Идел-Урал төрк-татарларының олуг шагыйре Габдулла Тукайның вафатына 26
ел тулу мөнәсәбәте берлә Финляндиянең Тампере шәһәрендә Тампере
төркләр берлеге тарафыннан зур күләмдә, гаять дәрәҗәдә уңышлы бер
Тукай кичәсе уздырылды. Кичәдә Тампереда яшәүче бөтен милләттәшләр —
яше-карты, баласы-чагасы берлә хәзер булган кеби, күптән түгел
Финляндиягә тәшриф ителгән бөек юлбашчыбыз вә әдибебез Гаяз әфәнде
Исхакый җәнаплары һәм Ләһстанның Вильно шәһәрендә яшәүче милләттәшебез
Гаян Вәисизадә* әфәнде дә бу кичәдә безнең арабызда булып, кичәбезне
шәрәфләндерделәр һәм барыбызны да гаять шатландырдылар.
Кичәне Тампере төркләр берлеге рәисе Ногман әфәнде Насыйбулла ачып,
җыелган халыкка, билхасса кыйммәтле кунакларыбыз Гаяз әфәнде берлә Гаян
әфәндегә «Хуш килдегез!» сүзләрен әйтеп, бөек юлбашчыбызның һәм Гаян
әфәнденең бүген безнең арабызда булуларыннан долайы кальбендә тойган
шатлыкларын белдерә.
Моннан соң сүз алган мөгаллимебез Габдулла әфәнде Мортаза, бүгенге
истәлек кичәсенең ни өчен тәртип ителүе хакында вә олуг шагыйребезнең
иҗаты хакында мәгълүмат биреп, кыйммәтле нотыгында: «Тукай бөтен илнең
һәрнәрсәсен мөкатдәс санап, аны сөюче ватанпәрвәр иде. Хакларыннан
мәхрүм ителгән илнең мескенлектә яшәүче халкын да сөюче милләтпәрвәр
иде. Ул яшьтән үк милләт хезмәтенә атылды; ул иленең ятим угылы куәтле
истигъдады саясында үзенең саф ачык телле шигырьләре берлә милләтен,
халкын алга өндәде; милли эшләргә киртә тудыручыны тәнкыйть итте һәм
ал арның милли вөҗданын уятып, милләтнең алга китүенә аяк чалмауларын
теләде. Тукай халыкчыл иде. Халык шагыйре исеме берничә еллардан соңра
онытыла торган исем генә түгел. Халкыбыз яшәгән саен милли хисе
артып, аның исеме берлә багланган Тукайның да хөрмәте артачак,
үсәчәк», — дип сүзен тәмамлап, хазирун тарафыннан бик алкышланды.
Моннан соңра мәктәп шәкертләреннән Хәбибә Бәдретдин тарафыннан бик
моңлы һәм матур иттереп Коръән укылып, савабы мәрхүм шагыйребезнең
газиз рухына багышланды, мәктәп шәкертләре күмәкләп «Тәфтиләү»не
җырладылар. Мөгаллимебез Габдулла әфәнде тарафыннан гаять яхшы
хәзерләнгән шәкертләребез бик һәйбәт тел берлә, берәм-берәм чыгып,
Тукай шигырьләрен әйтеп, вә күмәкләп «Туган тел»не җырлап, халык
тарафыннан самими рәвештә алкышландылар. Моннан соң мәрхүм шагыйрьнең
«Бала белән күбәләк», «Шүрәле» һәм «Кәҗә белән Сарык» күренешен дә
күрсәттеләр. Шәкертләр һәрберсе, өсләренә төшкән рольләрен бик оста
үтәп, караучыларның күңелен ачтылар. Билхасса утынчы егет ролендә
Әсгад Байбулат һәм Шүрәле ролендә Мансур Байбулатлар рольләрен бигрәк
оста башкардылар. Кечкенә Фализә Бәдретдин, кулына зур курчак тотып,
шагыйрьнең «Бишек җыры»н матур итеп сөйләп, хазирунны бик көлдерде һәм,
каты алкышланып, икенче кат та чыгарырга мәҗбүр ителде.
Күптән түгел Тампере төркләр берлеге тарафыннан оештырылган яшьләр
хоры, «Милли моңнар», «Пар ат», «Әй мөкаддәс»** һәм «Тукай маршы»н гаять
моңлы иттереп җырлап***, халыкта тирән тәэсир калдырып, бик алкышланды.
Пианиноны исә яшь оста уйнаучыбыз Кадрия туташ Вафа алып барды.
Туташларыбыз чәй мәҗлесен тәртип итеп буфетны башкардылар.
Кичәнең программы тәмам булгач, хөрмәтле юлбашчыбыз Гаяз әфәнде
Исхакый җәнаплары өзлексез алкышлар эчендә сәхнәгә менеп, үзенең
бүгенге истәлек кичәсеннән мәмнүн калуын, балаларның бөтен җырларын
сөенеп тыңлавын сөйләп, бүгенге кичәне тәртип итүдә иң күп көч сарыф
иткән мөгәллим әфәндегә, шәкертләргә һәм яшьләргә чын күңелдән
рәхмәтләрен укуын белдерде. Бөек әдибебез сүзенең дәвамында илдән читтә
яшәргә мәҗбүр булган халкыбызның үзлеген саклап калып, милли тәрбия
бирер өчен мондый кичәләрнең ни дәрәҗәдә әһәмиятлелеген аңлаткач:
«Тукай ятим үсеп, ятим яшәп, 27 яшендә ятим үлгән бер кардәшебез.
Аның күрмеше татсыз булганга, ул халкының кайгысын да үзенең эчендә
хис итеп кайгырткан. Тукай халкыбызның бәхетле, бәхетсез хәлләрен
барыбыз аңлардай иттереп язып, көйгә салып, такмаклап биргән. Шуның
өчен фәкыйрь, ятим Тукайның үлүенә 26 ел тулгач та, аның хөрмәте
олуглана гына бара. Аның байлыгы аны оныттырмаска чакыра һәм бу
көннәрне ясаттыра. Тукай мөһаҗәрәттәге балаларны бер арага җыя. Тукай
үзенең тырышлыгы аркасында зур кеше булып өлгергән. Ел үткән саен, аның
зурлыгы да үсә бара, — дигәннең соңында, яшьләргә вә картларга
каратып: — Сез дә тырышсагыз, халыкның шатлыгын, кайгысын кайгыртышып
торсагыз, зур-зур кешеләр булырсыз. Илебездә хәзергә һичнәрсә эшләргә
имкян юктыр. Хәлбуки, сез монда теләгән нәрсәләрегезне теләгәнчә эшли
аласыз. Менә шуннан файдаланып, вакытны бушка уздырмаенча, тырышып,
чын милләтче, укыган кешеләр хәзерләгез. Бу сезнең барыгызның өстегезгә
йөкләнгән мөкатдәс вазифадыр. Бөтен эшләрегездә бер дә берлекне
югалтмагыз, барыгыз да бергә хәрәкәт итәргә тырышыгыз! Барыгызга да
Аллаһ хәерле тормыш биреп, балаларыгызга зур бәхет ихсан итеп,
илләренә хезмәт итәргә язсын!» — дип, зур ихлас берлә тыңланган сүзен
алкышлар эчендә тәмам итте. Моннан соң кыйммәтле илдәшебез Гаян
Вәисизадә әфәнде сүз алып, кальбендә бүгенге кичәдән долайи тойдыгы
рәхмәтләрен белдереп: «Яшәсен төрк халкы, яшәсен сезгә мондый милли
кичәләрне эшләүдә хөрлек бирүче фин милләте!» — дип сүзен бетерде вә
алкышланды.
Шуның берлә сәгать җидедә башланган кичә милли хис эчендә төнге сәгать
уникедә тәмам булып, берлекнең рәисе Ногман әфәнде Насыйбулла
тарафыннан кичәгә килгәннәре өчен кыйммәтле әдибебезгә, Гаян әфәндегә
һәм җыелган халыкка рәхмәтләр укып, мәҗлесне яптылар. Халык та, Тукай
моңы астында бу матәмле истәлек кичәсеннән теләр-теләмәс кенә аерылып,
өйләренә таралды.
Тәшриф ителү — хөрмәт ителү.
Шәрәфләндерү — хөрмәтләү, олылау.
Билхасса — атап, махсус рәвештә.
Булуларыннан долайы — булулары сәбәпле.
Ватанпәрвәр — халкын яратучы, патриот.
Истигъдады саясында — таланты аркасында.
Хазирун — шунда булучылар.
Имкян — мөмкин, мөмкинлек.
Кичәдән долайи тойдыгы — кичә сәбәпле тойган.
* Идел болгарлары милли азатлыгы өчен көрәшкән һәм мәшһүр «Фиркаи
Наҗия» (1862-1923) оешмасын җитәкләгән Сәрдар Гыйнанетдин (Гайнан)
Вәисзадә әл-Болгариның бертуган энесе һәм көрәштәше Гаян Вәисзадә
(хәбәрдә Вәисизадә дип бирелә) әл-Болгариның (1882-1939) Тампереда
уздырылган Габдулла Тукай кичәсенә кадерле кунак итеп чакырылып, анда
катнашуы — бик мөһим факт. Мәгълүм булганча, Гыйнанетдин Вәисзадә
әл-Болгари Гаяз Исхакый, Ризаэтдин бине Фәхретдин, Фатих Кәрими һ.б.
күренекле шәхесләр белән революциягә хәтле очрашып-күрешеп һәм фикер
алышып торган, атаклы дамелла Галимҗан Баруди белән хат язышкан.
Хәлбуки Г.Вәисзадә әл-Болгари (Гайнан Вәисев) һәм ул җитәкләгән (ягъни
сәрдаре — башлыгы булган) «Фиркаи Наҗия» турында сүз чыкканда, күп
кенә галимнәребез аларны маргиналь (ягъни иҗтимагый тормыш читендә
булган) лидер һәм секта сыман хәрәкәт дип күрсәтергә тырыша. Тарихи
фактлар моның нәкъ киресен раслый. Гәрчә милләтебезнең патша режимыннан
шүрләп торган өлеше (байлар һәм кайбер указлы муллалар) вәисиләр
хәрәкәтенә каршы булса да, халыкның иң күренекле вәкилләре аңа карата
уңай фикердә булган. Мәсәлән, Галимҗан Баруди вәисиләрне «тарихка алтын
хәрефләр белән язылырлык» кешеләр дип атаган. Г.Вәисевнең бертуган
энесе Газизҗан Вәисзадә әл-Болгари (ул «Фиркаи Наҗия»нең 1918-1923
елларда сәрдаре булган) Барудиның «Мөхәммәдия»сендә укыган һәм
Галимҗан хәзрәтнең шәхси яклавы астында торган. Тампереда Габдулла
Тукай кичәсендә «кыйммәтле кунак» сыйфатында Гаян Вәисзадә
әл-Болгариның катнашуы Финляндиядә яшәгән милләттәшләребезнең аның
кадерен һәм тарихтагы ролен яхшы аңлаулары турында сөйли. Гаяз белән
Гаянның бер үк мәҗлеснең иң мөхтәрәм кунаклары булуы аларның фикер
уртаклыгын күрсәтә. Бу һич тә очраклы түгел. Сәрдар Гыйнанетдин Вәисев
1916 елда ук язганча, «Ике йөз елдан соң инкыйраз»ның авторы милләтне
патша режимыннан азат итү хәрәкәтенең бурычларын билгеләү эшендә аның
белән бер үк позициядә торган. (Мөхәррир искәрмәсе.)
**«Әй мөкаддәс» — Г.Тукайның «Өзелгән өмид» шигыре күз алдында тотыла.
***«Тукай маршы»н гаять моңлы иттереп җырлап… — мөһаҗәрәткә китәргә мәҗбүр
булган татар халкы Г.Тукайның «Туган тел» шигырен Тукай маршы рәвешендә
җырлаган. Моны чит илләрдә яшәүче милләттәшләренең тарихын барлауга
һәм өйрәнүгә күп көч куйган тарихчы Н.Дәүләт язмалары да раслый.
(Мәхрусә Вафа. Тампереда Габдулла Тукай кичәсе. «Яңа милли юл» журналының 1939 ел, 5 нче (133) санында Мәхрусә Вафа имзасы белән басылган. Текст шуннан алынган.
(Чыганак: Ил йолдызы: Татар мөһаҗирләре матбугатында Габдулла Тукай /
Төз. З.Г.Мөхәммәтшин. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. — 190 б.))