ТАТ РУС ENG

Тукай кичәсе (1933 ел) 


Апрельнең 15ендә Берлинда яшәгән милләттәшләребезне бергә җыйган халык
шагыйре Габдулла Тукайны искә алу кичәсе булып үтте. Илдән читтә яшәгән
кардәшләребезнең барысын да бер арага җыйган мондый милли кичәләребез
һәрвакыт ясалып торса да, бүгенге көндә ал арга башка бер аерымлык бар
иде. Тукайның моңлы кылы тибрәнми башлаганга 20 ел тулды. Бүгенге
җыелыш шул 20 елның истәлегенә багышланган иде. Садә, бик җыйнак
эшләнгән бу чәй мәҗлесендә Тукай җырларындагы шикелле үк, шат­лык та,
кайгы да бер үк авырлыкта тора иде. Шатлык — халыкның үлмәс рухы,
сүнмәс уты, сынмас гайрәте, аны нин­ди генә авырлыкка төшсә дә, тагы
тартып чыгара: ул аны бер генә минутка да өметсезлеккә төшерми. Менә
монда, читтә, тормышы һәм тормышның шартлары берлә безгә ят­рак булган
бер халык эчендә дә халкыбызның барысын да бергә җыйган, аларны бер үк
теләк әйләнәсенә китергән бер уртак нәрсә бар. Бу — халыкның киләчәге
өчен кыйммәтле бер нигез ташы, бу нигезне күрү безнең өчен шатлык.
Кай­гы — шагыйрьнең шигырьләренә моң биргән илнең, халык­ның бүгенге
хәле авырлыкта, анда рух та, сүз дә, уй да богау­ланган. Анда
шагыйрьнең моңы да куначак урын таба ал­мый…
Мәҗлесне ачып беренче сүзне алган карт язучы Гаязның Тукайга
багышланган җылы сүзләре шул ук вакытта безнең әдәби тормышыбызга да
бер караш салу иде. Яңа әдәбияты­бызның чәчәк атарга өлгергән
елларындагы төп гаясының халык эченнән чыгуы, аның моңын халык
йөрәгеннән алуы һәм алдагы идеалының халыкның киләчәге берлә багланган
булуы һәм боларның барысы да шул юлда үскән, һәм шул юлда өлгергән
шагыйрьдә тагын да ныграк калыплануы әдә­биятны һәм шагыйрьне халыкның
аерылмас өлеше иткән иде.
Илдәге бүгенге хәл яңа әдәбиятыбызның тирәнәюенә киртә куйды. Ул
дошманның көчләве астында үзенең эчке мәгънәсен җуйды. Әдәбият халыктан
бербөтенлек ясый торган бер бау булганга күрә, дошман моның берлә
безнең халык­ның барлык нигезенә дә балта чабарга тырыша. Болар ба­рысы
да уйларга, уйланырга тиешле булган күренешләр. Бу күренеш бер яктан
ничаклы авыр булса, икенче яктан шул ук дәрәҗәдә аның авырлыгын
җиңеләйтә торган көчләр ту­дырырга тиеш. Тормышта бер генә сафта җиңеп,
өстен чы­гып булмый. Җиңәр өчен бөтен сафта да бер үк көч берлә
көрәшергә кирәк.
Тукайның үлүенә 20 ел тулу уңае берлә илдән читтә яшә­гән халкыбыз
арасында уздырылган эшләр менә бу көрәш­нең ялкыны һәркайда бер үк көч
берлә янганын күрсәтә. Тышкы күренеш берлә садә генә күренгән бу
җыелыш­ларның кыйммәте бөтен йөрәкләрне ялап торган эчке тар­тыш
ялкынының мәңге сүнмәслек бер утка әверелгән булуында.
Тукайның шигырьләре укылды: аның халык җыры уры­нына йөртелгән
шигырьләре, озын көйләрнең моңына кушылып, мәҗлестә булучыларны бер
генә кич булса да үз булган бер тормыш берлә яшәтте.


Гая — теләк.

(Тукай кичәсе. «Яңа милли юл» журналының 1933 ел, 5 нче санында имзасыз басылган. Текст шуннан алынган).



Варшауда

15 апрельдә Варшаудагы укытучылар һәм гыйлем иялә­ренең катышы берлә
шагыйрь Габдулла Тукайны искә алу кичәсе ясалды. Госман бәкнең Тукайның
заманы һәм аның әдәбиятыбызда тоткан урыны турында рефераты бик зур
дикъкать берлә тыңланды.

 

(Варшауда. «Яңа милли юл» журналының 1933 ел, 5 нче санында имзасыз басылган. Текст шуннан алынган).



Һельсинкифорс*

Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның вафатына 20 ел ту­лу мөнәсәбәте
илә 1933 елның 15 апрелендә һельсинкифорс шәһәрендә торучы
милләттәшләребез Тукайны искә алу ки­чәсе ясадылар. Кичәгә шәһәр һәм
аның әйләнә-тирәсендә яшәүче бөтен кардәшләребез килгәннәр иде. Кичә
М.Са­дыйк тарафыннан ачылып, шәкертләрнең күмәкләп җырла­на торган
җырыннан соң Хәлимә Габдеррәхим Тукайның тәр­җемәи хәлен сөйләде. Аннан
соң Ибраһим Гарифулла «Ха­лык шагыйре Тукай», В.А.Хәким «Тукай
турында», Кадрия Хәким «Туган авыл», Гайса Бәшәр «Әүвәл төрк»,
Мөхәм­мәтсадыйк «Шигырьнең кыйммәте вә аның милли тормыш­ка тәэсире»,
Әнвәр Җамалетдин «Пар ат»ларын сөйләп һәм укып, мәҗлес төнге 12 гә
кадәр дәвам итте. Бу милли той­гыларны күтәргән һәм ил сөйгесен
җанландырган кичәне оештыручыларга тәшәккер итеп үтүне бер бурыч
саный­быз.

Тәшәккер итү — рәхмәт әйтү.

* Хельсинкифорс — Хельсинки шәһәренең швед те­лендәге атамасы.

(Хельсинкифорс. «Яңа милли юл» журналының 1933 ел, 6 нчы санында имзасыз басылган. Текст шуннан алынган).


 

Таммерфорста* яшьләр махсус бер Тукай кичәсе
яса­ды. Шагыйребезнең тормышы һәм шигырьләре турында мәҗлестәгеләрне
таныштырып, укучы балалар тарафыннан аның онытылмас шигырьләре укылды.

*Таммерфорс —Тампере шәһәренең швед телендәге атамасы.

 

(Таммерфорста. «Яңа милли юл» журналының 1933 ел, 6 нчы санында имзасыз басылган. Текст шуннан алынган).



Або* шәһәрендә шагыйрь Габдулла Тукай һәм Исмәгыйль
Гаспринскийларга**багышланып бер хатирә кичәсе ясалды. Монда бу
бөекләребезнең тормышлары сөйләнеп, ал арның халкыбыз тормышында
калдырылган эзләре һәм әсәрләре турында киң рәвештә таныштырылды.
Аларның икесенең дә рухына фатиха укылды.


*Або — Финляндиядәге Турку шәһәренең швед телендәге атамасы.

**Исмәгыйль Гаспринскийга багышлап… — Гаспринский (Гаспралы)
Исмәгыйль Мостафа улы (1851 — 1914), җәмәгать эшлеклесе, педагог,
нашир.

 

(Або. «Яңа милли юл» журналының 1933 ел, 6 нчы санында имзасыз басылган. Текст шуннан алынган).

(Чыганак: Ил йолдызы: Татар мөһаҗирләре матбугатында Габдулла Тукай
/ Төз. З.Г.Мөхәммәтшин. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. — 190 б.)


Комментарий язарга


*