Ошбу 15 апрельдә, Манҗуриядә Идел-Урал төрк-татарлары милли идарәсенең
карары буенча, мәктәп шәкертләре тарафыннан шагыйребез Габдулла
Тукайның вафатына утыз ел тулу уңае белән әдәбият кичәсе ясалды.
Мәктәп шәкертләре тарафыннан укылган Коръәннең савабын мәрхүм Габдулла
Мөхәммәдгариф углы Тукайның рух Шәрифләренә багышлап дога кылганнан
соң, шагыйрьнең тәрҗемәи хәле сөйләнде. Мөгаллимә Мәйсәрә туташ
Нәбиулла тарафыннан өйрәтелгән шәкертләр Тукай шигырьләрен
сөйләделәр. Балалар чыгышында «Уянмас йокы»сы уйналды, һәрбер шәкертнең
шигырьләрне осталык белән үтәве кичәнең көтелгәннән артык күңелле
үтүенә сәбәп булды. Ахырда шәкертләргә һәм кичәгә килгән халыкка чәй
бирделәр. Сәгать 8дә башланган кичә төнге 2гә кадәр тартылды.
(Манжуриядә утыз еллык. «Милли байрак» гәзитенең 1943 ел,
19 нчы (346) (10 май) санында «Мөхбир» имзасы белән басылган. Текст
шуннан алынган (Чыганак: Ил йолдызы: Татар мөһаҗирләре матбугатында
Габдулла Тукай / Төз. З.Г.Мөхәммәтшин. — Казан: Татар. кит. нәшр.,
2006. — 190 б.))