Халык шагыйребез Габдулла Тукайның вафатына 15 апрельдә 26 ел тулу
мөнәсәбәте берлә Берлиндагы милләттәшләребез Тукай кичәсе ясап
үттеләр. Бу мәҗлес «Милли юл» идарәсе тарафыннан эшләнеп, мәҗлескә үз
ватандашларыбыз чакырылган кеби башка төрк кабиләләреннән мөмәссилләр
дә дәгъвәт ителгәннәр иде.
Мәрасим Хәсән әфәнде Аги тарафыннан ачылып, Гайни әфәнде Госман Коръән
укыгач, сәвабы мәрхүм шагыйребез һәм моннан биш ел элек 5 апрельдә
Варшауда вафат иткән истикълялчыларыбыздан булган Гариф Кәримиләрнең*
рух шәрифләренә багышланып дога кылынды. Догадан соң Әхмәт әфәнде
Тимер шагыйрьнең тәрҗемәи хәлен укып чыккач, кунакларга чәй тәкъдим
ителде. Чәй арасында шагыйрьнең шигырьләре укылып, тупланыш милли хис
эчендә төн уртасына кадәр сузылды.
Мөмәссил — вәкил.
Дәгъвәт — чакыру.
Мәрасим — тантана.
Истикъляльче — бәйсезлек өчен көрәшүче.
*Гариф Кәрими — Кәримов Мөхәммәтгариф Гыйльман улы (1887 — 1935),
күренекле әдип, журналист, нашир Фатыйх Кәриминең бертуган энесе.
Инкыйлабтан соң чит илгә китә. Мөһаҗирлектә яшәп килгән төрк-татар
милли хәрәкәтен әйдәп баручыларның берсе. «Яңа милли юл» журналында
эшли. Татарлар арасында ул «Госман» тәхәллүсе белән дә таныш.
Варшавада үзенең квартирасында 1935 елда сәер шартларда үлә.
(Берлинда Тукай кичәсе.
«Яңа милли юл» журналының 1939 ел, 5 нче (133) санында имзасыз басылган. Текст шуннан алынган
(Чыганак: Ил йолдызы: Татар мөһаҗирләре матбугатында Габдулла Тукай / Төз. З.Г.Мөхәммәтшин. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. — 190 б.))