Җәмгыятебезнең мәдәни эшчәнлегеннән булган Тукай истәлек көнен апрель
аенда үткәрү мөһим. Бу кичәне бөтен әгъзаларыбыз Казан төрк әдәбиятының
онытылмас кояшы Габдулла Тукайга лаеклы бер рәвештә (формада)
оештырылуын телиләр. Моның өчен дә бу кичәдә Казан төркләренең
театрыннан, фольклорыннан һәм милли ашларыбыздан мосафирларыбыз
үрнәкләр күрсәтү теләкләрен белдерделәр. Бөтен эшләнмәләрне оештыру
өчен бигрәк тә хатын-кызлар белән яшь әгъзаларның олы ярдәменә ихтыяҗ
бар. Аеруча апрель аенда балаларыбыз өчен 23 апрель Балалар бәйрәмен
матур итеп билгеләп үтү, май аенда газап чигүче аналарыбыз көне булган
Аналар көне, аларны гүзәл бер шәкелдә котларга телибез. Язда һәм җәен
җәмгыять әгъзаларыбыз өчен кырга һәм диңгезгә чыгарга, аеруча
тирә-юньне тану йөзеннән туристик сәяхәт ясау теләгебез җәмгыятебезнең
мәдәният эшчәнлегенә бәйләнешле, һәммәсен белгән кебек «Казан»
мәҗмугасы таратуны дәвам иттерүдәдер. Мәҗмуганы бастыруда һичбер матди
ярдәм буларак шартлар тудыруда эшләгән якташларыбызга никадәр рәхмәтләр
әйтсәк тә аздыр. Фольклорыбызны Төркия тарафында танытыр өчен ТРТ
белән мөнәсәбәт урнаштыру кирәк булды. Истанбул радиосыннан теләсә
нинди бер программада Казан төркләре фольклор музыкасын билгеле
вакытларда радиодан тарату өчен мөрәҗәгать тә ителгән иде.
Җәмгыятебезнең зур мәсьәләсе булган җирле проблеманы хәл итү өчен
рәисебез Әхмәтвәли Мәңгәр бәйнең җитәкчелегендә эшкә керешергә булынды.
Максатка ирешү өчен бөтен членнарыбызның да матди ярдәм итүләренә
ихтыяҗыбыз бардыр. Үтенечебез: взнос бурычлары булган членнарыбыз иң
кыска вакытта бурычларын түләсеннәр иде.
Сүземне тәмамлап, чакыруыбызга килгән бөтен член һәм якташларыбызга рәхмәтемне белдерәм.
… рәисебез Әхмәтвәли Мәңгәр бәйнең… — Ибраһимов Әхмәт Вәли улы
(1891-1978), татар эшмәкәре, меценат, Ерак Шәрык милли хәрәкәтен әйдәп
баручыларның берсе. 1938 елдан Төркиядә яши
(*** «Казан» журналының 1975 ел, 14 санында имзасыз басылган. Төрекчәдән тәрҗемәне төзүче башкарды. Текст шуннан алынган. (Чыганак:
Ил йолдызы: Татар мөһаҗирләре матбугатында Габдулла Тукай / Төз.
З.Г.Мөхәммәтшин. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. — 190 б.))