Габдулла Тукай (28.IV.18861 — 15.IV.1913)
Бөек халык шагыйребез Габдулла Тукайның тәрҗемәи хәлен өйрәнгән вакытта тормыш хәрәкәтенең бәхетсез милләт кадере белән охшашлыгын күрәбез. 28 апрель 1886 да Казан губерниясе Кушлавыч авылында дөньяга килгән Габдулланың атасы авыл имамы Мөхәммәдгариф, анасы Мәмдүдә иде. Яшьтән ятим калган Тукай төрле кулларда күп сагышлы көннәр кичерде. Ниһаять, 1905 елда Җаекта (Уральск) «Фикер» гәзитендә беренче шигыре басылды. «Әлгасрелҗәдид», «Нур»да2 да шигырьләре дөнья күрү белән шөһрәте тарала башлады. XIX гасыр ахырларында тарала башлаган һәм, 1905 ел революциясенең Русиягә китергән хөррият һавасы татарларга да матбугат иреге бирде һәм ысулы җәдид хәрәкәте белән мәмләкәттә реформа эшләрен тизләтте. Шуның нәтиҗәсендә авырлык күреп эшләгән гәзитләр, мәҗмугалар халык арасында мөнәсәбәт күренер иде. Тукайның да бу атмосфера шатлыгыннан демократик һава белән сугарылган шигырьләре көнендә халык арасына тарала. Аның шигырьләре таралганча да яратылган, сөелгәнгә хәтерләргә сеңгән иде. Элек заманнарда госманлы тәэсире белән язылган шигырьләрен, соңрак халкы шивәсе булган татарча иҗат итте. Шуның белән Тукай тагын яхшы аңлаешлырак булып, язганнары милли мәсьәләләрне күтәрде, юмор-сатира, дидактик шигырьләр — һәммәсе зиһеннәргә кереп урнашты. Шөһрәте көн үткән саен киң таралып һәм «Халык шагыйре» исемен казанган шагыйрьгә менә шуңа күрә көнләшүләр дә бар иде. Фәкать аңа каршы булган явыз көчләр ерак арада калырга мәҗбүр һәм нәтиҗәдә шунда эределәр дә. Тукай 15 апрель, 1913 тә Казанда үлгән вакытта 28 яшендә3 7-8 еллык шагыйрь иде. Бу 7-8 елда аның иҗатында шактый киртәләр булган, шуңа карамастан Тукайның, киресенчә, шөһрәте арткан һәм халкын яратучы булып өлгергән. Хәтта бүген Тукай теле чит илләрдә яшәүче татарларда булсын, совет Русиясендә яшәгән татарларда булсын, тагын һәр яктан бөек, мәртәбәле. Сөембикә манарасы (Хан мәсҗиде) казанлыларда нинди бәйсезлек көрәш символы булса, Тукай да татар халкында бер әдәби символ.
Бүгенге көндә Татарстан Республикасында Тукай бүләкләре билгеләнде һәм 1970 елда бу премия җырчы Илһам Шакировка бирелде (Казан утлары, 1970, 7 сан). Аеруча әдәби вә сәяси журналларда төрле заманнарда Тукай турында мәкаләләр басылды, төрле җирләрдә аның исеме бирелде. Татарстан һәм Башкортстаннан, кызганыч ки, мәгълүмат алу мөмкинлеге булмады. Тукай өчен ясалган эшләрнең кирәклеге монда беленмәде. Рус ориенталистлары нәшрияты «Мир Ислама»дагы мәкалә (1913, җилд 2, сан 3), Мәскәүдә Көнчыгышны өйрәнүче Лазарев институтында нәшер ителгән (1914, 43 сан) Н.Ашмарин4, С.Якуб, Акчурин (Йосыф Акчурин)5 тәрҗемәи хәлләре белән басылган шагыйрьнең «Мәхәббәт», «Өзелгән өмид», «Шүрәле», «Толстой сүзләре», «Эштән чыгарылган татар кызына», «Теләнче» исемле шигырьләре Англиядә чыккан Russian Reviewда (1914, III, № 1) басылган шагыйрьнең иң мәшһүр шигырьләреннән «Пар ат» һәм Вильямның мәкаләсе6, 1920 елда Ташкентта Волинин һәм Казанда Р.Радимов тәрҗемәләре8 белән Тукайның шигырьләренең басмалары искә алынып, чит тикшеренүчеләрнең игътибарын азмы-күпме үзенә җәлеп итте. Моннан башка тагын Тукай шигырьләре башкорт, үзбәк, казакъ, каракалпак, кыргыз, азәрбайҗан, төрекмән, уйгыр, төрек телләренә тәрҗемә ителгән һәм бу телләрдә шагыйрьнең тормышы һәм әсәрләрен өйрәнү уку программаларына да кертелгән. Япониядә, Маҗарстанда да Тукай шигырьләре басылган. Аеруча итальян шагыйре С.Cermonetto8 Тукай өчен шигырьләр язган. Француз Луи Арагон9 «Совет әдәбияты»нда Тукайны таныткан.
Төркиядә Габдулла Тукай хакындагы басмаларда профессор, доктор Фуад Көпрүлү10, аның үлеме уңае белән язылган мәкаләсендә («Төрек йорты», 1913, сәхифә 499-515) «ялгыз «Тасвир-и Әфкар» белән «Ислам дөньясы» Тукайга берничә багана багышлады» дип дәгъва итеп һәм халкының аңа булган ихтирамының билгесе булган тантаналы шәкелдә ясалган шагыйрьне соңгы юлга озату, тәрҗемәи хәле, әдәби йөзе әйтелгән иде. Соңгы ун ел эчендә исә тагын казанлыларның көче белән Тукайны аңлатуны башлаган һәм «Төрек культур» җыентыгында Габдулла Баттал Таймасның «Казанлы шагыйрь Габдулла Тукай өчен» (№9, 40-48 б.), Рәшит Рәхмәти Аратның «Габдулла Тукай» (№ 19, 68-76 б.), Әхмәт Тимернең «Габдулла Тукай» (үлеменә 52 ел тулу уңае белән) (III, 469-473 б.), Һ.Зөлфикарның «Габдулла Тукай» (VI, 374-386 б.) исемле мәкаләләре чыкты. Соңгы мәкалә дә җитди тикшеренү һәм нәтиҗәле хезмәт булып лаеклы урын алды.
1 28.IV. 1886. — Мәкалә авторы Тукайның туган көнен 28 апрель белән тәкъдим итә. Бу редакция хатасы булуы да ихтимал.
2 «Нур» — беренче татар гәзите «Нур» 1905—1914 елларда С.Петербург шәһәрендә Гатаулла һәм Сафа Баязитовлар мөхәррирлеге һәм наширлегендә басыла. Тукай «Нур»ның нәшер ителүен хуплап каршы ала.
3 …үлгән вакытта 28 яшендә… — мәкалә авторы азрак төгәлсезлек җибәрә. Г.Тукай үлгәндә аның әле 27 яше дә тулып җитмәгән була. Туган көне яңа стиль белән 26 апрельгә туры килә.
4 Н.Ашмарин — Ашмарин Николай Иванович (1870—1933), тел галиме, тюрколог, СССР Фәннәр академиясе мөхбир-әгъзасы (1929).
5 Акчурин — Йосыф Акчурин (1875 — 1935), тарихчы, Төркиядә яши.
6 Вильямсның мәкаләсе… — Вильямс Горальд(?), тәрҗемәче. Тукай шигырьләрен инглиз теленә беренчеләрдән булып тәрҗемә итүче.
7 Казанда Р.Радимов тәрҗемәләре… — Радимов Павел Александрович (1887 — 1967), рәссам, шагыйрь, педагог. Тукайның «Шүрәле» поэмасың һәм аерым шигырьләрен рус теленә беренче тәрҗемә итүче.
8 C.Cermanetto — Джерманетто Джованни (1885—1959), итальян язучысы.
9 Луи Арагон (1897 — 1982) — француз язучысы һәм сәясәт эшлеклесе. Тукай шигырьләрен француз теленә тәрҗемә итүче.
10 Фуад Көпрүлү — Көпрүлүзадә Фуад (1890 — ?), төрек галиме, Төркиядә беренчеләрдән булып Тукай үлеме хакында «Төрек йурду» журналында зур мәкалә бастыра. Шагыйрьне бөтен төрк дөньясына таныта.
Тукай турында ясалачак эзләнүләр, алар югарыда телгә алынган мәкаләдәге чыганаклардан башка Төркия китапханәсендә (Истанбул) булган «Яңа кыйраәт» (Казан, 1910, 56 б., билгесе № 3185), «Балалар көлкесе» (Казан, 1911, 26 б., билгесе № 5131), «Алтын әтәч» (Казан, 1908, 10 б., билгесе № 4860), «Көлкеле сәхифәләр» (Казан, 1910, 16 6., билге-се № 4861), «Энҗе бөртекләре» (Казан, 1910, 72 б., билгесе № 4917), «Мәҗмугаи асарь» (Казан, 1919, билгесе № 309) әсәрләрен карадылар. Тукай иҗатын өйрәнүче буларак Ибраһим Нуруллин1 «XX йөз башы татар әдәбияты» (Казан, 1966, 128-191 б.) исемле хезмәтендә аңлатканча, библиографик чыганаклар, 1943 елга кадәр булганнары, тәнкыйтьче өчен берьяклы тикшерү булып кабул ителгән. Моннан ары буларак, бигрәк тә Тукайның гәзитләрдәге эшчәнлеге өйрәнелгәне өчен Александр Беннигсен һәм Сһ. Lemercier-Quelquejay’,n la Press et le Mouvement National chez les Musu Imans de Russie avant", 1920 (Paris, 1964); сәяси һәм шәхси тормышы өчен А.Б.Таймасның «Казан төркләре» (Әнкара, 1968); Сергей А.Зенковскийның «Pan-Turkism and Islam in Russia (Cambridge, Massachusetts, 1960); И.Воробьев-С.М.Хисаметдиновларның «Татары Среднего Поволжья и Приуралья (Москва, 1967); G. Mende’nin "Der nationale Kampf der Russlands turken" (Берлин, 1937); Бензингның Алманиядә чыккан мәкаләләре һ.б. киңәш ителә.
Габдулла Тукайны бөтен казанлылар һәр җирдә мәхәббәт һәм ярату белән искә алалар. Тукайны белмәгәннәр, аның шигырьләреннән бер-икесен белмәгән татар юклыгы мөмкин булмаган эштер. Чөнки Тукай, милли әдәбиятыбызның һәм халкыбызның символы буларак, бишектән кабергә кадәр төрле очракларны каршыбызга чыгарды. Болар багар бакмас аның шигырьләрендә чагылды.
Әлли-бәлли итәр бу,
Мәдрәсәгә китәр бу;
Тыршып сабак укыгач,
Галим булып җитәр бу, —
(«Бишек җыры»)
бишек җыры белән тирбәтер.
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы, —
(«Туган тел»)
белән ана телен яратырга чакырыр.
Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген.
Нәрсәдән бу? — Мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген! —
(«Бәйрәм бүген»)
шигырь юллары белән бәйрәм сөенечен өйрәтер.
Әй бәхетле, әй кадерле, әй гөнаһсыз яшь бала,
Рәхмәте бик киң аның, һәрдәм таян син Аллага* , —
(«Таян Аллага») (*Тукай сүзләре / Төзүчесе — Г.Шәриф. — Казан: «Мәгариф» көтепханәсе, 1913. (Автор искәрмәсе.))
дигән сүзләре белән шуңа ышанычны арттырыр. Мәмләкәт яратучы тагын аның шигырьләре белән үсәр. Миллиятенең газап чигүчесе аның шигырьләреннән алган шигырь юлларын һәрдаим мәсәл урынында кулланыр. «Кара, Тукай ни әйткән?» дип, аннан мисаллар алып, тормышында файдаланыр. Чит илләрдә яшәүче татар-төркләренең җәмгыятьләре Тукайның үлеме һәм туган көннәрен раслаган апрель айларында Тукай кичәләре уздыралар. Бу кичәләр еш кына аңа багышлап язылган «Тукай маршы» белән башлана, бер яшь бала аның балалар өчен, яшьләрдән берәү исә җитди шигырен укый, тәрҗемәи хәлен сөйлиләр, аңа багышланган яңа шигырьләр укыйлар. Хәтта милли уеннар, җырлар, театрлар төзеп, кичә бер Казан милли кичәсе хәлен ала. Тукай кичәләре безнең арабызда традицион бер күренеш һәм һәр ел игътибарсыз үтмичә ясалган кичәгә зур көч куелыр иде. Моннан ары буларак чит өлкәләрдә яшәүчеләр Казан төркләре һәртөрле нәшриятларында, шөбһәсез, Тукайга бер урын бирелер, һәм аның өчен шәхси язмалар да мөмкинлекләр нисбәтендә ясалды. Мәсәлән, «Токио Матбага-и Исламия»се 1933 елда (Тукайның үлеменә 20 ел тулу уңае белән) «Габдулла Тукай «Мәҗмугаи асаре» исемле шигырьләрен төзеп, 4 җилд (I — шигырьләр, 209 б.; II — балалар өлеше, 114-16-VIII б.; III — көлке һәм сатира өлеше, 89-II б.; IV — нәсер өлеше 104 — I б.), Мукденда Ерак Шәрык Идел-Урал төрк-татар мөселманнарының дини милли мәркәзе мәгариф бүлеге 1938 елда (Тукайның үлүенә 25 ел тулу уңае белән) «Габдулла Тукай» исеме эчендә 20 мәкалә һәм шигырь төзеп, 98 битлек бер әсәр нәшер иттеләр. Финляндиядә дә Тукайның «Мәктәптә милли әдәбият дәреслеге» (137 б.), һельсинкида 1953 елда төрк халык мәктәбен саклау нигезе тарафыннан һәм аеруча тагын һельсинкида 1969 елда Хөсәен Садыйк тарафыннан тупланган «Габдулла Тукай шигырьләре» (102 б.) басылды. «Милли байрак», «Яңа милли юл»да да Тукай хакында шигырьләр һәм мәкаләләр дөнья күрде.
Габдулла Тукай фикерләренең яңалыгы мәмләкәттә булган кебек, шөбһәсез, бик күп бәйләнешләр яшьләр арасында таралган. Истанбулдагы җәмгыятебезнең беренче төзелешендә «Тукай яшьлек клубы» исеме алуы моның бер мисалы. Яшьләр, бу исемне үзләренә алып, матди мөмкинчелекләре булмау сәбәпле, 1965 елның мартыннан 1968 елның июленә кадәр 24 сан «Тукай бюллетене» исемле кечкенә бер басма чыгаруга ирештеләр, һәм һәр санында Тукай шигырьләренә урын бирелеп, исемен әсәрләре белән бергә яшәтергә теләделәр. Аеруча җәмгыять милли кичәләренә «Тукай бәйрәме» исеме биреп, һәр очракта Төркиядә аны танытуга шактый көч куелды. Әнкарада да 1965 елда кечкенә бер Тукай брошюрасы чыгарылды (әзерләүчеләр Г.Акыш2, С.Арысланбәк, Н.Бинарк3), һәм 1965 елның 22 маенда Наилә Бинарк язган «Тукайның тормышы» исемле әсәре «Казан культур һәм ярдәмләшмә җәмгыяте» тарафыннан сәхнәгә куелды. Төркиядән читтә дә Тукай өчен төрле җыелышлар һәм кечкенә җыентык басмалар ясалганлыгын беләбез, һәм хәтта Финляндиядә дә бер Тукай җәмгыятенең барлыгыннан хәбәребез бар.
Бөтен бу үрнәкләр Тукайның татарлар арасында никадәр мөһим роль уйнаганлыгын, яратылганлыгын, хөрмәтләнгәнлеген күрсәтүгә җитәрлек дәлилләр иде. Табигый ки, Тукай өчен ясалган бу эшчәнлекләр аның татарларга милли рух, яңа караш тәрбияләве өчен милләтнең таныл тайлыгының, хөрмәт хисләренең реакциясе буларак аңлатылды. Иҗтимагый яралары, гади кебек күренгән көнлек вакыйгалары, бәйсезлек тойгылары саф һәм җиңел аңлаешлы теле яхшы файдаланылганга күрә, Тукайны милләтенең йөзек кашы итте. Үз дәвере шагыйрьләреннән Мәҗит Гафури, Сәгыйть Рәми, Дәрдемәнд, Зариф Бәшири, Нәҗип Думави, Миргазиз Укмасый, Зыя Ярмәкиләрдән аерылып торуы, бәлки, халыкка тагын да якын, һәр сыйныфка, һәр яшькә мөрәҗәгать итүе өчен иде. Тукай — көн үткән саен күңелләребездә урнашачак, мисраглары зиһеннәребездә тагы куәтле яңгыраячак бер шагыйребез. Үзеннән соң һәрзаман танылачак, рухы шат булсын!
1 И.Нуруллин — Нуруллин Ибраһим (1923—1995), әдәбият галиме, филология фәннәре докторы (1968). Тукай шәхесен һәм иҗатын өйрәнүгә зур өлеш керткән шәхес.
2 Г.Акыш — Акыш Гали (Али) Хисаметдин улы (1918), җәмәгать-сәясәт эшлеклесе, публицист.
3 Н.Бинарк — Бинарк Наилә (1940), укытучы, шагыйрь. Берничә китап авторы.
(Надир Дәүләт. Казан төркләре һәм Габдулла Тукай (26.IV.1886—15.IV.1913). Надир Дәүләт (1944) — тарихчы, тарих фәннәре докторы (1985),
1972-1984 елларда Мюнхенда «Азатлык» радиосында эшли. Бер үк вакытта
Төркиядә 1970—1980 елларда «Казан» журналы мөхәррире. (Чыганак: Ил йолдызы: Татар мөһаҗирләре матбугатында Габдулла Тукай / Төз. З.Г.Мөхәммәтшин. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. — 190 б.) «Казан» журналының 1971 ел март санында Надир Дәүләт имзасы белән басылган. Төрекчәдән тәрҗемәне төзүче-автор эшләде. Текст шуннан алынган).