ТАТ РУС ENG

Мөхбир Бөекләребезне искә төшергәндә (1943 ел)

Апрель ундүрте, унбише һәм унсигезе Идел-Уралның бө­екләре хатирәсе
белән багланганлыктан, бу көннәр Нагоя Идел-Урал төрк-татар
мөселманнары мәдәният җәмгыяте ка­рамагындагы милли мәктәптә аерым
рәвештә сызылып узыл­дылар.

Апрельнең 14ендә илебезнең бөек галиме һәм мөфтисе Ризаэтдин бине
Фәхретдин хәзрәтләренең вафат булуына җиде ел тулу уңае рухына
багышлап, намаз һәм Коръән укыл­ды.

Мәктәптә укытучы Зәйтүнә туташ Шакир шәкертләргә Ризаэтдин хәзрәт,
шагыйрь Габдулла Тукай һәм атаклы га­лимебез Шиһабетдин әл-Мәрҗани
хәзрәтләре хакында сөй­ләде. Апрельнең 18 ендә бу мөхтәрәм затның вафат
көне булуын аңлатып, Шиһаб хәзрәтнең милли тарихыбызга бул­ган
хезмәтләрен сөйләп бирде. Ахырда шәкертләрне төрк-татар каберстанына
алып барып, вафат булганнарның рух­ларына Коръән укылды.

Тукайның вафатына утыз ел тулу уңае белән мәктәп за­лында зур тупланыш
ясалып, бу мәҗлестә җәмгыятьнең бө­тен әгъзалары һәм шәкертләр дә хазир
булдылар.

Тукайны искә алу имам Хәсән әфәнде Килки тарафын­нан укылган Коръән
белән башланды. Милли байракларга хөрмәт күрсәтелде вә корбан төшкән
Ниппон гаскәрләре хөр­мәтенә бер дәкыйка сөкүт сакланды. Җәмгыять рәисе
Ти­мербай Хәмидулла һәм Дәүләтшаһ Сизгән әфәнделәр Габ­дулла Тукайның
иҗаты белән таныштырдылар.

Моннан соң сәхнә бүлеге башланды. Нурия Хәмидулла һәм Касыйм Сәедгали
«Бала белән күбәләк» һәм «Туган тел»не җырладылар. Әдһәм Килки һәм
Әсгад Сизгән «Бичара куян»ны сөйләделәр. «Кәҗә белән Сарык хикәясе»ндә

Хәсәнулла Сәедгали — кәҗә һәм Сәгыйдь Хәмидулла сарык ролен башкардылар.

Зуррак шәкертләр «Урал суы буенда» пьесасын уйна­дылар. Шәмсенур
Сәедгали, Маһинур Сизгән, Сәгыйд Хә­мидулла, Әдһәм Килки һәм уенга
катнашкан башка шәкерт­ләр рольләрен бик яхшы башкардылар.

 

(Мөхбир. Бөекләребезне искә төшергәндә. «Милли байрак» гәзитенең 1943 ел, 19 нчы (346) (10 май) санында «Мөх­бир» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынган.
(Чыганак: Ил йолдызы: Татар мөһаҗирләре матбугатында Габдулла Тукай / Төз. З.Г.Мөхәммәтшин. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. — 190 б.))


 

Комментарий язарга


*