик идеяләр тәэсирендә халыкның гомуми культурасын, белем дәрәҗәсен күтәрү өчен көрәшне патша самодержавиесенә каршы көрәш белән бәйләргә кирәклегенә төшенде.
Иске мәдрәсәләрдәге укыту-тәрбия бирүнең чын асылын тирән аңлаган шагыйрь «Мәдрәсәдән чыккан шәкертләр ни диләр?», «Авыл мәдрәсәсе» кебек шигырьләрендә андагы укыту-тәрбия системасының, кеше шәхесен төрлечә кимсетүгә, кыйнауга, диспотизмга, дини эчтәлекле китапларны аңламыйча ятлауга корылган булуын ачык чагылдырды, бу төр уку йортларында балаларның аңы зәгыйфьләнүенә, тупаслануына, имгәтелүенә, сәламәтлекләре какшавына, әхлаклары бозылуына әрнеде.
Ялкынлы   фикер   иясе   татар   революцион-демократлары белән   бергә   мәктәпләрне   чын   мәгънәсендә   гомуми   белем бирү мәктәпләре итеп үзгәртеп кору өчен көрәште.  Г.Тукай да, танылган татар галим-педагогы К.Насыйри кебек, халык мәнфәгатьләре өчен көрәшүче мәшһүр җәмәгать эшлеклеләре булырлык кешеләр тәрбияләү бурычын алга куйды.  «Безнең милләт   тә,    —   дип   язды   Г.Тукай    1906   елда    «Хиссияте миллия»  дигән мәкаләсендә,  — башка милләтләрдәге кебек, яклаучысы, сыена торган урыны булмаган, фәкыйрь вә эшче халыкның файдасына тырышучы, биш фәкыйрь кешене бер бай   этенә   алыштырыр   вакытлар   үткәнлеген   аңлаучы   вә аңлатучы егетләргә мохтаҗ. Безнең милләт тә Пушкиннарга, граф Лев Толстойларга,  Лермонтовларга мохтаҗ.  (Г.Тукай. Әсәрләр.   4   томда,   3   том,   Казан,   1976,    155-156   битләр.) Г.Тукай   бу   мәкаләсендә   аерым   кеше   мәнфәгате   белән җәмгыять   мәнфәгате   уртак   булырга   тиешлеген   аңлау дәрәҗәсенә күтәрелә алган кешеләр тәрбияләүне бурыч итеп куйды.
Яшь  буынның  теләкләрен  демократик  юнәлештә  үстерү, аларның алдынгы өлешендә сәяси аң,  дөньяга дөрес караш формалаштыру,   эстетик   зәвык  тәрбияләү,   туган   халкының мәнфәгатьләренә   хезмәт   итүдә   фәнни   белемнәрнең   ролен төшендерү ягыннан бу мәкаләнең әһәмияте гаять зур булды. Г.Тукай әдәбиятны халык массасын тәрбияләүдә әһәмиятле чара   итеп   карады.   Ул   урынлы   файдаланылган   сәнгатьле сүзнең  көчен  аңлады  һәм  үзе дә аннан  зур  осталык  белән файдаланды.   Шагыйрь   үзенең   поэтик   һәм  прозаик   әсәрләрендә   яшьләрне   тәрбияләүнең   иң   әһәмиятле   мәсьәләләрен күтәреп   чыкты,    әдәби    әсәрләр   ярдәмендә   массаларны тәрбияләү   идеясен   пропагандалады.    Г.Тукай   тарафыннан күтәрелгән тәрбия мәсьәләләре шул вакыттагы иң прогрессив педагогик идеяләрне чагылдырдылар.
Г.Тукай дөньяви тәрбия ягында торды һәм яңа Европа тибындагы мәктәпләр, милли мәктәпләр генә түгел, катнаш мәктәпләр (реаль училищелар, гимназияләр) булдыруны хуплады, ул иске татар мәдрәсәләре һәм мәктәпләре программаларын, анда укытуның торышын һәм аларның укытучыларын тәнкыйтьләде. «Мәктәп һәм школа» (1912) шигырендә шагыйрь рус мәктәбен татар мәктәбе белән чагыштырды. «Школада — тормыш, мәктәптә — дин», — дигән фикерне әйтте ул. Шагыйрь яшьләрне тәрбияләү һәм мәктәпләргә реформа үткәрүгә багышланган шигырьләр һәм публицистик мәкаләләр язу белән генә чикләнеп калмый, педагогика өлкәсендә дә даими эшләп килә. Ул бер кечкенә кызны дөрес тәрбияләү белән кызыксынган ике хатын-кызның хат алышуы формасында иҗат ителгән «Ана мәктүбләре» (1907) дигән әсәрен яза һәм анда яшь буынны тәрбияләү буенча аналарга педагогик киңәшләр бирә.
Яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә ана теленең ролен тирән аңлаган шагыйрь халык массасында, шул исәптән балаларда туган телгә мәхәббәт тәрбияләргә, китап укырга кызыксынуларын үстерергә омтылды. «Татарча сарыф, нәхү язучыларга ихтар» (1911) дигән мәкаләсендә татар теленең эчке законнарын исәпкә алмыйча ясалма рәвештә генә телгә грамматик категорияләр кертергә омтылучыларны Г.Тукай ачы чыбыркылады, үзенең туган телен кимсетеп, гарәп, төрек телләрен өстен күрүчеләрне гаепләде, телнең халык тормышы һәм үсеше белән нык элемтәдә булуын исбатлады.

Г.Тукай ана телендә гомуми белем бирү мәктәпләрен булдыру, ана телен тулы хокуклы итеп торгызу өчен көрәшеп кенә калмады, яшь буынны рус халкы культурасына якынайтырга омтылды, татар һәм рус халыклары арасындагы бәйләнешләрне үстерергә тырышты, туган халкын тугандаш рус халкыннан өйрәнергә өндәде. Бу яктан ул үзе дә яшьләр өчен үрнәк булып тора: Уральск мәдрәсәсендә белем алган вакытында параллель рәвештә рус классында да укый, рус әдәбиятының күренекле вәкилләре А.Пушкин, М.Лермонтов, Л.Толстой, М.Горький әсәрләрен яратып өйрәнә, аларның шактыен татарчага тәрҗемә итә.

Шагыйрь, рус классын тәмамлаганнан соң, мәдрәсәдә укучы кайбер шәкертләргә билгеле дәрәҗәдә рус теленнән белем дә бирә. 1903-1904 елларда шагыйрьнең Уральск шәһәренең бер мәктәбендә укытучылык итүе мәгълүм.
Г.Тукай балаларга дөньяви белемнәр бирү белән бергә аларда намуслылык, кешелеклелек кебек гүзәл сыйфатлар тәрбияләргә, аларда патриотик һәм интернациональ тойгылар формалаштырырга омтыла. Туган җирне, сөекле Ватанны, гади хезмәт иясе массасын ярату кешеләрдәге патриотик тойгыларның башлангычы булуын тирән аңлаган шагыйрь күп кенә әсәрләрендә туган ягына, аның матур табигатенә, уңган кыз һәм егетләренә, тапкыр малайларына җылы мөнәсәбәтен белдерде.
Матди байлыкларны тудыручы хезмәткә дан җырлаган шагыйрь яшь буынны хезмәт белән тәрбияләүнең әһәмияте турында даими төшендереп килде, хезмәтне кешенең акыл һәм әхлак тәрбиясендәге кыйммәтле чыганак итеп таныды, аны кешенең кеше булуы өчен зарури бер чара итеп карады. Шагыйрь әсәрләрендә авырлыклардан курыкмаучы, хезмәттән качмаучы кеше генә чын мәгънәсе белән бәхетле була дигән фикерне алга сөрде. Аның мондый карашлары аеруча «Япон хикәясе» әсәрендә тирән чагылышын таба. Әдип хезмәткә мәхәббәт тойгысын кече яшьтән үк тәрбияләргә кирәклеген әйтеп үтә, ялкаулыкны, тормышта бары рәхәтлек һәм уен-көлке генә эзләп йөрүчеләрне тәнкыйть уты астына ала.
Г.Тукай иҗаты балаларга атеистик тәрбия бирү өлкәсендә файдаланырлык әсәрләргә дә гаять бай.  Аның  «Муллалар», «Ишан»,    «Рамазан    Гаетендә    Иблиснең    шәйтаннарына хитабы»,    «Дин   вә   гавам»,    «Бер   шәехнең   мөнәҗәте», «Мулланың  зары»,   «Золым»  кебек  һәм башка  шигырьләре шул   хакта   сөйли.   Шагыйрь   халык   авыз   иҗаты   әсәрләре нигезендә  балалар  өчен   «Шүрәле»,   «Су  анасы»   кебек   һәм башка  әсәрләрен  иҗат  итте,  шул ук  вакытта  ул  бернинди шүрәле,  су  анасы,   җен,  убырлы  карчыкларның  булмавын, боларның барысы да кешеләр тарафыннан уйлап чыгарылган булуын   укучыларга   аңлатып   үтте.   «Сабыйга»   шигыре   бу
яктан  бигрәк  тә  характерлы.   Сүз  уңаеннан  шул  хакта да әйтеп үтик. Г.Тукай иҗат чорында дини мотивлар яңгыраган кайбер әсәрләрен язгалады, әмма болар шагыйрьнең аерым динчеләргә мөнәсәбәтендәге принципиаль карашларын үзгәртмәделәр.
Эстетик тойгыларның кешегә эш, хезмәт, яшәү өчен зур дәрт тудырырга ярдәм итүче чара булуын тирән аңлаган шагыйрь яшь буынга эстетик тәрбия бирүгә җитди игътибар итте. Ул матур әдәбиятны, халык авыз иҗатын, сәхнә әсәрләрен, рәсем сәнгатен, музыка һәм җырны эстетик тәрбия чарасы итеп исәпләде. Шул вакытта әле татар мәктәпләренә җыр-музыка һәм рәсем кебек фәннәрне кертү турында сүз алып барып та булмый иде. Яшь буынга эстетик тәрбия бирү өлкәсендә сәнгатьнең төрләреннән файдалануны тәкъдим итү бу вакытта гаять зур әһәмияткә ия булып торды.
Г.Тукай «Халык әдәбияты» исемле хезмәтендә чын мәгънәсе белән халыкчан, тирән патриотик, мораль тотнаклы җыр һәм музыканың тәрбия өлкәсендә гаять зур әһәмияткә ия булуын ачык чагылдырды. Шагыйрь халык җырларының, көйләренең тәрбияви әһәмиятләренә зур бәя биреп кенә калмады, музыка культурасына бөек рус халкыннан өйрәнергә чакырды. Ул рус классик музыкасы һәм аның яшьләрне тәрбияләүдәге роле мәсьәләләренә югары бәя бирде, туган табигатьнең яшь буынга эстетик тәрбия бирүдә әһәмиятле чара булуын даими төшендереп килде.
Баланың сәламәтлеге һәм физик яктан нормаль үсеше шәхес формалаштыруда җитди роль уйнавын шагыйрь дөрес аңлаган. Аныңча бала тормышында гигиена режимының дөрес үтәлеше аның физик яктан нормаль үсешенә уңай йогынты ясый. Шагыйрь өй режимы нормаль йокыга, нормаль ашауга, кояш, һава һәм судан дөрес файдалана белүгә бәйле булуын аңлатып үтә, ата-аналарга һәм тәрбиячеләргә балаларның куелган режимны төгәл үтәүләрен күзәтеп торырга киңәш итә. Балаларның капризларына юл куеп, аның барлык теләген үтәү буенча гына барырга ярамавын кисәтә.
Г.Тукай педагогика өлкәсендәге прогрессив карашларын Үзенең эш тәҗрибәсендә ачык чагылдыра. Ул мәктәптә Укыткан чагында башка хәлфәләр кебек татар дини рамкалардан читкә чыкмыйча укытуны теләми. Балаларда укырга теләк һәм кызыксыну тудыру өчен укыту процессында яңа методлар, яңа алымнар кулланырга омтыла. Ул укыту тәҗрибәсендә   балаларның   мөстәкыйль   эшләрен   оештыруга, уку һәм язуга,  укыганны сөйләтүгә,  аерым темалар  буенча фикер  алышу оештыруга  зур  әһәмият  бирә.   Тукай  мондый чараларның балаларда фәннәрне үзләштерү өчен кызыксыну тудыруда, активлыкларын, фикер йөртү сәләтләрен үстерүдә ярдәм   итүләрен   тирән   аңлый.   Шагыйрь   алдынгы   татар укытучылары   белән   якын   бәйләнеш   тота,    аларны   рус педагогларының   алдынгы   карашлары  белән  даими   таныштырып   торырга   омтыла,   эш   процессында   алардан   урынлы файдалану  буенча кыйммәтле  киңәшләр  бирә.   Укытучылар исә   аның   эшлекле   киңәшләрен   бик   теләп   кабул   итәләр. Г.Тукай   эш   процессында   укытучылар   кулланган   уңышлы алымнарга югары бәя бирә.
Укытучы хезмәтенә Г.Тукай тирән хөрмәт белән карый. Укытучы укымышлы һәм культуралы кеше булудан тыш, үз халкын яратучы һәм аның мәнфәгатьләре белән яшәүче дә булырга тиеш дигән фикерне яклый талантлы педагог. Шагыйрь баланы тәрбияләүнең изге эш булуын ачыклады, шуңа күрә бу эш моңа сәләтле булган кешеләргә, халык укытучыларына тапшырылырга тиешлеген кисәтеп үтте. «Милләт аталарга, аналарга, мөгаллимнәргә, мөгаллимәләргә, мөрәббиләргә (тәрбиячеләргә) вә мөрәббияләргә, чын мөхәррирлек табигатьләренә вә сәляхиятьләренә (сәләтләренә) мохтаҗ», дип язды Г.Тукай. (Г.Тукай. Әсәрләр, 4 томда, 3 том, Казан, 1976, 155 бит.)
Тәрбия эшендәге уңышларның, нигездә, укытучының белем дәрәҗәсенә, укыту осталыгына бәйле булуын Г.Тукай тирән аңлады. «Бала тәрбияләүдә яхшы нәтиҗәләргә барып җитү өчен, — ди Г.Тукай, — иң элек баланың табигатен, әхлагын һәм йөреш-торышын нечкәлекләп белергә кирәк. Менә иң читене — баланың ушбу хасиятләрен аңламактыр… Баланың рухын бик ачык аңлау өчен, һаман аның хәрәкәтләрен күзләп, аның яхшы вә яман холыкларының һәммәсен дә аерып белергә тырышырга кирәк. Балага үзең теләгән рәвешне бирергә теләсәң, бик озак вакытлар чыдарга вә сабыр итәргә һәм акрын гына эш йөртергә тиештер». (Шунда ук, 233 бит.)
Г.Тукай тәрбия эшендә укытучының авторитеты һәм аның башкаларга һәрьяктан үрнәк булырга тиешлеге турында кат-кат әйтә килде. Үзенең «Ана мәктүбләре»ндә чын мәгънәсе белән тәрбияче булган кеше генә балаларны ярата, аларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып эш итә, яшь буынның сөекле һәм якын дусты булып әверелә дигән фикерне укучыларга җиткерде. Шагыйрь бу хезмәтендә укытучы һәм тәрбиячеләрне балалар турында даими кайгыртучанлык күрергә, аларны җәмгыятьнең файдалы членнары итеп тәрбияләргә өндәде. Баланы дөрес тәрбияләү — ата-ананың изге бурычы икәнлеген әйтү белән бергә Г.Тукай моның җәмәгатьчелек эше булуын да кат-кат күрсәтеп узды.
Алдынгы рус революцион демократлары Г.Тукайның иҗтимагый-сәяси һәм педагогик фикере үсешенә зур йогынты ясадылар. Шагыйрь бөтен гомере буе рус халкының алдынгы вәкилләреннән өйрәнүне дәвам итте.

Халык мәгарифе өлкәсендәге алдынгы педагогик фикер бөек рус педагогы К.Д.Ушинскийның педагогик системасында аеруча якты чагылыш тапты. Г.Тукай исә мәктәпләрнең алдынгы тәҗрибәсен гомумиләштерә, рус педагогикасы фәнен яңа принциплар, фикерләр белән баета алган зур теоретик һәм практик К.Д.Ушинский, Л.Н. Толстойлар эшчәнлегенә югары бәя бирде һәм дәреслекләр һәм уку китаплары төзегәндә аларның хезмәтләреннән киң һәм урынлы файдаланды. 1909 елда ул укыту-тәрбия материаллары бер системага салынган «Яңа кыйраәт» («Яңа уку») дигән беренче дәреслеген дөньяга чыгарды. 64 хикәя, проза белән язылган берничә мәсәл һәм 16 шигырь кертелгән бу дәреслектә К.Д.Ушинскийның «Родное слово» («Туган тел»), «Детский мир» («Балалар дөньясы») китапларыннан алып татарчага тәрҗемә ителгән «Балалар күзлеге», «Һәр нәрсәнең үз урыны бар», «Чүлмәк илә казан», «Ике сабан», «Җил илә кояш», Л.Н.Толстойның «Новая азбука»сыннан («Яңа әлифба») алынган «Кырмыска илә күгәрчен» («Яхшылыкка яхшылык»), «Үрдәк илә ай», «Арыслан илә тычкан», «Картайган арыслан» һәм башка хикәяләре татар әдипләре әсәрләре арасында лаеклы урыннарын алганнар. Моннан тыш Г.Тукай үзенең дәреслегенә И.А.Крыловның берничә мәсәлен, А.Я.Острогорскийның «Живое слово» («Тере сүз») дәреслегеннән берничә хикәясен кертә. Шагыйрьнең «Туган тел», «Пар ат», «Туган авыл», «Шүрәле» кебек әсәрләренең дә анда урын алуы максатка бик ярашлы. Балаларны туган илне, туган җирне, туган якны, туган телне сөяргә өйрәтү ягыннан алар аеруча әһәмиятлеләр.

Дәреслеккә   кертелгән    «Эш»,    «Япон   хикәясе», «Ике сабан», «Эш беткәч уйнарга ярый» кебек әсәрләрендә Г.Тукай кеше   тормышында   хезмәтнең   яшәү   чыганагы   булуын ассызыклап билгеләп үтә, балаларны тырышып укырга өнди. Бу   дәреслектә   урын   алган   «Чыршы»,    «Җил   илә   кояш», «Җәй»,   «Яз»   кебек   һәм   башка   фәнни-популяр   характерда табигатькә   багышланып    язылган   мәкаләләр,    хикәяләр балаларда   туган   як   табигатенә   мәхәббәт   тәрбияләргә   һәм тирә-якны танып белергә булышлык итәләр. Аның «Кояш», «Яңгыр»,   «Һава»,   «Су»,   «Елның дүрт фасылы»  һәм башка мәкаләләре   балаларга   галәм   турында   дәрес,   фәнни   белем бирү,   яшь   буында   дөньяга   материалистик   караш   формалаштыру   ягыннан   бик   әһәмиятле.   Ул   замандагы   алдынгы укытучылар тирән эчтәлекле һәм методик күрсәтмәләргә бай булган  бу  дәреслеккә  югары  бәя  бирделәр.   Аның  ел  саен басылып   чыгуы   да   күп   нәрсә   турында   сөйли.   1913   елны Уфада уздырылган укытучылар киңәшмәсендә «Яңа кыйраәт» дәреслеге   беренче   премиягә   лаеклы   була   һәм   мәктәптә кулланылырга тиешле тулы хокуклы дәреслек дип билгеләп үтелә.
Бу   дәреслек   балалар   өчен   татар   телендә   китаплар бастырып чыгару өлкәсендә беренче адым, беренче карлыгач буларак та әһәмиятле. Уку китабы буларак ул мәктәпләрдән «Кисек-баш», «Иман   шарты»   тибындагы   һ.б.   реакцион эчтәлекле идеяләр пропагандалаучы китапларны кысрыклап чыгаруда  җитди   роль  уйнады.   Укыту  методикасын  камилләштерүдә  Г.Тукайның   хезмәте  шулай  ук   зур.   Ул  дәрестә яңа материалны үзләштерүнең балаларның белемен үстерүдә әһәмиятле   шарт   булуын   билгеләп   үтте.   Дәреслеккә   язган сүз   башында   текстны   укыганнан   соң,   балалар   алдында аларны  тирән  уйланырга  мәҗбүр  итәрлек  сораулар  куярга кирәклеген,  балаларның укыган текст эчтәлеген  үз сүзләре белән  сөйләп   бирергә  тиешлекләрен  укытучыларга  кисәтеп үтте.   Мондый   методик   тәкъдимнәре   белән   Г.Тукай   иске мәктәпләрдә кулланылып килгән ятлау-схоластика методикасына кискен һөҗүм ясады.
Г.Тукай, К.Д.Ушинский үрнәгендә татар мәктәбе тарихында беренчеләрдән булып, аңлатмалы укуның әсәр эчтәлеген тирән аңларга ярдәм итүе турында төшендерде. Укытучыларга, аңлатмалы уку методикасын тизрәк үзләштерергә ярдәм итү максатыннан чыгып, «Картайган арыслан» хикәясе буенча әңгәмә үткәрү үрнәген бирде. «Яңа кыйраәт» дәреслегенең уңышы белән дәртләнгән Г.Тукай әдәбият буенча уку китабы төзүгә зур көч сала. 1910 елда аның «Мәктәптә милли әдәбият дәресләре» исемле китабы дөнья күрә. Татар культурасы тарихында әдәбияттан беренче уку китабы булган бу хезмәт Октябрь инкыйлабына кадәр дә, революциядән соңгы беренче елларда да татар әдәбияты буенча бердәнбер дәреслек буларак хезмәт итте.
Дәреслекнең кереше Г.Тукай тарафыннан язылып, анда китап белән эшләү буенча укытучыларга шактый методик киңәшләр бирелә, балалар әдәбияты турында төпле фикерләр әйтелә. Бу дәреслектә Г.Тукайның 12 шигыреннән тыш, «Исемдә калганнар» дигән автобиографик характердагы хикәясе, аның тәрҗемәсендә А.С.Пушкинның «Алтын әтәч турында әкияте»ннән өзек, алдынгы карашлы татар язучыларының шигырьләре, хикәяләре, поэмаларыннан өзекләр, К.Насыйри туплаган мәкальләр һәм әйтемнәр бирелгән.
Г.Тукайның хрестоматиягә кертелгән «Шүрәле», «Су анасы», «Япон хикәя»се кебек һ.б. иҗат җимешләре, М.Гафуриның «Электр фонарена хитаб», «Яшь гомер» кебек әсәрләре югары художестволы һәм тирән идеяле булулары, аерым дидактик бурычларны үтәүләре белән башка материаллардан шактый аерылып торалар. Әдәбиятның тәрбияви әһәмиятен тирән аңлаган шагыйрь дәреслеккә кертелгән әсәрләр ярдәмендә яшь буынга тирән белем, дөрес тәрбия бирү мөмкинлекләрен чагылдырырга омтылды. Әдәбият буенча төзелгән хрестоматиянең гади, җанлы, образлы тел белән язылырга тиешлеген аңлатты. Хрестоматиягә язылган кереш сүзендә Г.Тукай мәктәп дәреслекләренә балаларның яшь үзенчәлекләрен, белем дәрәҗәләрен исәпкә алып, аларга аңлаешлы булган, сәнгатьчә эшләнгән әсәрләрне генә кертергә киңәш итте. Балаларның дөньяга карашын формалаштыру, аларда тормышка актив мөнәсәбәт, белемгә омтылыш, авырлыкларны җиңүгә ихтыяр тәрбияләү максатында әдәбияттан урынлы һәм эффектлы файдаланырга өндәде. Яшь буында әдәбиятка, китапка мәхәббәт тәрбияләргә омтылды.
Хрестоматиягә туган илгә, хезмәт халкына тирән мәхәббәт белән сугарылган шактый гына әсәрләр кертелгән. Гомумән бу дәреслектә дә автор балаларга эстетик, әхлакый, патриотик тәрбия бирүне беренче планга куя. Ул балаларның белемне укытучы ярдәмендә үзләре табарга тиешлекләре, милли әдәбият дәресләрен педагогиканың җиңелдән авырга бару принципларына нигезләнеп төзелүе шарт булуы турында кисәтеп үтә.
«Мәктәптә милли әдәбият дәресләре» туган тел һәм әдәбият буенча Г.Тукай төзергә планлаштырган китапларның беренчесе була. Вакытсыз үлем бөек әдипкә хрестоматиянең икенче кисәген тудырырга ирек бирми. Шагыйрь бу кисәкне киңрәк итеп төзергә, анда мәшһүр кешеләрнең тормыш хәлләре һәм рәсемнәре белән беррәттән, халыкның иҗтимагый тормышын һәм тарихын күрсәтү, рәсемнәрне урнаштыруны да планлаштырган була.
Г.Тукай төзегән бу уңышлы дәреслекләр татар буржуазиясен, реакционерларын гына түгел, патша хөкүмәте ялчыларын да куркуга сала. Катанов һәм Ашмарин кебек патша хөкүмәте цензорларының эчке эшләр министрлыгына «Мәктәптә милли әдәбият дәресләре»нең халыкка аң белем бирүдә әһәмияте зур булуы хакында борчылып язулары күп нәрсә турында сөйли.
Г.Тукай яшәгән чорда мәктәп һәм мәдрәсәләрдә балаларга белем һәм тәрбия бирү, туган телгә һәм әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләү мәсьәләсе аеруча йомшак була. Моны тирән аңлаган шагыйрь балаларның өйдә китап укуларын юлга салырга омтыла. Зур булмаган вакыт эчендә Г.Тукайның төрле яшьтәге балалар өчен язылган 80 шигыре, 8 поэмасы һәм әкияте, 50 проза әсәре дөнья күрә.
1908-1912 елларда балаларга өйдә уку өчен Г.Тукай үз әсәрләрен туплап түбәндәге исемдәге 6 җыентык бастырып чыгара: «Юаныч» (1908), «Энҗе бөртекләре» (1909), «Балалар күңеле», «Күңелле сәхифәләр» (1910), «Күңел җимешләре» (1911). «Җан азыклары» (1912). Аларда, шигырьләреннән башка, «Шүрәле», «Мияубикә», «Кәҗә белән сарык әкияте» кебек һ.б. зур күләмле әсәрләре дә урын алган. Бу җыентыкларга кертелгән әсәрләрдә нигездә хезмәт иясе халык массасының тормышы, уй-теләкләре, омтылышлары, авыл табигате һ.б. тасвирланды.
Г.Тукайның класстан тыш уку җыентыкларында халык авыз иҗаты әсәрләренең гүзәл үрнәкләре белән бергә А.Пушкин, М.Лермонтов, Л.Толстой, И.Крылов, Н.Некрасов кебек һ.б. рус әдәбияты классикларының әсәрләре дә тиешле урыннарын алдылар.
Шагыйрь рус балалар әдәбиятын даими рәвештә игътибар белән күзәтеп бара. Күп кенә әсәрләрен русчадан тәрҗемә итеп, яки русча текстлардан үрнәк алып яза. Г.Тукай тәрҗемәләре аша балалар атаклы рус язучыларының аерым әсәрләре белән таныштылар, рус халкының культурасына бермәбер якынайдылар. Нәтиҗәдә татар балалар әдәбияты шактый баеды.
Г.Тукайның җыентыклары балаларның сөйләм культурасын, фикерләү сәләтләрен үстерүгә шактый ярдәм итте. Алар татар милли культурасын, педагогик фикерен баетуда шулай ук кыйммәтле чараларның берсе булып тордылар.
Г.Тукайның күп сандагы педагогик фикерләре, аерым алганда яшь буынны тәрбияләүдә мәктәпнең роле һәм бурычлары турындагы карашлары, ул төзеп чыгарган дәреслекләр, класстан тыш уку китаплары үз чорында гаять зур әһәмияткә ия булсалар, татар халкы педагогикасы фәне үсешендә дә алар зур роль уйнадылар. Бөек фикер иясенең педагогик карашлары безнең көннәрдә дә үзләренең актуальлекләрен саклыйлар, укытучыларның методик осталыкларын үстерергә, дөньяга карашларын киңәйтергә, яшь буынны гуманистик рухта тәрбияләргә ярдәм итәләр.
(Чыганак: Исламов Ф.Ф. Мәгърифәт, әдәбият һәм тарих сукмаклары буйлап. — Казан, 2002. – 279 б.).

Комментарий язарга


*