ТАТ РУС ENG

Мәхрусә Вафа Тампереда Габдулла Тукай кичә­се (1939 ел)


Идел-Урал төрк-татарларының олуг шагыйре Габдулла Тукайның вафатына 26
ел тулу мөнәсәбәте берлә Финлян­диянең Тампере шәһәрендә Тампере
төркләр берлеге тара­фыннан зур күләмдә, гаять дәрәҗәдә уңышлы бер
Тукай кичәсе уздырылды. Кичәдә Тампереда яшәүче бөтен мил­ләттәшләр —
яше-карты, баласы-чагасы берлә хәзер булган кеби, күптән түгел
Финляндиягә тәшриф ителгән бөек юл­башчыбыз вә әдибебез Гаяз әфәнде
Исхакый җәнаплары һәм Ләһстанның Вильно шәһәрендә яшәүче милләттәшебез
Гаян Вәисизадә* әфәнде дә бу кичәдә безнең арабызда булып, кичәбезне
шәрәфләндерделәр һәм барыбызны да гаять шат­ландырдылар.
Кичәне Тампере төркләр берлеге рәисе Ногман әфәнде Насыйбулла ачып,
җыелган халыкка, билхасса кыйммәтле кунакларыбыз Гаяз әфәнде берлә Гаян
әфәндегә «Хуш кил­дегез!» сүзләрен әйтеп, бөек юлбашчыбызның һәм Гаян
әфән­денең бүген безнең арабызда булуларыннан долайы кальбендә тойган
шатлыкларын белдерә.
Моннан соң сүз алган мөгаллимебез Габдулла әфәнде Мортаза, бүгенге
истәлек кичәсенең ни өчен тәртип ителүе хакында вә олуг шагыйребезнең
иҗаты хакында мәгълүмат биреп, кыйммәтле нотыгында: «Тукай бөтен илнең
һәрнәрсә­сен мөкатдәс санап, аны сөюче ватанпәрвәр иде. Хакла­рыннан
мәхрүм ителгән илнең мескенлектә яшәүче халкын да сөюче милләтпәрвәр
иде. Ул яшьтән үк милләт хезмәте­нә атылды; ул иленең ятим угылы куәтле
истигъдады саясында үзенең саф ачык телле шигырьләре берлә милләтен,
халкын алга өндәде; милли эшләргә киртә тудыручыны тән­кыйть итте һәм
ал арның милли вөҗданын уятып, милләтнең алга китүенә аяк чалмауларын
теләде. Тукай халыкчыл иде. Халык шагыйре исеме берничә еллардан соңра
онытыла тор­ган исем генә түгел. Халкыбыз яшәгән саен милли хисе
ар­тып, аның исеме берлә багланган Тукайның да хөрмәте арта­чак,
үсәчәк», — дип сүзен тәмамлап, хазирун тарафыннан бик алкышланды.

Моннан соңра мәктәп шәкертләреннән Хәбибә Бәдретдин тарафыннан бик
моңлы һәм матур иттереп Коръән укылып, савабы мәрхүм шагыйребезнең
газиз рухына багышланды, мәк­тәп шәкертләре күмәкләп «Тәфтиләү»не
җырладылар. Мө­галлимебез Габдулла әфәнде тарафыннан гаять яхшы
хәзер­ләнгән шәкертләребез бик һәйбәт тел берлә, берәм-берәм чы­гып,
Тукай шигырьләрен әйтеп, вә күмәкләп «Туган тел»не җыр­лап, халык
тарафыннан самими рәвештә алкышландылар. Мон­нан соң мәрхүм шагыйрьнең
«Бала белән күбәләк», «Шүрәле» һәм «Кәҗә белән Сарык» күренешен дә
күрсәттеләр. Шәкерт­ләр һәрберсе, өсләренә төшкән рольләрен бик оста
үтәп, карау­чыларның күңелен ачтылар. Билхасса утынчы егет ролендә
Әсгад Байбулат һәм Шүрәле ролендә Мансур Байбулатлар рольләрен бигрәк
оста башкардылар. Кечкенә Фализә Бәд­ретдин, кулына зур курчак тотып,
шагыйрьнең «Бишек җыры»н матур итеп сөйләп, хазирунны бик көлдерде һәм,
каты алкышланып, икенче кат та чыгарырга мәҗбүр ителде.

Күптән түгел Тампере төркләр берлеге тарафыннан оеш­тырылган яшьләр
хоры, «Милли моңнар», «Пар ат», «Әй мөкаддәс»** һәм «Тукай маршы»н гаять
моңлы иттереп җырлап***, халыкта тирән тәэсир калдырып, бик алкышлан­ды.
Пианиноны исә яшь оста уйнаучыбыз Кадрия туташ Вафа алып барды.
Туташларыбыз чәй мәҗлесен тәртип итеп буфетны башкардылар.
Кичәнең программы тәмам булгач, хөрмәтле юлбашчы­быз Гаяз әфәнде
Исхакый җәнаплары өзлексез алкышлар эчендә сәхнәгә менеп, үзенең
бүгенге истәлек кичәсеннән мәм­нүн калуын, балаларның бөтен җырларын
сөенеп тыңлавын сөйләп, бүгенге кичәне тәртип итүдә иң күп көч сарыф
иткән мөгәллим әфәндегә, шәкертләргә һәм яшьләргә чын күңел­дән
рәхмәтләрен укуын белдерде. Бөек әдибебез сүзенең дәвамында илдән читтә
яшәргә мәҗбүр булган халкыбыз­ның үзлеген саклап калып, милли тәрбия
бирер өчен мон­дый кичәләрнең ни дәрәҗәдә әһәмиятлелеген аңлаткач:
«Ту­кай ятим үсеп, ятим яшәп, 27 яшендә ятим үлгән бер кардә­шебез.
Аның күрмеше татсыз булганга, ул халкының кайгы­сын да үзенең эчендә
хис итеп кайгырткан. Тукай халкы­бызның бәхетле, бәхетсез хәлләрен
барыбыз аңлардай итте­реп язып, көйгә салып, такмаклап биргән. Шуның
өчен фә­кыйрь, ятим Тукайның үлүенә 26 ел тулгач та, аның хөрмәте
олуглана гына бара. Аның байлыгы аны оныттырмаска ча­кыра һәм бу
көннәрне ясаттыра. Тукай мөһаҗәрәттәге бала­ларны бер арага җыя. Тукай
үзенең тырышлыгы аркасында зур кеше булып өлгергән. Ел үткән саен, аның
зурлыгы да үсә бара, — дигәннең соңында, яшьләргә вә картларга
кара­тып: — Сез дә тырышсагыз, халыкның шатлыгын, кайгысын кайгыртышып
торсагыз, зур-зур кешеләр булырсыз. Илебез­дә хәзергә һичнәрсә эшләргә
имкян юктыр. Хәлбуки, сез мон­да теләгән нәрсәләрегезне теләгәнчә эшли
аласыз. Менә шун­нан файдаланып, вакытны бушка уздырмаенча, тырышып,
чын милләтче, укыган кешеләр хәзерләгез. Бу сезнең барыгызның өстегезгә
йөкләнгән мөкатдәс вазифадыр. Бөтен эшләрегездә бер дә берлекне
югалтмагыз, барыгыз да бергә хәрәкәт итәргә тырышыгыз! Барыгызга да
Аллаһ хәерле тормыш биреп, бала­ларыгызга зур бәхет ихсан итеп,
илләренә хезмәт итәргә яз­сын!» — дип, зур ихлас берлә тыңланган сүзен
алкышлар эчендә тәмам итте. Моннан соң кыйммәтле илдәшебез Гаян
Вәисизадә әфәнде сүз алып, кальбендә бүгенге кичәдән долайи тойдыгы
рәхмәтләрен белдереп: «Яшәсен төрк халкы, яшәсен сезгә мондый милли
кичәләрне эшләүдә хөрлек бирүче фин милләте!» — дип сүзен бетерде вә
алкышланды.
Шуның берлә сәгать җидедә башланган кичә милли хис эчендә төнге сәгать
уникедә тәмам булып, берлекнең рәисе Ногман әфәнде Насыйбулла
тарафыннан кичәгә килгәннәре өчен кыйммәтле әдибебезгә, Гаян әфәндегә
һәм җыелган ха­лыкка рәхмәтләр укып, мәҗлесне яптылар. Халык та, Тукай
моңы астында бу матәмле истәлек кичәсеннән теләр-теләмәс кенә аерылып,
өйләренә таралды.

Тәшриф ителү — хөрмәт ителү.
Шәрәфләндерү — хөрмәтләү, олылау.
Билхасса — атап, махсус рәвештә.
Булуларыннан долайы — булулары сәбәпле.
Ватанпәрвәр — халкын яратучы, патриот.
Истигъдады саясында — таланты аркасында.
Хазирун — шунда булучылар.
Имкян — мөмкин, мөмкинлек.
Кичәдән долайи тойдыгы — кичә сәбәпле тойган.


* Идел болгарлары милли азатлыгы өчен көрәшкән һәм мәшһүр «Фиркаи
Наҗия» (1862-1923) оешмасын җитәкләгән Сәрдар Гыйнанетдин (Гай­нан)
Вәисзадә әл-Болгариның бертуган энесе һәм көрәштәше Гаян Вәисзадә
(хәбәрдә Вәисизадә дип бирелә) әл-Болгариның (1882-1939) Тампере­да
уздырылган Габдулла Тукай кичәсенә кадерле кунак итеп чакырылып, анда
катнашуы — бик мөһим факт. Мәгълүм булганча, Гыйнанетдин Вә­исзадә
әл-Болгари Гаяз Исхакый, Ризаэтдин бине Фәхретдин, Фатих Кәрими һ.б.
күренекле шәхесләр белән революциягә хәтле очрашып-күрешеп һәм фикер
алышып торган, атаклы дамелла Галимҗан Баруди белән хат язышкан.
Хәлбуки Г.Вәисзадә әл-Болгари (Гайнан Вәисев) һәм ул җитәкләгән (ягъни
сәрдаре — башлыгы булган) «Фиркаи Наҗия» ту­рында сүз чыкканда, күп
кенә галимнәребез аларны маргиналь (ягъни иҗтимагый тормыш читендә
булган) лидер һәм секта сыман хәрәкәт дип күрсәтергә тырыша. Тарихи
фактлар моның нәкъ киресен раслый. Гәрчә милләтебезнең патша режимыннан
шүрләп торган өлеше (байлар һәм кай­бер указлы муллалар) вәисиләр
хәрәкәтенә каршы булса да, халыкның иң күренекле вәкилләре аңа карата
уңай фикердә булган. Мәсәлән, Галимҗан Баруди вәисиләрне «тарихка алтын
хәрефләр белән язылырлык» кеше­ләр дип атаган. Г.Вәисевнең бертуган
энесе Газизҗан Вәисзадә әл-Болга­ри (ул «Фиркаи Наҗия»нең 1918-1923
елларда сәрдаре булган) Баруди­ның «Мөхәммәдия»сендә укыган һәм
Галимҗан хәзрәтнең шәхси яклавы астында торган. Тампереда Габдулла
Тукай кичәсендә «кыйммәтле кунак» сыйфатында Гаян Вәисзадә
әл-Болгариның катнашуы Финляндиядә яшә­гән милләттәшләребезнең аның
кадерен һәм тарихтагы ролен яхшы аң­лаулары турында сөйли. Гаяз белән
Гаянның бер үк мәҗлеснең иң мөхтә­рәм кунаклары булуы аларның фикер
уртаклыгын күрсәтә. Бу һич тә очраклы түгел. Сәрдар Гыйнанетдин Вәисев
1916 елда ук язганча, «Ике йөз елдан соң инкыйраз»ның авторы милләтне
патша режимыннан азат итү хәрәкәтенең бурычларын билгеләү эшендә аның
белән бер үк пози­циядә торган. (Мөхәррир искәрмәсе.)
**«Әй мөкаддәс» — Г.Тукайның «Өзелгән өмид» шигыре күз алдында тотыла.
***«Тукай маршы»н гаять моңлы иттереп җырлап… — мөһаҗәрәткә китәргә мәҗбүр
булган татар халкы Г.Тукайның «Туган тел» шигырен Тукай маршы рәвешендә
җырлаган. Мо­ны чит илләрдә яшәүче милләттәшләренең тарихын барлауга
һәм өйрәнүгә күп көч куйган тарихчы Н.Дәүләт язмалары да раслый.

 

(Мәхрусә Вафа. Тампереда Габдулла Тукай кичә­се. «Яңа милли юл» журналының 1939 ел, 5 нче (133) санында Мәхрусә Вафа имзасы белән басылган. Текст шуннан алынган.
(Чыганак: Ил йолдызы: Татар мөһаҗирләре матбугатында Габдулла Тукай /
Төз. З.Г.Мөхәммәтшин. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. — 190 б.))
 



Комментарий язарга


*