Апрельнең 15ендә Берлинда яшәгән милләттәшләребезне бергә җыйган халык
шагыйре Габдулла Тукайны искә алу кичәсе булып үтте. Илдән читтә яшәгән
кардәшләребезнең барысын да бер арага җыйган мондый милли кичәләребез
һәрвакыт ясалып торса да, бүгенге көндә ал арга башка бер аерымлык бар
иде. Тукайның моңлы кылы тибрәнми башлаганга 20 ел тулды. Бүгенге
җыелыш шул 20 елның истәлегенә багышланган иде. Садә, бик җыйнак
эшләнгән бу чәй мәҗлесендә Тукай җырларындагы шикелле үк, шатлык та,
кайгы да бер үк авырлыкта тора иде. Шатлык — халыкның үлмәс рухы,
сүнмәс уты, сынмас гайрәте, аны нинди генә авырлыкка төшсә дә, тагы
тартып чыгара: ул аны бер генә минутка да өметсезлеккә төшерми. Менә
монда, читтә, тормышы һәм тормышның шартлары берлә безгә ятрак булган
бер халык эчендә дә халкыбызның барысын да бергә җыйган, аларны бер үк
теләк әйләнәсенә китергән бер уртак нәрсә бар. Бу — халыкның киләчәге
өчен кыйммәтле бер нигез ташы, бу нигезне күрү безнең өчен шатлык.
Кайгы — шагыйрьнең шигырьләренә моң биргән илнең, халыкның бүгенге
хәле авырлыкта, анда рух та, сүз дә, уй да богауланган. Анда
шагыйрьнең моңы да куначак урын таба алмый…
Мәҗлесне ачып беренче сүзне алган карт язучы Гаязның Тукайга
багышланган җылы сүзләре шул ук вакытта безнең әдәби тормышыбызга да
бер караш салу иде. Яңа әдәбиятыбызның чәчәк атарга өлгергән
елларындагы төп гаясының халык эченнән чыгуы, аның моңын халык
йөрәгеннән алуы һәм алдагы идеалының халыкның киләчәге берлә багланган
булуы һәм боларның барысы да шул юлда үскән, һәм шул юлда өлгергән
шагыйрьдә тагын да ныграк калыплануы әдәбиятны һәм шагыйрьне халыкның
аерылмас өлеше иткән иде.
Илдәге бүгенге хәл яңа әдәбиятыбызның тирәнәюенә киртә куйды. Ул
дошманның көчләве астында үзенең эчке мәгънәсен җуйды. Әдәбият халыктан
бербөтенлек ясый торган бер бау булганга күрә, дошман моның берлә
безнең халыкның барлык нигезенә дә балта чабарга тырыша. Болар барысы
да уйларга, уйланырга тиешле булган күренешләр. Бу күренеш бер яктан
ничаклы авыр булса, икенче яктан шул ук дәрәҗәдә аның авырлыгын
җиңеләйтә торган көчләр тудырырга тиеш. Тормышта бер генә сафта җиңеп,
өстен чыгып булмый. Җиңәр өчен бөтен сафта да бер үк көч берлә
көрәшергә кирәк.
Тукайның үлүенә 20 ел тулу уңае берлә илдән читтә яшәгән халкыбыз
арасында уздырылган эшләр менә бу көрәшнең ялкыны һәркайда бер үк көч
берлә янганын күрсәтә. Тышкы күренеш берлә садә генә күренгән бу
җыелышларның кыйммәте бөтен йөрәкләрне ялап торган эчке тартыш
ялкынының мәңге сүнмәслек бер утка әверелгән булуында.
Тукайның шигырьләре укылды: аның халык җыры урынына йөртелгән
шигырьләре, озын көйләрнең моңына кушылып, мәҗлестә булучыларны бер
генә кич булса да үз булган бер тормыш берлә яшәтте.
Гая — теләк.
(Тукай кичәсе. «Яңа милли юл» журналының 1933 ел, 5 нче санында имзасыз басылган. Текст шуннан алынган).
Варшауда
15 апрельдә Варшаудагы укытучылар һәм гыйлем ияләренең катышы берлә
шагыйрь Габдулла Тукайны искә алу кичәсе ясалды. Госман бәкнең Тукайның
заманы һәм аның әдәбиятыбызда тоткан урыны турында рефераты бик зур
дикъкать берлә тыңланды.
(Варшауда. «Яңа милли юл» журналының 1933 ел, 5 нче санында имзасыз басылган. Текст шуннан алынган).
Һельсинкифорс*
Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның вафатына 20 ел тулу мөнәсәбәте
илә 1933 елның 15 апрелендә һельсинкифорс шәһәрендә торучы
милләттәшләребез Тукайны искә алу кичәсе ясадылар. Кичәгә шәһәр һәм
аның әйләнә-тирәсендә яшәүче бөтен кардәшләребез килгәннәр иде. Кичә
М.Садыйк тарафыннан ачылып, шәкертләрнең күмәкләп җырлана торган
җырыннан соң Хәлимә Габдеррәхим Тукайның тәрҗемәи хәлен сөйләде. Аннан
соң Ибраһим Гарифулла «Халык шагыйре Тукай», В.А.Хәким «Тукай
турында», Кадрия Хәким «Туган авыл», Гайса Бәшәр «Әүвәл төрк»,
Мөхәммәтсадыйк «Шигырьнең кыйммәте вә аның милли тормышка тәэсире»,
Әнвәр Җамалетдин «Пар ат»ларын сөйләп һәм укып, мәҗлес төнге 12 гә
кадәр дәвам итте. Бу милли тойгыларны күтәргән һәм ил сөйгесен
җанландырган кичәне оештыручыларга тәшәккер итеп үтүне бер бурыч
саныйбыз.
Тәшәккер итү — рәхмәт әйтү.
* Хельсинкифорс — Хельсинки шәһәренең швед телендәге атамасы.
(Хельсинкифорс. «Яңа милли юл» журналының 1933 ел, 6 нчы санында имзасыз басылган. Текст шуннан алынган).
Таммерфорста* яшьләр махсус бер Тукай кичәсе
ясады. Шагыйребезнең тормышы һәм шигырьләре турында мәҗлестәгеләрне
таныштырып, укучы балалар тарафыннан аның онытылмас шигырьләре укылды.
*Таммерфорс —Тампере шәһәренең швед телендәге атамасы.
(Таммерфорста. «Яңа милли юл» журналының 1933 ел, 6 нчы санында имзасыз басылган. Текст шуннан алынган).
Або* шәһәрендә шагыйрь Габдулла Тукай һәм Исмәгыйль
Гаспринскийларга**багышланып бер хатирә кичәсе ясалды. Монда бу
бөекләребезнең тормышлары сөйләнеп, ал арның халкыбыз тормышында
калдырылган эзләре һәм әсәрләре турында киң рәвештә таныштырылды.
Аларның икесенең дә рухына фатиха укылды.
*Або — Финляндиядәге Турку шәһәренең швед телендәге атамасы.
**Исмәгыйль Гаспринскийга багышлап… — Гаспринский (Гаспралы)
Исмәгыйль Мостафа улы (1851 — 1914), җәмәгать эшлеклесе, педагог,
нашир.
(Або. «Яңа милли юл» журналының 1933 ел, 6 нчы санында имзасыз басылган. Текст шуннан алынган).
(Чыганак: Ил йолдызы: Татар мөһаҗирләре матбугатында Габдулла Тукай
/ Төз. З.Г.Мөхәммәтшин. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. — 190 б.)