ТАТ РУС ENG

Мөхбир Шанхайда истәлек көннәре (1937 ел)


Идел-Урал төрк-татарларының соңгы мөфтисе вә дин га­лиме Ризаэтдин бине
Фәхретдин* хәзрәтләренең ел билгесе һәм бөек шагыйрь Габдулла Тукайның
вафатына 24 ел тулу көнен искә алу мөнәсәбәте белән Шанхай
төрк-татарының мәдәният җәмгыяте 15 апрельдә украиннар клубында мах­сус
утырыш ясады. Мәҗлес сәгать 8дә җәмгыять рәисе Кәшшаф әфәнде Әхмәд
тарафыннан ачылды. Шанхайда яшәүче илдәшләрнең хезмәтендә буш
булганнары хазир иде. Нанкиннан Галимә туташ Әхмәди вә төркестанлы
кардәшләре-бездән доктор Мәсъгуд бәк килгәннәр иде. Шулай ук
җәбһәдәшләребездән1
украина җәмгыятенең рәисе доктор Квашинко вә башкалар хазир иделәр.
Мәхәллә имамы Әх­мәди әфәнде Җәмалетдин, Коръән укып, савабын
мәрхүм­нәрнең рухларына багышлап дога кылгач, бүгенгә каратып нотык
сөйләде. Моннан соң Мәдинә ханым Әхмәди Ри­заэтдин бине Фәхретдин
хәзрәтләренең дин галиме, тарих­чы вә мөхәррир буларак эшләгән эшләре
хакында мәгърузә2 эшләде.
Ун минут тәнәфестән соң Шанхай төрк-татар дини-милли мәктәбендә укучы
шәкертләр шагыйрь Габдулла Тукай­ның шигырьләрен сөйләделәр,
җырладылар. Мәдинә ханым Әхмәди, Тукай шигырьләренең балалар кыйсемен3 алып, «Ба­лалар тәрбиясе» мәүзугында4
мәгърузә укыды. Рәхмәтулла әфәнде Фәтхулла «Габдулла Тукай — халык
шагыйре» мәү­зугында мәгърузә эшләде. Балаларга бүләкләр бирелде,
ха­нымнар тарафыннан чәй өстәле хазирләнеп, килгән халык чәйгә дәгъвәт
ителде5. Чәй арасында доктор Квашинко һәм Апувичко милли-мәдәният вә аның милли хәрәкәте тәэсире хакында сүз сөйләделәр.
Кәшшаф әфәнде Әхмәди, бу мәҗлесне оештыруда ярдәм иткән ханым вә
әфәнделәргә, мәгърузәчеләргә вә барча мәҗлестә булган кардәшләребезгә
рәхмәт укып, мәҗлесне яп­ты.

1 Җәбһәдәш — көрәштәш.
2 Мәгърузә — чыгыш, доклад.
3 Кыйсем — өлеш.
4 Мәүзугъ — тема.
5 Дәгъвәт ителү — чакырылу

*Ризаэтдин бине Фәхретдин (1859—1936) — күренекле га­лим, язучы,
1922—1936 елларда Идел-Урал Һәм Себер мөсел­маннары мөфтие. 1936
елның 14 апрелендә вафат булган. Р.Фәх­ретдингә багышлап «Яңа милли юл»
журналы һәм «Милли бай­рак» гәзите тулы саннар нәшер итә. Тукай
кичәләрен уздырганда, һәр ел саен Р.Фәхретдинне да искә алалар, аның
рухына дога кы­лалар.

(Мөхбир. Шанхайда истәлек көннәре. «Милли байрак» гәзитенең 1937 ел, 23 нче (73) (30 апрель) санында «Мөхбир» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынган. (Чыганак:
Ил йолдызы: Татар мөһаҗирләре матбугатында Габдулла Тукай / Төз.
З.Г.Мөхәммәтшин. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. — 190 б.))


 

 

 

 

 

Комментарий язарга


*