Җәмгыять рәисе Фәрит Бичури чәй мәҗлесендә хатын-кызлар һәм килгән
мосафирларга мөнәсәбәтле рәхмәтләрен белдереп, бу төрле җыелышларның
файдалы булганын сөйләгәннән соң, 19 мартта һәм апрельдә милли
шагыйребез Габдулла Тукайның истәлек көннәре эшләнәчәген әйтеп узды.
Ул шулай ук якташларыбыздан матди ярдәм итүләрен теләде.
4 апрельдә җәмгыять бинасында милли шагыйребез Габдулла Тукайның тууына
92 ел мөнәсәбәте белән бер искә алу көне билгеләп үтелде. Искә алу
көнендә Тукай хакында чыгышлар ясалды, шигырьләр укылды.
Истанбулда җәмгыять бинасында эшләнгән Тукай истәлеге көнендә яшь бер
шагыйребез үзе язган матур шигырь белән якташларыбызның дикъкатен
җәлеп итте. Киләчәктә аның танылган бер шагыйрь булып үсеп алга
баруын телибез.
Бу яшь шагыйребез Әдип вә Исламия Таһирларның кызы Шәһназ булып, ул
язган шигырь «Миллият баласы» журналының 1978 елның 14 нче санында, 65
нче битендә басылды.
(Әмрулла Аги. Истанбул хәбәрләре. «Казан» журналының
1978 ел, 22 нче санында Әмрулла Аги имзасы белән басылган. Текст күрсәтелгән басмадан алынган.
(Чыганак: Ил йолдызы: Татар мөһаҗирләре матбугатында Габдулла Тукай /
Төз. З.Г.Мөхәммәтшин. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. — 190 б.))