ТАТ РУС ENG

Берлинда Тукай кичәсе (1939 ел) 

Халык шагыйребез Габдулла Тукайның вафатына 15 ап­рельдә 26 ел тулу
мөнәсәбәте берлә Берлиндагы милләттәш­ләребез Тукай кичәсе ясап
үттеләр. Бу мәҗлес «Милли юл» идарәсе тарафыннан эшләнеп, мәҗлескә үз
ватандашлары­быз чакырылган кеби башка төрк кабиләләреннән мөмәссилләр
дә дәгъвәт ителгәннәр иде.

Мәрасим Хәсән әфәнде Аги тарафыннан ачылып, Гайни әфәнде Госман Коръән
укыгач, сәвабы мәрхүм шагыйребез һәм моннан биш ел элек 5 апрельдә
Варшауда вафат иткән истикълялчыларыбыздан булган Гариф Кәримиләрнең*
рух шәрифләренә багышланып дога кылынды. Догадан соң Әх­мәт әфәнде
Тимер шагыйрьнең тәрҗемәи хәлен укып чык­кач, кунакларга чәй тәкъдим
ителде. Чәй арасында шагыйрь­нең шигырьләре укылып, тупланыш милли хис
эчендә төн уртасына кадәр сузылды.


Мөмәссил — вәкил.
Дәгъвәт — чакыру.
Мәрасим — тантана.
Истикъляльче — бәйсезлек өчен көрәшүче.


*Гариф Кәрими — Кәримов Мөхәммәтгариф Гыйль­ман улы (1887 — 1935),
күренекле әдип, журналист, нашир Фатыйх Кәриминең бертуган энесе.
Инкый­лабтан соң чит илгә китә. Мөһаҗирлектә яшәп килгән төрк-татар
милли хәрәкәтен әйдәп баручыларның бер­се. «Яңа милли юл» журналында
эшли. Татарлар ара­сында ул «Госман» тәхәллүсе белән дә таныш.
Вар­шавада үзенең квартирасында 1935 елда сәер шартларда үлә.

 

(Берлинда Тукай кичәсе.
«Яңа милли юл» журналының 1939 ел, 5 нче (133) санында имзасыз ба­сылган. Текст шуннан алынган
(Чыганак: Ил йолдызы: Татар мөһаҗирләре матбугатында Габдулла Тукай / Төз. З.Г.Мөхәммәтшин. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. — 190 б.))


 

Комментарий язарга


*