ТАТ РУС ENG

Мөхбир Манжуриядә утыз еллык (1943 ел)


Ошбу 15 апрельдә, Манҗуриядә Идел-Урал төрк-татарлары милли идарәсенең
карары буенча, мәктәп шәкертләре тарафыннан шагыйребез Габдулла
Тукайның вафатына утыз ел тулу уңае белән әдәбият кичәсе ясалды.
Мәктәп шәкертләре тарафыннан укылган Коръәннең са­вабын мәрхүм Габдулла
Мөхәммәдгариф углы Тукайның рух Шәрифләренә багышлап дога кылганнан
соң, шагыйрьнең тәрҗемәи хәле сөйләнде. Мөгаллимә Мәйсәрә туташ
Нә­биулла тарафыннан өйрәтелгән шәкертләр Тукай шигырь­ләрен
сөйләделәр. Балалар чыгышында «Уянмас йокы»сы уйналды, һәрбер шәкертнең
шигырьләрне осталык белән үтәве кичәнең көтелгәннән артык күңелле
үтүенә сәбәп бул­ды. Ахырда шәкертләргә һәм кичәгә килгән халыкка чәй
бирделәр. Сәгать 8дә башланган кичә төнге 2гә кадәр тар­тылды.


(Манжуриядә утыз еллык. «Милли бай­рак» гәзитенең 1943 ел,
19 нчы (346) (10 май) санында «Мөхбир» имзасы белән басылган. Текст
шуннан алынган (Чыганак: Ил йолдызы: Татар мөһаҗирләре матбугатында
Габдулла Тукай / Төз. З.Г.Мөхәммәтшин. — Казан: Татар. кит. нәшр.,
2006. — 190 б.))


Комментарий язарга


*