Апрель ундүрте, унбише һәм унсигезе Идел-Уралның бөекләре хатирәсе
белән багланганлыктан, бу көннәр Нагоя Идел-Урал төрк-татар
мөселманнары мәдәният җәмгыяте карамагындагы милли мәктәптә аерым
рәвештә сызылып узылдылар.
Апрельнең 14ендә илебезнең бөек галиме һәм мөфтисе Ризаэтдин бине
Фәхретдин хәзрәтләренең вафат булуына җиде ел тулу уңае рухына
багышлап, намаз һәм Коръән укылды.
Мәктәптә укытучы Зәйтүнә туташ Шакир шәкертләргә Ризаэтдин хәзрәт,
шагыйрь Габдулла Тукай һәм атаклы галимебез Шиһабетдин әл-Мәрҗани
хәзрәтләре хакында сөйләде. Апрельнең 18 ендә бу мөхтәрәм затның вафат
көне булуын аңлатып, Шиһаб хәзрәтнең милли тарихыбызга булган
хезмәтләрен сөйләп бирде. Ахырда шәкертләрне төрк-татар каберстанына
алып барып, вафат булганнарның рухларына Коръән укылды.
Тукайның вафатына утыз ел тулу уңае белән мәктәп залында зур тупланыш
ясалып, бу мәҗлестә җәмгыятьнең бөтен әгъзалары һәм шәкертләр дә хазир
булдылар.
Тукайны искә алу имам Хәсән әфәнде Килки тарафыннан укылган Коръән
белән башланды. Милли байракларга хөрмәт күрсәтелде вә корбан төшкән
Ниппон гаскәрләре хөрмәтенә бер дәкыйка сөкүт сакланды. Җәмгыять рәисе
Тимербай Хәмидулла һәм Дәүләтшаһ Сизгән әфәнделәр Габдулла Тукайның
иҗаты белән таныштырдылар.
Моннан соң сәхнә бүлеге башланды. Нурия Хәмидулла һәм Касыйм Сәедгали
«Бала белән күбәләк» һәм «Туган тел»не җырладылар. Әдһәм Килки һәм
Әсгад Сизгән «Бичара куян»ны сөйләделәр. «Кәҗә белән Сарык хикәясе»ндә
Хәсәнулла Сәедгали — кәҗә һәм Сәгыйдь Хәмидулла сарык ролен башкардылар.
Зуррак шәкертләр «Урал суы буенда» пьесасын уйнадылар. Шәмсенур
Сәедгали, Маһинур Сизгән, Сәгыйд Хәмидулла, Әдһәм Килки һәм уенга
катнашкан башка шәкертләр рольләрен бик яхшы башкардылар.
(Мөхбир. Бөекләребезне искә төшергәндә. «Милли байрак» гәзитенең 1943 ел, 19 нчы (346) (10 май) санында «Мөхбир» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынган.
(Чыганак: Ил йолдызы: Татар мөһаҗирләре матбугатында Габдулла Тукай / Төз. З.Г.Мөхәммәтшин. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. — 190 б.))