ТАТ РУС ENG

Мукденда (1939 ел) 


Мукден Идел-Урал төрк-татар мәдәният җәмгыяте ка­рамагындагы яшьләр
түгәрәге 15 апрельдә Тукай көне уңае белән мәктәп бинасында кич махсус
бер тупланыш ясады. Җәмгыятьнең карты, яше, мәктәп шәкертләренә кадәр
җые­лып беткәч, түгәрәкнең рәисе Солтан әфәнде Аети тупланыш­ның
максаты моннан 26 ел элек вафат иткән мәрхүм ша­гыйрь Габдулла Тукайны
искә алу икәнлеген аңлатты. Тү­гәрәк башкармасының вакытлы хәзинәдары
Ибраһим әфән­де Яуш мәрхүм шагыйрьнең рухына багышлап Коръән укы­ганнан
соң, халыкка «Габдулла Тукай 1913 — апрель, 15 — 1939» сүзләре язылган
тасмалар таратылды. Мәркәз мәга­риф шөгъбәсе тарафыннан Габдулла
Тукайның вафатына 25 ел тулу уңае белән нәшер ителгән рисалә сатылды.
Тү­гәрәк башкармасының әгъзасы Суфия туташ Агиш шагыйрь­нең тәрҗемәи
хәлен озын итеп язылган мәгърузәсеннән укы­ды. Моннан соң Мукден радио
стансасында түгәрәк баш­кармасының берничә әгъзасы тарафыннан концерт
бирелә­чәк булганга, халык сабырсызлык белән 10 сәгать 40 минут­ны көтә
башлады. Билгеләнгән вакыт җитү белән, радиодан Сөләйман әфәнде Аетиның
«Тыңлагыз!» дигән тавышы ише­телде. Башта Сөләйман әфәнде шагыйрьнең
кыскача тәрҗе­мәи хәлен үз телебездә, түгәрәк башкармасының кятибәсе
Наилә туташ Рәхим шул ук мәүзугъны ниппон телендә сөй­ләделәр.
Концертта Наилә туташ «Өзелгән өмид»не ялгыз җырлады. «Үтенеч» Наилә
туташ һәм Ибраһим Яушлар тарафыннан парлап җырланды. Мәктәп
шәкертләреннән кеч­кенә Морад Гыйззәтулла бик оста һәм ачык итеп «Эшкә
өн­дәү» һәм «Үз-үземә»не сөйләде. Ибраһим әфәнде Яуш «Кич­ке теләк»не
сөйләде. Концерт арасында радио стансасы та­рафыннан ниппон телендә
аңлатмалар бирелде. Вә концерт дәвамындагы җырлар Разыя ханым Ибраһим
тарафыннан пианинода озатылып торылды.

Концерттан соң Рокыя туташ Мөхәммәдиш шагыйрьнең иҗаты хакында сүз
сөйләде. Мансур әфәнде Арысланбәк «Осулы кадимче» һәм «Сөбханаллаһ»ны
бик оста һәм ки­лешле укып бик алкышланды. Ибраһим Яуш һәм Габделә­хәт
Хөсәен әфәнделәр «Өйләнү түгел сөйләнү» һәм «Егет белән кыз»ны
башкардылар. Ахырда Морад Гыйззәтуллага радиоконцертка катнашуын котлап
чәчәк бәйләме бүләк ител­де.
Чәйдән соң җәмгыятьнең кятибе Әхмәтшаһ әфәнде Гыйз­зәтулла, Тукай
кичәсе хакында сүз сөйләп, яшьләргә идарә исеменнән рәхмәт укыды.


Шөгъбә — бүлек.

 
(Мукденда. «Милли байрак» гәзитенең 1939 ел, 23 нче (164) (21 апрель) санында имзасыз басылган. Текст шуннан алынган. (Чыганак:
Ил йолдызы: Татар мөһаҗирләре матбугатында Габдулла Тукай / Төз.
З.Г.Мөхәммәтшин. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. — 190 б.)

Комментарий язарга


*