11.01.2010
5 гыйнвар көнне бик суык иде. Авылда берәр эше булмаган кеше урамга «борын да тыкмый». Ә менә Татарстанның Арча районы Тукай-Кырлай авылында инде ике атнага якын шау-шу килеп бәйрәм итәләр.
Эш шунда: Тукай-Кырлай музей комплексы җитәкчелеге «Трэвэл эндвок» туризм компаниясе белән килешү төзегән дә балалар өчен «Кыш бабай белән Тукай әкиятләренә сәяхәт» оештырган. Тамашада Казан артистлары да, Арчаның үз талантлары да катнаша. Килүчеләр, нигездә, Казан мәктәпләреннән. Без барган көнне Кырлайга Мәскәү өлкәсенең «Бердәмлек» татар оешмасы яшьләре дә килеп төште. Казанга татарчаларын чарларга килгән булганнар да, Бөтендөнья татар конгрессы алар өчен Тукай якларына сәфәр оештырган. Араларында Кырлайга берничә тапкыр килүчеләр дә шактый иде. Шуңа күрәдер музей экспонатлары янында озын-озак тукталып тордылар. Экскурсия уздыручы Нурия Йосыпҗанова үзе дә бераз аптырашта иде: «Инде барысы турында да тәфсилләп сөйләгән кебек идем, карап узган экспонатлар, стендлар янына кире китәләр дә: «Тегесен сөйләмәдегез, монысын әйтмәдегез…» – дип сораулар яудырып кына торалар»,– ди.
Әлбәттә, «баланың эше – уен» дигәндәй, мәктәп укучылары күбрәк урамда чыр-чу килделәр: Кыш бабай, Кар кызы, шүрәлеләр белән төрле уеннарда катнаштылар. Убырлы карчык себеркесенә атланып узыштылар. Аннан соң музей бинасындагы «Кыш бабай резиденциясе»нә кереп киләчәккә теләкләрен язып калдырдылар. Дөрес, татар авылына урысча сөйләшүче Кыш бабай килүе бераз сәеррәк тоелган иде. Әмма кәҗәсе түгел, мәзәге кыйммәт бит. Уен белән бергә күпме баланың күңеленә Тукай рухы сеңде. Кичә музей-комплексы директоры Тәлгать Гомәровка шалтыраттым. «Көне суык дип бәйрәм тукталмадымы?»– дип сорадым. Шөкер, дәвам итә икән, 6 гыйнвар көнне «Кыш бабай белән Тукай әкиятләренә сәяхәт»кә Арча укучылары килгән.
Тәлгать белән исәпләп карадык: 26 декабрьдән 9 гыйнварга хәтле дәвам иткән әкият тамашасында барлыгы 900 ләп бала катнашкан. Шәп бит, ә!
Риман Гыйлемханов, «Ватаным Татарстан»