Миндә күптәннән бер ял вакытында Казанга бару теләге бар иде. Ниһаять, бу теләгем тормышка ашты. 1975 елның август ае. Мин Казандамын! И Казан! дәртле Казан! моңлы Казан! нурлы Казан!
Мин беренче тапкыр татарларның мәдәният, әдәбият, сәнгать мәркәзе булган шәһәрдәмен. Казанга кич белән килеп җиттем. Туганнарым Апакайлардан берсенең өендә кунак булдым. Иртә белән иртүк бер урыннан килгән тәэсирле бер татар җырының яңгырашы уянырга мәҗбүр итте. Бу Казан радиосыннан яңгыраган музыка иде. Казан радиосы көндәлек программаны ярым сәгатьлек татар музыкасы белән башлаганын соңрак туганнарым аңлаттылар. Бүлмәм тәрәзәсе почмагыннан йортлар, агачлар арасыннан иң әүвәлдә Сөембикә манарасы күземә күренде. Минем бүлмәм тәрәзәсе нәкъ шул манарага карап тора. Манараны рәсемнәрдән күреп таныдым. Асылын күреп бик дулкынландым, чынлап та Казанда булганымны аңлап сөендем.
Туганнарым белән булган сөйләтүләремнең берендә мәшһүр шагыйрь, бала-чагыбыздан күңелебездә урын алган Габдулла Тукай белән бәйле җирләрне күрергә теләгәнемне сөйләдем. Туганнарым бу теләгемне хуп каршыладылар.
Бу ел сөекле шагыйребезгә 90 яшь тулу мөнәсәбәте белән Казандагы тәэсирләремне сезнең белән уртаклашырга уйлыйм.
Мин Казанда Габдулла Тукай исемендә бик күп урын булмавына гаҗәпләндем. Киров урамыннан үтәбез. Монда Тукайның Уральскидан (Җаек) кайтканнан соң яшәгән «Болгар» һәм «Сарай» кунакханәләре бар*. Инде дә аның формаларын саклыйлар. Бу биналарга хатирә такталары куйганнар.
Опера театры янында (Ирек мәйданында) һәм Казанның Үзәк мәйданында шагыйрь гүя үзе аякта торган кебек күренде миңа.
Бер җомга көнне без Каюм Насыйри урамыннан мәчеткә киттек. Халык әле һаман җомга намазына җыела иде. Мәчеттәге картлар белән очрашып, яшь имам белән күрештек**. Бохарада җиде ел укыган, якында ике елга Каһирәнең Әл-Әзһәренә китәчәк икән. Мәчеттән туп-туры татар зиратына —Тукай каберенә юнәлдек. Мин аның кабере янында бик дулкынландым. Сөекле шагыйрьгә булган тирән хөрмәтемне аның каберенә тезләнеп укыган догаларым белән белдердем. Шагыйрьнең кабере чиста, тимер рәшәткә белән әйләндерелгән, гөл һәм чәчәкләр белән бизәлгән, баш очындагы мәрмәренә:
И мөкаддәс моңлы сазым,
Уйнадың син ник бик аз… —
дигән шигырь юллары язылган.
Каберлектән кайтканда, Казанның зур, матур урамнарының берсеннән үттек. Бу — Тукай урамы. Урам башында да аның исеменә багышланган кинотеатр игътибарымны җәлеп итте.
Тукай-Кырлай авылына килүем минем өчен тагын да зур бер истәлекле вакыйга булды. Ул көн аеруча матур бер көн булып, кояш та көлемсерәп карый иде, һава саф, күңелебез сөенечле булды. Баштан ук килешүебезчә, кечкенә бер автобуска утырып юлга чыктык. Күп тә үтмәдек, район үзәге Арчага җиттек. Аннан Тукай-Кырлай ерак түгел икән. Киң кырлар, болыннар һәм урманнар яныннан асфальтланган озын юл. Юлның ике тарафында каен һәм акация агачлары тезелгән. Кырлайга кергәндә, башта күрсәтү тактасы бар. Рәт-рәт тезелгән каен урманы уртасына салынган юл безне авылга алып килде.
Иң әүвәл кечкенә Апушны (Габдулла) үз яклавына алган Сәгъди агасының өенә киттек. Ул авыл уртасында. Өй ишеген ачкач, өйалдына, соңрак өйнең эченә үттек. Кечерәк бер авыл өе. Бу өй тарих сәхифәсенә кергән мөһим бина хәзер. Габдулла яшәгән дәвердәге өй әйберләренә, киемнәре, тәрәзә кырыендагы гөлләргә карап хәйран булдым. Авыл халкы өенә тиеш булган әйберләр табылган, китерелгән. Анда ни генә юк: он иләге, киле, чабата ясаганда кулланылган шөшле (бер төр нечкә тимер кисәге), табак-савыт һәм башка бик күп әйберләр, гүя һәммәсе үткән заманнан, Тукайның балалык дәвереннән килгәннәр һәм безгә күп нәрсәләр аңлатырга теләгән кебек хисап бирәләр. Кырлайда яшәүчеләр авылларыңда зур бер плотина ясаганнар, аның тирә-юненә төрле агачлар утыртканнар, парк ясаганнар. Моннан ерак та түгел Тукай музее.
Музейда шагыйрьнең тормышы, әсәрләре белән бәйләнешле күптөрле кызыклы бай материал тупланган.
Монда Тукай абзасының кызы (ата бер, ана башка) Газизәнең*** шәхси әйберләре. Тукай әсәрләренең төп нөсхәләре, аның дәверендә чыккан, шагыйрь язышкан гәзит һәм мәҗмугаларының күптөрле саннары, Татарстан рәссамнарының рәсемнәре һәм башка бик күп төрле материаллар тупланган. Тукайның каләмдәшләре, замандашлары белән очраштым мин бу залда. Музейга килгән кешеләр өчен хосусый хатирә дәфтәре бар. Мин дә бу дәфтәргә: «Тукай музеенда халкыбыз өчен бик кыйммәтле бай материаллар күрдем. Боларны күрүем белән үземне бәхетле кешеләрдән саныймын. Америкадан килгән татар ханымы Шәмсия Апакай. Август 23, 1973» диеп, гарәп хәрефләре белән яздым.
Яңа Кырлай авылында яңа биналар калкып чыккан. Бик матур итеп төзелгән мәдәният йортын да карадык. Моннан ерак түгел өч катлы мәктәп салынган.
Менә инде Казанга кайту өчен юлга кузгалдык. Юлдан җәяү кайтабыз. Мин каен агачларына тартылам, йомшак үләннәргә карап тынычланам кебекмен, бу җирләргә йөземне куярга, үләннәр арасыннан сөекле шагыйребез яланаяк чабып йөргән җирләрендә эзләрен күрергә теләдем… Үләннәр арасында аның аяк эзләрен күрмәсәм дә, бөек шагыйрьнең хатирәсе, хезмәте һәм исеменең халкы күңелендә чиксезлеккә кадәр сакланачагына инандым.
Менә шунда М.Фәйзинең Габдулла Тукайга багышлап язган бер шигыре хәтеремә килде:
Рух бирдең син, халкымны терелттең,
Бөек җанын сачты котлы нур.
Рәхәт булсын җаның, рухта исемең
Ихтирам сезгә таудан бөек.
*«Болгар» һәм «Сарай» кунакханәләре бар — Г.Тукай Казанга кайтуы белән «Болгар» номерларына урнаша. Ул анда, кыска-кыска күченүләрне исәпләмәгәндә, 1912 елның декабренә кадәр яши. 1908 елның гыйнвар аенда В.Бәхтияров белән «Сарай» номерларында (Париж Коммунасы урамы, 9 нчы йорт), 9 нчы бүлмәдә яшәп ала.
**… яшь имам белән күрештек — бу урында Тәлгать Таҗетдин турында әйтелә булса кирәк. Ул башта Бохара мәдрәсәсендә укый һәм соңыннан Каһирәнең Әл-Әзһәр мәдрәсәсендә белем ала.
*** Тукай абзасының кызы Газизәнең… — Зәбирова Газизә (1877 — 1963), Тукайның апасы, аталары бер, аналары башка.
(Шәмсия Апакай. Мин Казанда. (Чыганак: Ил йолдызы: Татар мөһаҗирләре матбугатында Габдулла Тукай / Төз. З.Г.Мөхәммәтшин. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. — 190 б.) «Казан» журналының 1976 ел, 17 нче санында Шәмсия Апакай имзасы белән басылган. Төрекчәдән иҗади тәрҗемәне төзүче-автор эшләде. Текст күрсәтелгән басмадан алынган).