ТАТ РУС ENG

Шәмсия Апакай Мин Казанда

Миндә күптәннән бер ял вакытында Казанга бару теләге бар иде. Ниһаять, бу теләгем тормышка ашты. 1975 елның август ае. Мин Казандамын! И Казан! дәртле Казан! моң­лы Казан! нурлы Казан!
Мин беренче тапкыр татарларның мәдәният, әдәбият, сән­гать мәркәзе булган шәһәрдәмен. Казанга кич белән килеп җиттем. Туганнарым Апакайлардан берсенең өендә кунак булдым. Иртә белән иртүк бер урыннан килгән тәэсирле бер татар җырының яңгырашы уянырга мәҗбүр итте. Бу Казан радиосыннан яңгыраган музыка иде. Казан радиосы көндәлек программаны ярым сәгатьлек татар музыкасы бе­лән башлаганын соңрак туганнарым аңлаттылар. Бүлмәм тәрәзәсе почмагыннан йортлар, агачлар арасыннан иң әүвәлдә Сөембикә манарасы күземә күренде. Минем бүлмәм тәрәзәсе нәкъ шул манарага карап тора. Манараны рәсем­нәрдән күреп таныдым. Асылын күреп бик дулкынландым, чынлап та Казанда булганымны аңлап сөендем.
Туганнарым белән булган сөйләтүләремнең берендә мәш­һүр шагыйрь, бала-чагыбыздан күңелебездә урын алган Габ­дулла Тукай белән бәйле җирләрне күрергә теләгәнемне сөй­ләдем. Туганнарым бу теләгемне хуп каршыладылар.
Бу ел сөекле шагыйребезгә 90 яшь тулу мөнәсәбәте бе­лән Казандагы тәэсирләремне сезнең белән уртаклашырга уйлыйм.
Мин Казанда Габдулла Тукай исемендә бик күп урын булмавына гаҗәпләндем. Киров урамыннан үтәбез. Монда Тукайның Уральскидан (Җаек) кайтканнан соң яшәгән «Бол­гар» һәм «Сарай» кунакханәләре бар*. Инде дә аның фор­маларын саклыйлар. Бу биналарга хатирә такталары куй­ганнар.
Опера театры янында (Ирек мәйданында) һәм Казанның Үзәк мәйданында шагыйрь гүя үзе аякта торган кебек кү­ренде миңа.
Бер җомга көнне без Каюм Насыйри урамыннан мәчеткә киттек. Халык әле һаман җомга намазына җыела иде. Мәчет­тәге картлар белән очрашып, яшь имам белән күрештек**. Бохарада җиде ел укыган, якында ике елга Каһирәнең Әл-Әзһәренә китәчәк икән. Мәчеттән туп-туры татар зиратына —Тукай каберенә юнәлдек. Мин аның кабере янында бик дул­кынландым. Сөекле шагыйрьгә булган тирән хөрмәтемне аның каберенә тезләнеп укыган догаларым белән белдер­дем. Шагыйрьнең кабере чиста, тимер рәшәткә белән әйлән­дерелгән, гөл һәм чәчәкләр белән бизәлгән, баш очындагы мәрмәренә:

И мөкаддәс моңлы сазым,
Уйнадың син ник бик аз… —

дигән шигырь юллары язылган.
Каберлектән кайтканда, Казанның зур, матур урамнары­ның берсеннән үттек. Бу — Тукай урамы. Урам башында да аның исеменә багышланган кинотеатр игътибарымны җә­леп итте.
Тукай-Кырлай авылына килүем минем өчен тагын да зур бер истәлекле вакыйга булды. Ул көн аеруча матур бер көн булып, кояш та көлемсерәп карый иде, һава саф, күңеле­без сөенечле булды. Баштан ук килешүебезчә, кечкенә бер автобуска утырып юлга чыктык. Күп тә үтмәдек, район үзә­ге Арчага җиттек. Аннан Тукай-Кырлай ерак түгел икән. Киң кырлар, болыннар һәм урманнар яныннан асфальтлан­ган озын юл. Юлның ике тарафында каен һәм акация агач­лары тезелгән. Кырлайга кергәндә, башта күрсәтү тактасы бар. Рәт-рәт тезелгән каен урманы уртасына салынган юл безне авылга алып килде.
Иң әүвәл кечкенә Апушны (Габдулла) үз яклавына алган Сәгъди агасының өенә киттек. Ул авыл уртасында. Өй ише­ген ачкач, өйалдына, соңрак өйнең эченә үттек. Кечерәк бер авыл өе. Бу өй тарих сәхифәсенә кергән мөһим бина хәзер. Габдулла яшәгән дәвердәге өй әйберләренә, киемнәре, тәрәзә кырыендагы гөлләргә карап хәйран булдым. Авыл халкы өенә тиеш булган әйберләр табылган, китерелгән. Анда ни генә юк: он иләге, киле, чабата ясаганда кулланылган шөшле (бер төр нечкә тимер кисәге), табак-савыт һәм башка бик күп әйберләр, гүя һәммәсе үткән заманнан, Тукайның балалык дәвереннән килгәннәр һәм безгә күп нәрсәләр аңлатырга теләгән кебек хисап бирәләр. Кырлайда яшәүчеләр авылларыңда зур бер плотина ясаганнар, аның тирә-юненә төрле агачлар утырт­каннар, парк ясаганнар. Моннан ерак та түгел Тукай музее.
Музейда шагыйрьнең тормышы, әсәрләре белән бәйләнеш­ле күптөрле кызыклы бай материал тупланган.
Монда Тукай абзасының кызы (ата бер, ана башка) Гази­зәнең*** шәхси әйберләре. Тукай әсәрләренең төп нөсхәләре, аның дәверендә чыккан, шагыйрь язышкан гәзит һәм мәҗ­мугаларының күптөрле саннары, Татарстан рәссамнарының рәсемнәре һәм башка бик күп төрле материаллар туплан­ган. Тукайның каләмдәшләре, замандашлары белән очраш­тым мин бу залда. Музейга килгән кешеләр өчен хосусый хатирә дәфтәре бар. Мин дә бу дәфтәргә: «Тукай музеенда халкыбыз өчен бик кыйммәтле бай материаллар күрдем. Боларны күрүем белән үземне бәхетле кешеләрдән саный­мын. Америкадан килгән татар ханымы Шәмсия Апакай. Август 23, 1973» диеп, гарәп хәрефләре белән яздым.
Яңа Кырлай авылында яңа биналар калкып чыккан. Бик матур итеп төзелгән мәдәният йортын да карадык. Моннан ерак түгел өч катлы мәктәп салынган.
Менә инде Казанга кайту өчен юлга кузгалдык. Юлдан җәяү кайтабыз. Мин каен агачларына тартылам, йомшак үләннәргә карап тынычланам кебекмен, бу җирләргә йөзем­не куярга, үләннәр арасыннан сөекле шагыйребез яланаяк чабып йөргән җирләрендә эзләрен күрергә теләдем… Үлән­нәр арасында аның аяк эзләрен күрмәсәм дә, бөек шагыйрь­нең хатирәсе, хезмәте һәм исеменең халкы күңелендә чиксезлеккә кадәр сакланачагына инандым.
Менә шунда М.Фәйзинең Габдулла Тукайга багышлап яз­ган бер шигыре хәтеремә килде:

Рух бирдең син, халкымны терелттең,
Бөек җанын сачты котлы нур.
Рәхәт булсын җаның, рухта исемең
Ихтирам сезгә таудан бөек.

*«Болгар» һәм «Сарай» кунакханәләре бар — Г.Тукай Казан­га кайтуы белән «Болгар» номерларына урнаша. Ул анда, кыска-кыска күченүләрне исәпләмәгәндә, 1912 елның декабренә кадәр яши. 1908 елның гыйнвар аенда В.Бәхтияров белән «Сарай» но­мерларында (Париж Коммунасы урамы, 9 нчы йорт), 9 нчы бүлмә­дә яшәп ала.

**… яшь имам белән күрештек — бу урында Тәлгать Таҗетдин турында әйтелә булса кирәк. Ул башта Бохара мәдрәсәсендә укый һәм соңыннан Каһирәнең Әл-Әзһәр мәдрәсәсендә белем ала.

*** Тукай абзасының кызы Газизәнең… — Зәбирова Газизә (1877 — 1963), Тукайның апасы, аталары бер, аналары башка.

 

(Шәмсия Апакай. Мин Казанда.  (Чыганак: Ил йолдызы: Татар мөһаҗирләре матбугатында Габдулла Тукай / Төз. З.Г.Мөхәммәтшин. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. — 190 б.)  «Казан» журналы­ның 1976 ел, 17 нче санында Шәмсия Апакай имзасы белән басылган. Төрекчәдән иҗади тәрҗемәне төзүче-автор эшләде. Текст күрсәтелгән басмадан алынган).


Комментарий язарга


*