Татарстанның һәм Россиянең халык артисты,
Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Әзһәр Шакиров:
Габдулла Тукай исемен әйткәч, татар халкы искә төшә. Кем ул татар? Бармы бүген андый милләт? Нинди хәлдә яши ул? Чын шагыйрь – халкы өчен янып яшәгән шагыйрь. Халык булса – аның шагыйре була, шагыйрь булса, димәк, халык та бар дигән сүз.
Ел саен апрель аенда бөтен татар халкы Габдулла Тукайны искә ала. Әмма бу — кыйммәтле иҗади мирас калдырган шагыйрьне туган көне уңаеннан хөрмәтләү чарасы гына түгел, ә халкыбызны искә алу да. Мин Казанда Тукай һәйкәле каршында уздырылучы “Шигърият бәйрәме”нә күп итеп халык җыелуына сөенеп яшим, моның белән бик горурланам. Ләкин Тукай һәйкәле каршына безнең кебек өлкәннәр генә түгел, бигрәк тә яшьләр килергә тиештер. Чөнки милләтебезнең киләчәге — татар яшьләре кулында. Бүген безгә яшьләргә таянырга, яшьләргә өмет багларга кирәк.
Әзһәр Шакиров 1940 елның 22 февралендә Азнакай районы Буралы авылында туа.
1961 елда Мәскәүдә Щепкин исемендәге Югары театр училищесын тәмамлагач, Татар академия театрында эшли башлый. Танылган, көчле драматик артист. Ул уйнаган төрле характердагы төп геройлар барысы да диярлек фикер иясе. Эчке дәртен тиешле бәйдә тоткан хәлдә артист аларның кичерешләрен бөтен тирәнлеге белән тамашачыга җиткерә ала. Аның шәхесләре заманча уйлыйлар һәм үзләрен дөрес итеп тоялар.
Рольләре:
Рамай — «Чаткылар» Т.Гыйззәт
Ринат — «Кайда соң син?» X.Вахит
Зөфәр — «Соңгы хат» X.Вахит
Кариб — «Шамил Усманов» А.Гыйләҗев, А.Яхин
Анджело — «Чамасына күрә чарасы» В.Шекспир
Айдын — «Айдын» Җ.Җаббарлы
Дятлов — «Баһадирлар» Н.Погодин
Надир мәхдүм — «Сүнгән йолдызлар» К.Тинчурин
Таланов — «Ябырылу» Л.Леонов
Гариф — «Намус хөкеме» Д.Вәлиев
Саматов — «Чикләвек төше» Г.Ахунов
Василий — «Әгәр ташлап китсәң» М.Сторожева
Большов — «Агай-эне ак мыек» А.Островский
Паратов — «Бирнәсез кыз» А.Островский
Наил — «Синең урыныңа кайттым» Р.Хәмид
Дәрвиш — «Ай тотылган төндә» М.Кәрим
Саттар — «Монда тудык, монда үстек» Т.Миңнуллин
Гайнулла — «Дуслар җыелган җирдә» Т.Миңнуллин
Галимулла — «Хушыгыз!» Т.Миңнуллин
Нурхәмәт — «Илгизәр + Вера» Т.Миңнуллин
Хәсән Акчурин — «Без китәбез, сез каласыз» Т.Миңнуллин
Бостан — «Ахырзаман» Ч.Айтматов
Аксак — «Бичура» М.Гыйләҗев
Фатих бай — «Боз астында дулкын» Ә.-Т.Рахманкулов
Туктамыш хан — «Идегәй» Ю.Сафиуллин
Богатырев — «Бер төн» Б.Горбатов
Әлмөхәммәт — «Әни килде» Ш.Хөсәенов
Хәнәви — «Күрәзәче» З.Хәким
Мөхәммәт — «Яра» А.Гыйләҗев, М.Гыйләҗев
Ишан — "Зәңгәр шәл" К.Тинчурин
Зәйнуллин Зариф Хәбибрахман улы Зариф карт — "Телсез күке" З.Хәким
Хәзрәт — "Казан сөлгесе" К.Тинчурин
Кадерхөрмәтов Солтан Хәсибуллович, драматург — "Суган чәчәге" И.Зәйниев
РСФСРның халык артисты (1988).
Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (1998).