Идел-Урал төрк-татарларының соңгы мөфтисе вә дин галиме Ризаэтдин бине
Фәхретдин* хәзрәтләренең ел билгесе һәм бөек шагыйрь Габдулла Тукайның
вафатына 24 ел тулу көнен искә алу мөнәсәбәте белән Шанхай
төрк-татарының мәдәният җәмгыяте 15 апрельдә украиннар клубында махсус
утырыш ясады. Мәҗлес сәгать 8дә җәмгыять рәисе Кәшшаф әфәнде Әхмәд
тарафыннан ачылды. Шанхайда яшәүче илдәшләрнең хезмәтендә буш
булганнары хазир иде. Нанкиннан Галимә туташ Әхмәди вә төркестанлы
кардәшләре-бездән доктор Мәсъгуд бәк килгәннәр иде. Шулай ук
җәбһәдәшләребездән1
украина җәмгыятенең рәисе доктор Квашинко вә башкалар хазир иделәр.
Мәхәллә имамы Әхмәди әфәнде Җәмалетдин, Коръән укып, савабын
мәрхүмнәрнең рухларына багышлап дога кылгач, бүгенгә каратып нотык
сөйләде. Моннан соң Мәдинә ханым Әхмәди Ризаэтдин бине Фәхретдин
хәзрәтләренең дин галиме, тарихчы вә мөхәррир буларак эшләгән эшләре
хакында мәгърузә2 эшләде.
Ун минут тәнәфестән соң Шанхай төрк-татар дини-милли мәктәбендә укучы
шәкертләр шагыйрь Габдулла Тукайның шигырьләрен сөйләделәр,
җырладылар. Мәдинә ханым Әхмәди, Тукай шигырьләренең балалар кыйсемен3 алып, «Балалар тәрбиясе» мәүзугында4
мәгърузә укыды. Рәхмәтулла әфәнде Фәтхулла «Габдулла Тукай — халык
шагыйре» мәүзугында мәгърузә эшләде. Балаларга бүләкләр бирелде,
ханымнар тарафыннан чәй өстәле хазирләнеп, килгән халык чәйгә дәгъвәт
ителде5. Чәй арасында доктор Квашинко һәм Апувичко милли-мәдәният вә аның милли хәрәкәте тәэсире хакында сүз сөйләделәр.
Кәшшаф әфәнде Әхмәди, бу мәҗлесне оештыруда ярдәм иткән ханым вә
әфәнделәргә, мәгърузәчеләргә вә барча мәҗлестә булган кардәшләребезгә
рәхмәт укып, мәҗлесне япты.
1 Җәбһәдәш — көрәштәш.
2 Мәгърузә — чыгыш, доклад.
3 Кыйсем — өлеш.
4 Мәүзугъ — тема.
5 Дәгъвәт ителү — чакырылу
*Ризаэтдин бине Фәхретдин (1859—1936) — күренекле галим, язучы,
1922—1936 елларда Идел-Урал Һәм Себер мөселманнары мөфтие. 1936
елның 14 апрелендә вафат булган. Р.Фәхретдингә багышлап «Яңа милли юл»
журналы һәм «Милли байрак» гәзите тулы саннар нәшер итә. Тукай
кичәләрен уздырганда, һәр ел саен Р.Фәхретдинне да искә алалар, аның
рухына дога кылалар.
(Мөхбир. Шанхайда истәлек көннәре. «Милли байрак» гәзитенең 1937 ел, 23 нче (73) (30 апрель) санында «Мөхбир» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынган. (Чыганак:
Ил йолдызы: Татар мөһаҗирләре матбугатында Габдулла Тукай / Төз.
З.Г.Мөхәммәтшин. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. — 190 б.))