Мукден Идел-Урал төрк-татар мәдәният җәмгыяте карамагындагы яшьләр
түгәрәге 15 апрельдә Тукай көне уңае белән мәктәп бинасында кич махсус
бер тупланыш ясады. Җәмгыятьнең карты, яше, мәктәп шәкертләренә кадәр
җыелып беткәч, түгәрәкнең рәисе Солтан әфәнде Аети тупланышның
максаты моннан 26 ел элек вафат иткән мәрхүм шагыйрь Габдулла Тукайны
искә алу икәнлеген аңлатты. Түгәрәк башкармасының вакытлы хәзинәдары
Ибраһим әфәнде Яуш мәрхүм шагыйрьнең рухына багышлап Коръән укыганнан
соң, халыкка «Габдулла Тукай 1913 — апрель, 15 — 1939» сүзләре язылган
тасмалар таратылды. Мәркәз мәгариф шөгъбәсе тарафыннан Габдулла
Тукайның вафатына 25 ел тулу уңае белән нәшер ителгән рисалә сатылды.
Түгәрәк башкармасының әгъзасы Суфия туташ Агиш шагыйрьнең тәрҗемәи
хәлен озын итеп язылган мәгърузәсеннән укыды. Моннан соң Мукден радио
стансасында түгәрәк башкармасының берничә әгъзасы тарафыннан концерт
биреләчәк булганга, халык сабырсызлык белән 10 сәгать 40 минутны көтә
башлады. Билгеләнгән вакыт җитү белән, радиодан Сөләйман әфәнде Аетиның
«Тыңлагыз!» дигән тавышы ишетелде. Башта Сөләйман әфәнде шагыйрьнең
кыскача тәрҗемәи хәлен үз телебездә, түгәрәк башкармасының кятибәсе
Наилә туташ Рәхим шул ук мәүзугъны ниппон телендә сөйләделәр.
Концертта Наилә туташ «Өзелгән өмид»не ялгыз җырлады. «Үтенеч» Наилә
туташ һәм Ибраһим Яушлар тарафыннан парлап җырланды. Мәктәп
шәкертләреннән кечкенә Морад Гыйззәтулла бик оста һәм ачык итеп «Эшкә
өндәү» һәм «Үз-үземә»не сөйләде. Ибраһим әфәнде Яуш «Кичке теләк»не
сөйләде. Концерт арасында радио стансасы тарафыннан ниппон телендә
аңлатмалар бирелде. Вә концерт дәвамындагы җырлар Разыя ханым Ибраһим
тарафыннан пианинода озатылып торылды.
Концерттан соң Рокыя туташ Мөхәммәдиш шагыйрьнең иҗаты хакында сүз
сөйләде. Мансур әфәнде Арысланбәк «Осулы кадимче» һәм «Сөбханаллаһ»ны
бик оста һәм килешле укып бик алкышланды. Ибраһим Яуш һәм Габделәхәт
Хөсәен әфәнделәр «Өйләнү түгел сөйләнү» һәм «Егет белән кыз»ны
башкардылар. Ахырда Морад Гыйззәтуллага радиоконцертка катнашуын котлап
чәчәк бәйләме бүләк ителде.
Чәйдән соң җәмгыятьнең кятибе Әхмәтшаһ әфәнде Гыйззәтулла, Тукай
кичәсе хакында сүз сөйләп, яшьләргә идарә исеменнән рәхмәт укыды.
Шөгъбә — бүлек.
Ил йолдызы: Татар мөһаҗирләре матбугатында Габдулла Тукай / Төз.
З.Г.Мөхәммәтшин. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. — 190 б.)