Хөрмәтле бөек шагыйребез Губдулла Тукай хакында «Милли байрак»
җәридәсендә ничә еллар буена төрле мәүзугъта мәрхүмнең тәрҗемәи хәле
һәм иҗаты мөкәммәл рәвештә язылып килгәндер. Бинаән галәйһи, бу урында
аның тәфсиләтенә керешергә ихтыяҗ юктыр. Ләкин бөек шагыйребезнең
вафат булуына утыз ел үтү мөнәсәбәте илә мәрхүмне ядкарь һәм ихтирам
кылу йөзеннән түбәндәге берничә җөмләне сызып үтәм.
Мәрхүм шагыйребез Тукай төрк-татар шагыйрьләренең иманы, тел вә
әдәбиятыбызны зиннәтләүче бик сирәк табыныла торган бер остаз иде.
Үзенең кыска гына бер гомер парчасында аз гына заманда төрк-татар тел
вә әдәбияты олуг бер маддә җәүһәр илә зиннәтләде. Милләтенең яшь
буыннарына бетмәс-төкәнмәс зур бер дәүләт һибә итеп дөньядан кичте.
Аның шигырьләре галәм әһелләренең күкрәкләрене ялтырата, күзне
нурландырадыр. Ул мөбарәк, гомумән, безнең милләт әдәбиятыбызга зур бер
байлык инсан итте.
Бу көнгә кадәр Тукайның мәгънән шәкертләре булган мөһаҗәрәттәге
яшьләребез күңелләрендә кайнап чыккан дини, милли хисләр вөҗүдкә
ашырган моңлы шигырьләре «Милли байрак» җәридәсендә 7 ел дәвамында
язылып килде вә язылып тормактадыр.
«Милли байрак»та язылып тормакта булган бу шигырьләр халыкларыбызның
күңелләрендә бер нурлы кызыксыну тудырды вә сөелеп укылдылар һәм
укылмактадырлар. Мәзкүр шигырьләр диңгезгә яуган ягъмур тамчылары гаиб
булган кеби югалып, гаиб булып китмәсеннәр өчен бу шигырьләрне бу санда
бер җиргә җыеп, китап буларак басып чыгару мәтлубтыр. Бу китап чит
илдәге халыкларыбыз өчен бердәнбер җан азыгы булачак һәркайсы да
мәгалмәмнүниять акчаларны биреп, бу китапларны алачаклардыр. Бу
шигырьләрнең китап буларак басылуы горбәттәге шагыйрьләребезнең
дәртләрен арттыру, рухларын күтәрүдә хезмәт итү белән бәрабәр. Алар
өчен аз гына бер нәрсә булса да, мөкяфәт урынына да туачактыр. Шулай ук
мөһаҗәрәттәге халыкларыбызга укыр өчен күңел таянычы бер китап та булыр
иде. Мәркәз башкарма гәзитендә милли мәктәп дәреслекләре бастырырга
махсус тупланган акча булса, шундый кирәкле әдәби китапларны
бастырырлык аерым бер фонд, тәәссефкә каршы, мәркәзебездә юктыр.
Ихтимал ки, бәгъзе бер дәүләти сәүдәгәрләр бу китапның басылу мәсарифен
бөтенләй үз өстләренә алулары да мөмкиндер.
Җәридә — гәзит.
Бинаән галәйһи — шул сәбәпле, шуңа күрә.
Һибә итү — бүләк итү.
Гаиб булу — югалу.
Мәтлубтыр — сораладыр.
Мәгалмәмнүниятъ — шатланып.
Мөкяфәт — бүләк.
Тәәссефкә каршы — кызганычка каршы.
Мәсариф — чыгым.
Габделкәрим Рәхим — Сингишу шәһәрендә яшәүче төрк-та-тарларның имамы. Милли хәрәкәттә актив катнашкан.
(Габделкәрим Рәхим. Милли шагыйрьгә багышлап. «Милли байрак» гәзитенең 1943 ел, 18 нче (345) (1 май) санында Габделкәрим Рәхим имзасы белән басылган. Текст шуннан алынган.
(Чыганак: Ил йолдызы: Татар мөһаҗирләре матбугатында Габдулла Тукай / Төз. З.Г.Мөхәммәтшин. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. — 190 б.))