ТАТ РУС ENG

Әзһәр ШАКИРОВ Тукай турында…

Татарстанның һәм Россиянең халык артисты,
Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Әзһәр Шакиров:

 

Габдулла Тукай исемен әйткәч, татар халкы искә төшә. Кем ул татар? Бармы бүген андый милләт? Нинди хәлдә яши ул? Чын шагыйрь – халкы өчен янып яшәгән шагыйрь. Халык булса – аның шагыйре була, шагыйрь булса, димәк, халык та бар дигән сүз.

Ел саен апрель аенда бөтен татар халкы Габдулла Тукайны искә ала. Әмма бу — кыйммәтле иҗади мирас калдырган шагыйрьне туган көне уңаеннан хөрмәтләү чарасы гына түгел, ә халкыбызны искә алу да. Мин Казанда Тукай һәйкәле каршында уздырылучы “Шигърият бәйрәме”нә күп итеп халык җыелуына сөенеп яшим, моның белән бик горурланам. Ләкин Тукай һәйкәле каршына безнең кебек өлкәннәр генә түгел, бигрәк тә яшьләр килергә тиештер. Чөнки милләтебезнең киләчәге — татар яшьләре кулында. Бүген безгә яшьләргә таянырга, яшьләргә өмет багларга кирәк.


Әзһәр Шакиров 1940 елның 22 февралендә Азнакай районы Буралы авылында туа.

1961 елда Мәскәүдә Щепкин исемендәге Югары театр училищесын тәмамлагач, Татар академия театрында эшли башлый. Танылган, көчле драматик артист. Ул уйнаган төрле характердагы төп геройлар барысы да диярлек фикер иясе. Эчке дәртен тиешле бәйдә тоткан хәлдә артист аларның кичерешләрен бөтен тирәнлеге белән тамашачыга җиткерә ала. Аның шәхесләре заманча уйлыйлар һәм үзләрен дөрес итеп тоялар.


Рольләре:

Ра­май — «Чат­кы­лар» Т.Гыйз­зәт
Ри­нат — «Кай­да соң син?» X.Ва­хит
Зө­фәр — «Соң­гы хат» X.Ва­хит
Ка­риб — «Ша­мил Ус­ма­нов» А.Гый­лә­җев, А.Яхин
Анд­же­ло — «Ча­ма­сы­на кү­рә ча­ра­сы» В.Шекс­пир
Ай­дын — «Ай­дын» Җ.Җаб­бар­лы
Дят­лов — «Ба­һа­дир­лар» Н.По­го­дин
На­дир мәх­дүм — «Сүн­гән йол­дыз­лар» К.Тин­чу­рин
Та­ла­нов — «Я­бы­ры­лу» Л.Ле­о­нов
Га­риф — «На­мус хө­ке­ме» Д.Вә­ли­ев
Са­ма­тов — «Чик­лә­век тө­ше» Г.Аху­нов
Ва­си­лий — «Ә­гәр таш­лап кит­сәң» М.Сто­ро­же­ва
Боль­шов — «А­гай-эне ак мы­ек» А.Ост­ровс­кий
Па­ра­тов — «Бир­нә­сез кыз» А.Ост­ровс­кий
На­ил — «Си­нең уры­ны­ңа кайт­тым» Р.Хә­мид
Дәр­виш — «Ай то­тыл­ган төн­дә» М.Кә­рим
Сат­тар — «Мон­да ту­дык, мон­да үс­тек» Т.Миң­нул­лин
Гай­нул­ла — «Дус­лар җы­ел­ган җир­дә» Т.Миң­нул­лин
Га­ли­мул­ла — «Ху­шы­гыз!» Т.Миң­нул­лин
Нур­хә­мәт — «Ил­ги­зәр + Ве­ра» Т.Миң­нул­лин
Хә­сән Ак­чу­рин — «Без ки­тә­без, сез ка­ла­сыз» Т.Миң­нул­лин
Бос­тан — «А­хыр­за­ман» Ч.Айт­ма­тов
Ак­сак — «Би­чу­ра» М.Гый­лә­җев
Фа­тих бай — «Боз ас­тын­да дул­кын» Ә.-Т.Рах­ман­ку­лов
Тук­та­мыш хан — «И­де­гәй» Ю.Са­фиул­лин
Бо­га­ты­рев — «Бер төн» Б.Гор­ба­тов
Әл­мө­хәм­мәт — «Әни кил­де» Ш.Хө­сә­е­нов
Хә­нә­ви — «Кү­рә­зә­че» З.Хә­ким
Мөхәммәт — «Яра» А.Гыйләҗев, М.Гыйләҗев
Ишан — "Зәңгәр шәл" К.Тинчурин
Зәйнуллин Зариф Хәбибрахман улы Зариф карт — "Телсез күке" З.Хәким
Хәзрәт — "Казан сөлгесе" К.Тинчурин
Кадерхөрмәтов Солтан Хәсибуллович, драматург — "Суган чәчәге" И.Зәйниев

РСФСРның халык артисты (1988).
Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (1998).


Комментарий язарга


*